ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 13.05.2024

Просмотров: 54

Скачиваний: 0

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

***

Новелла (итальянча: хикәя, повесть) – хикәя жанрының хосусый бер төре, кечкенә күләмле жанр формасы. Новелланы мөстәкыйль жанр итеп, яисә, киресенчә, хикәянең синонимы гына итеп карау очраклары да бар. Новелла – күләме ягыннан кыска хикәя белән туры килсә дә, аның структурасында үзенә генә хас үзенчәлекләр бар. Анда мәгънәле, тыгыз, еш кына очракта гадәттән тыш вакыйга, ситуация сурәтләнә; вакыйга барышында көтелмәгән борылыш һәм шуннан соң ук килгән чишелеш була, композицион җыйнаклык, сюжет аныклыгы хас. Җәенке һәм җентекле психологик характеристика урынына геройларның эчке дөньясы күбрәк аларның эш-хәрәкәтләре аша ачыла. Дж. Боккаччоның “Декамерон” әсәре 100 новелладан гыйбарәт. XIV гасыр, Италия. Р.Мопассан, А.П.Чехов, Э.Хемингуэй һ.б. иҗатында “психологик новелла” мәйданга чыга. Америка хикәячесе О`Генри новеллалары нечкә юмор белән сугарылган. Татар әдәбиятында новелла остасы Ш.Камалның хикәя-новеллаларында хезмәт ияләренең авыр тормышы тирән психологизм белән сурәтләнә. Ш.Камал новеллаларының күпчелек геройлары үзләренең шәхси драмалары, фаҗигаләре белән яшиләр; ялгызлыктан, явызлыктан, тормыш һәм язмыш изүеннән интегәләр. Кешеләр бер-берсенә карата ни өчен мәрхәмәтсез? Язучы бу турыда турыдан-туры язмый, социаль гаделсезлекләр турында ачыктан-ачык сүз алып бармый. Бирелгән очракта да,алар сирәк күзгә ташланалар, күбесенчә, текст эченә “яшеренебрәк” биреләләр. (Бары тик “Козгыннар оясында” хикәясе белән “Акчарлаклар” повестенда гына социаль-сыйнфый мотивлар калкурак чагылган. Мәсәлән, шахтерларның җир корты буларак авыр хезмәттән изелүе; невод кире әйләнеп кайтмаганда, эшчеләрнең хуҗалардан үч алырга җыенулары; эшчеләр күбрәк хезмәт хакы алу турында хыяллана, ә хуҗалар табыш алу турында уйлыйлар). Импрессионист язучылар җәмгыять һәм шәхес мәсьәләсен ассоциацияләр чылбыры аша, чагыштыру, метафоралар, символлар ярдәмендә, сезонлы эшчеләрнең көнкүрешен (яшәгән урыннарын, кигән киемнәрен, ашаган ашларын) сурәтләү аша ачарга яраталар. Шәриф Камалда да бу шулай. 1) Мәсәлән, “козгыннар оясы” метафорасы аша сезонлы эшчеләрнең ямьсез, авыр, әхлаксыз көнкүреше сурәтләнә. 2) Эшчеләр яшәгән казарма интерьеры, исерекләрнең физиологиясе натуралистларча тасвирланган. (Ганиева Р., Б.207). Болар, бер яктан, эшчеләрнең авыр шартларда яшәвен күрсәтү, икенче яктан, “Козгыннар оясында” хикәясе геройларының рухи фаҗигасен гәүдәләндерү өчен китерелгән. Ватылган скрипка – Госман карт белән Мәрьямнең гаилә тормышы җимерелү символы, шәхси бәхет турындагы идеалларның җимерелү символы ул. “Акчарлаклар” повестенда да барак күренеше натуралистларча бирелгән, бу төп герой Гарифның эчке дөньясы белән янәшә куела. Димәк, шул рәвешчә, Ш.Камал сурәтләгән шакшы барак күренешләре әсәрдә ике төрле әдәби-эстетик вазифа башкара. Бер яктан, эшчеләр фәкыйрьлегенең соңгы чиккә җиткәнлеген күрсәтәләр; икенче яктан, мондый хәерчелек аркасында хезмәт кешеләренең рухи фаҗигага дучар булуларын, эчкечелек, әхлаксызлык юлына басу мәҗбүрияте алдында калуларын ассызыклый. Әмма, әйткәнебезчә, автор социаль гаделсезлекләр турында турыдан-туры сөйләми, читләтеп кенә, импрессионистларга хас алымнар белән укучы аңына җиткерә. Бу хакта нәтиҗә ясау укучының үзенә калдырыла. Сезонлы эшчеләрнең авыр тормышы төрледән-төрле алымнар белән бирелә. Мәсәлән, Шәрәфи картның фәкыйрьлеге (әле ул башка эшчеләргә караганда күбрәк акча алып эшләүче) аның портреты, кигән киеме аша сурәтләнә. (Ганиева Р., Б.208). Аяк киеме сурәте