ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 13.05.2024

Просмотров: 51

Скачиваний: 0

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Шәриф Камал иҗаты

(1884 – 1942)

Әдәбият:

  1. Камал Ш. Сайланма әсәрләр, 3 томда. Казан: Татарстан китап нәшрияты:

Том 1 – Хикәяләр: “Уяну”, “Сулган гөл”, “Әүвәл-әүвәл заманда”, “Шәкерт”, “Буранда”, “Козгыннар оясында”, “Сәмруг кош”, “Депутат”, “Авыл мөгаллиме”, “Җимерелгән звонок”, “Сукбай”, “Бәхет эзләгәндә”, “Курай тавышы”, “Чит илдә”, “Көзге яңгыр астында”; “Акчарлаклар”, “Таң атканда”. Казан, 1974;

Том 2 – “Матур туганда”. Казан, 1975;

Том 3 – Пьсалар, роман (“Ныклы адымнар”), хикәяләр. Казан, 1976.

Фәнни әдәбият:

  1. Бәширов Ф. Кара тормыш. Каһәрләнгән язмышлар (мәкалә). Китапта: Бәширов Ф. XX гасыр башы татар прозасы. Казан: Фикер, 2002 – Б.151-155.

  2. Бәширов Ф. Чор, әдип, герой. “Акчарлаклар”. Шунда ук. – Б.212-215.

  3. Бәширов Ф. Татар сатирик прозасы. Шунда ук. – Б.252-253.

  4. Ганиева Р. XX гасыр башы татар әдәбиятында Яңарыш хәрәкәте һәм Шәриф Камал иҗатындагы импрессионистик алымнар (мәкалә). Китапта: Ганиева Р. Татар әдәбияты. Традицияләр. Багланышлар. Казан, 2002 – Б.198-212.

  5. Нуруллин И. Шәриф Камал – Китапта: Камал Ш. Сайланма әсәрләр, 3 томда, том 1. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1974 – Б.5-14.

  6. Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982 – Б.138-143.

  7. Сайганов А.Җ. Шәриф Камал (монография). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966.

  8. Шәриф Камал – Китапта: Совет Татарстаны язучылары (Библиографик белешмә). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 – Б.229-231.

  9. Шәриф Камал – Китапта: Татар әдәбияты тарихы, 6 томда, том 3 (XX гасыр башы татар әдәбияты). Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 – Б.315-338.

  10. М.Горький и дооктябрьская проза Ш.Камала.

План:

  1. Ш.Камалның кыскача тормыш һәм иҗат юлы.

  2. Ш.Камал иҗатында импрессионистик сурәтләү алымнары.

  3. Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы. Психологик проза остасы буларак танылуы.

Шәриф Камалның кыскача тормыш биографиясе

Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884нче елның 27нче февралендә Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва республикасы) Пешлә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе кырыс холыклы булса, әнисе исә басынкы, йомшак табигатьле, бала җанлы хатын була. Бу балачак хатирәләре “Тормыш көе” дигән хикәясендә дә ачык чагыла. Ш.Камал башлангыч белемне үз авылларында ала, аннары Ләбәжә мәдрәсәсенә килә. Мәгърифәтчелек хәрәкәте йогынтысына ияреп, әтисе белән каршылыкка керә. 1900нче елдан инде Ш.Камал мөстәкыйль тормыш башлый. Мәскәү – Казан тимер юлында эшли. Байларга приказчиклыкка ялланып, Рига, Эчке Россиягә, Одессага китә. Төрле җирләрдә йөри, төрле эшләрдә эшли. Аннары, белем алу өчен, Төркиягә юл тота. Ике ел башлангыч класс укытучылары әзерли торган мәктәптә укыгач, Истамбулдагы татар яшьләре белән Мисырга (Египетка) килә, бер елдан артык Каһирәдә тора. 1903нче елда Россиягә кайта. 1903 – 1904нче елларда Украинада Донбас шахталарында эшли. Күмерче, забойчы булып, тимер юлның төрле эшләрендә йөри. Каспий балык промыселында сезонлы эшче булып эшли. 1905нче елгы революцияне Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылый. Бу вакытта ул “Нур” газетасында корректор булып эшли. Мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган беренче әсәрләрен иҗат итә. 1906нчы елда Шәриф Камал “Сада” (“Аваз”) шигырьләр җыентыгын бастыра. Реакция көчәю сәбәпле, кире атасы йортына кайта. 1907 – 1910нчы еллар аралыгында әдип үз авылларында яши, туган авылы мәдрәсәсендә балалар укыта. Аның дөньяви фәннәр укытуын аңламыйлар. (Бу “Авыл мөгаллиме” новелласында ачык чагыла.) 1910нчы елда Шәриф Камал гаиләсе белән Оренбургка килә. Шушы ук елдан башлап “Шура” газетасында хисапчы, корректор булып эшли. “Вакыт” газетасында да эшләп ала. 1914нче елда “Акчарлаклар” повестен, 1915нче елда “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясен иҗат итә. 1918 – 1919нчы елларда Ш.Камал Оренбургта чыга торган “Эшчеләр дөньясы”, “Кызыл йолдыз” газеталарында эшли. 1919нчы елда коммунистлар партиясе съездында катнаша. 1920 – 1921нче еллар аралыгында Оренбург өлкәсендәге Чебенле авылында коммуна оештыруда катнаша, балалар йорты мөдире булып эшли. 1924 – 1925нче елларда исә Шәриф Камал “Юл” (соңрак “Сабан” исемен ала) газетасында башта җаваплы сәркатип, аннары баш мөхәррир була. 1925нче елда Шәриф Камал Казанга җибәрелә. Биредә ул “Кызыл Татарстан” (соңрак “Социалистик Татарстан”га әйләнә) газетасында эшли. 1929 – 1932 елларда ул главлит була. 1933 – 1935нче еллар аралыгында Академия театрының әдәбият бүлеге мөдире була. Бу вакытта Г.Камал исемендәге әлеге театрда төп режиссёр – К.Тинчурин, ә музыка бүлеген С.Сәйдәшев җитәкли. 1928 – 1934нче елларда Ш.Камал драма әсәрләре иҗат итә: “Ут” (1928), “Козгыннар оясында” (1929), “Таулар” (1931), “Томан арты” (“Габбас Галин”, 1934). 1934нче елдан әдип СССР язучылары берлеге әгъзасы булып китә. 30нчы еллар ахырында драма әсәрләре язу белән бергә, “Матур туганда” дигән әсәрен яза. Бу – татар әдәбиятының иң зур казанышларының берсе. 1940нчы елда әлеге әсәрнең сәхнәләштерелгән вариантын эшли. 1939нчы елда Ш.Камалны шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. Шушы ук елда “Матур туганда”ның дәвамы булып торган “Ныклы адымнар” әсәре басыла, тик ул тәмамланып бетмәгән. Икенче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Шулай ук бу елда әдип “Март” хикәясен бастыра, “Сафура” пьесасын яза башлый. 1940нчы елда Шәриф Камал әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә, “ТАССРның мактаулы җәмәгать эшлеклесе” исеме бирелә. Шәриф Камал 1942нче елның 22 декабрендә вафат була.



Шәриф Камал иҗатындагы импрессионистик алымнар

Нәрсә соң ул импрессионизм? Бу төшенчә французча “impession”сүзеннән алынган. Татарча “тәэсир” дигән мәгънәне аңлата. Импрессионизм – ул әдәби-эстетик күренеш. Башта ул рәсем сәнгатендә барлыкка килә (XIX гасыр, Франция). Пейзаж сәнгатендә бик матур үрнәкләре. Акрынлап рәсем сәнгатеннән күчә скульптурага, музыка сәнгатенә, һәм әдәбиятка да үтеп керә. Рус әдәбиятында импрессионистик стильнең аерым алымнарын И.С.Тургенев, А.П.Чехов, И.Бунин, К.Бальмонт кебек язучылар иҗатында табарга мөмкин. XX гасыр башы татар әдәбиятында импрессионистик алымнар Дәрдемәнд, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Камал иҗатында чагылыш таба. 1939нчы елда әдәбиятчы Гали Халит Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестенда импрессионистик элементларның булуына игътибар итә. Р.Ганиева да, 1980нче еллардан башлап, татар әдәбиятында, аеруча Ш.Камал иҗатында (шулай ук Ф.Әмирхан, Г.Исхакый кебек язучылар иҗатында) импрессионистик алымнарның булуы турында язды. Соңгы чор татар әдәбиятында (торгынлык еллары) импрессионистик стильдә иҗат итүчеләрнең иң күренеклесе – М.Мәһдиев. Аның импрессионистларча сәнгати фикерләү осталыгы әлегә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Хәзерге көндә татар әдәбияты белемендә модернистик һәм постмодернистик күренешләр белән кызыксыну артты (Д.Заһидуллина, Нигъматуллина һ.б.).

XX гасыр башы татар әдәбиятында тәнкыйди реализмның төрле төрләре мәйданга чыкты. Бик тә үзенчәлекле төре – импрессионистик стиль белән үрелгән төре – психологик реализм Ш.Камал иҗатында күзәтелде. Модернизм татар әдәбиятында Европа әдәбиятлары йогынтысында туа, милли җирлектә иҗади үзләштерелә. Татар әдәбиятына ике канал аша үтеп керә: 1) французчадан төрекчәгә тәрҗемәләр аша; атаклы төрек новеллисты Зыя Ушаклыгөл аша; 2) рус әдәбияты аша, аерым алганда, А.П.Чехов иҗаты аша. Импрессионист язучылар әдәбиятка алып килгән төп яңалык – кеше күңеленең тирән чоңгылларына үтеп керү. Импрессионистик стиль. Ш.Камал прозасында шундый үзенчәлек бар: кыска җөмләләр белән язу, хикәяне башлаудагы кинәтлек, геройның исемен әйтмәү, сурәтләргә яшерелгән эмоциональлек, лиризм – бу һәм башка сыйфатлар барысы да импрессионистик стильгә хас. Геройлар кичерешләрендәге эчке нечкәлекләргә игътибар итү, детальләрдә кыскалык, җыйнаклык, сурәткә бай булу, табигать тасвирлары – Ш.Камал стилендәге импрессионистик сыйфатлар. Бер кечкенә генә, кыска гына штрих белән зур тәэсир уятырлык, бөтен бер күренеш күз алдына китерерлек сурәт тудыру осталыгының үрнәкләре Ш.Камал хикәяләре арасында аз түгел. Ш.Камал, психологик новелла жанры остасы буларак, кеше җанын гәүдәләндерүдә зур ачышлар ясады. “Уяну” хикәясе. Тегермән эшчесе Муса исерек хәлдә, явызланып, хатыны Гафифәне канга батырып кыйный, дөмбәсли-дөмбәсли, ишектән урамга чыгарып ташлый. Менә шул Мусаның бер-бер артлы башыннан үткән кичерешләре, уй-фикерләре бәян ителә. Мусаның эчке кичерешләрен автор бик тә оста бирә, түбәндәге чаралар, алымнар ярдәмендә чагылдыра:


  • монологлар;

  • рефлексив уйланулар;

  • табигать күренешләре;

  • музыкаль образлар;

  • тавышлар;

  • төрле төсләр;

  • ассоциацияләр;

  • күпнокталар һ.б. поэтик чаралар ярдәмендә бик тә оста чагылдыра алган.

Кеше психологиясен ачуда Ш.Камал сәнгатьчә детальләрдән аеруча уңышлы файдалана. Читтән караганда детальләр әсәр тукымасына очраклы гына кертеп җибәрелә сыман. Ләкин автор шул детальләр аркылы эчке мәгънәне бирә. Мисал өчен, “Уяну” хикәясендәге күз//сәдәф – төймә детале бик тә тәэсирле итеп бирелгән: “Ул тирләгән иде – камзулын салды. Ишеккә якын кадакка эләргә дип бара иде... тәне чымырдап китте, чәчләре үрә торды, агач кебек катты... Ишек төбендә... бер күз!.. яшьле – күз... туп-туры Мусаның күзенә карый... Гафифәнең күзе...” (Камал Ш. Сайланма әсәрләр, 3 томда. Хикәяләр. Повесть. Роман. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1974. – 280 б.) Гафифәнең яшьле күзен хәтерләткән, ишек төбендә идәндә ялтырап яткан сәдәф-төймә сурәте вәхши Мусада (тимер куллары белән хатынын рәхимсез кыйнаган, аны изгән, башын тишкән, эчкечелек аркасында извергка әйләнгән Мусада) хатыны Гафифә белән бәйле хатирәләр уятып җибәрә: - Гафифә белән бергә уйнап үскән балачаклар; - аннары мәхәббәт белән тулы яшьлек еллары; - сәгадәтле өйләнешкән вакытлар искә төшә. Шуннан инде Муса, кыйналган Гафифәне эзләп, казармага алып кайту фикеренә килә. Городовой суга батарга җыенган хатынны алып кайтып салгач, Муса вөҗдан газабы кичерә башлый: үксеп-үксеп елый, хатынының салкын кулларын үбә, сулышы белән аны җылытмакчы була. Ләкин инде соң. Күп кан югалткан хатын җан бирә. Хикәядә Мусаның шәхси драмасы табигать тасвирлары ярдәмендә тагы да тирәнәйтелә. (Караңгылык, көчле яңгыр, эре-эре тамчыларның бер-бер артлы дөбердәп тәрәзәгә бәрелүләре һ.б.) Ахыр чиктә Гафифәнең үлемендә үзен гаепле санаган Муса җүләрләр шифаханәсенә эләгә. Анда да саташа-саташа, өзгәләнә-өзгәләнә, авышкан хәлдә, башын стенага бәрә-бәрә: “Җибәрегез мине! Ул суга төшә, мин аны коткарам... Җибәрегез...” – дип, кабат физик, рухи газаплар кичерә. Муса җанындагы бәргәләнүләр, өзгәләнүләр табигать сурәтләре белән бәйләнештә бирелеп, тагын да тирәнәйтелә, тәэсирлелек көчәя. Муса җанындагы бәргәләнүләр, өзгәләнүләр // каберлектә чайкалучы, ыңгырашучы имәннәр; корт ашаган, каерылган кайрыларыннан шомлы җил чыгарып торучы черек усак агачы образлары белән янәшә куела. Шулай итеп, яшьле күз – төймә образы тармаклана, башка сурәтләр белән бәйләнә, “Уяну” ассоциациясен, “уяну” метафорасын барлыкка китерә.


Бер-береннән ерак төшенчәләрнең – “кешеләр - акчарлаклар” дигән ассоциациягә корылган метафораның импрессионистларча оста гәүдәләнү очрагын без Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесте мисалында күрәбез. Акчарлаклар метафорасы аша промыселга бәхет эзләп килгән эшчеләрнең социаль фаҗигасен дә, эчке кичерешләрен дә күңелгә тиярлек, үтеп керерлек итеп гәүдәләндерә. Укучыны кичерешләр өермәсенә кертү өчен, Ш.Камал эмоциональ тәэсир, буяуларны куерта: моның өчен җил, яңгыр, яшен, күк күкрәү кебек сурәтләрне еш куллана. Ш.Камал сурәтләгән табигать һәрвакыт хәрәкәттә, тавышлар чыгара, сынландырыла, кеше җаны белән үрелеп бирелә. Табигать күренешләре, пейзаж элементлары гаҗәеп җыйнак һәм кыскалар. Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлардан аермалы буларак, Ш.Камал тоташ икешәр, өчәр, дүртәр битлек табигать тасвирларын бирми. Г.Ибраһимов кебек, Ш.Камал да “Акчарлаклар” повестенда диңгез образын яратып куллана. Төрле мизгелләрдәге, төрле төсләрдәге, төрле халәттәге, бертуктаусыз хәрәкәттәге диңгез образын күп мәртәбә гәүдәләндерә. Ул сурәтләгән диңгез

  • кояшлы да,

  • томанлы да,

  • караңгы да,

  • давыллы да,

  • салкын да,

  • елмаюлы да (“Диңгез көлә”),

  • хәсрәтле дә.

Еш кына ул диңгезне сынландыра, җанландыра. Диңгез образын бирүдә Г.Ибраһимов һәм Ш.Камал арасында аерма бар. Ш.Камал сурәтләгән диңгез хәрәкәт итә, ыңгыраша, тетри, уфылдый, геройларның (Гарифның) эчке дөньясындагы хисләр бәрелешен чагылдыра. Г.Ибраһимовтагы диңгез сурәте романтикларча бары тик матур табигать тасвирын тудыра һәм бары тик статик халәттә фон буларак кына бирелә. Шуңа күрә аның диңгезе тын, ул геройларның эчке дөньясы белән мөнәсәбәткә кертелми.

Козгыннар оясында”гы Госман картның рухи фаҗигасе, аның хатыны Мәрьямнең дә (буага ташланып үлүче хатынның) җирдәге соңгы мизгелләре яшен, күк күкрәү сурәтләре белән бирелә. Хурлыгына түзә алмаган Госман картның бар көченә сәке читенә бәреп, чыкылдатып скрипкасын ватуы, йөзтүбән ятып, үксеп-үксеп елавын күргәч, тәрәзәдән карап торучы Мәрьямнең күз алды караңгылана, казарма ава башлаган кебек тоела...

Хикәядә табигать төрле төсләргә буяла:

  • аклы-күкле,

  • саргылт,

  • кызылсу,

  • яшькелт,

  • карасу һ.б.

Бу төсләрдән һәрвакыт кайгы-хәсрәт бөркелә, кешеләргә бәхетсез тормыш вәгъдә итә. Мәсәлән, нахакка рәнҗетелгән, көне буе кешеләргә күренмичә, елга буенда тал-чыбыклар арасында торган Мәрьямгә эссе кояшлы көн “үзенә бер төрле күңелсез, куркынычлы төш кебек кызыллы, сарылы, чиксез озын” тоела. “Уяну” хикәясенең Муса белән Гафифә яшәгән бүлмә интерьерыннан да, аның “җимерек һәм пычрак пыялалар эчендә тетрәп-тетрәп торган кызгылт шәүләләрдән яктылык түгел, гүя караңгылык, кайгы, хәсрәт ага. “Сукбай” хикәясендә сукбайлыкта йөреп, авылына кайткан Галинең дә өе “бер якка салынып тора, тәрәзәләре ватык, эче кабер кебек караңгы”.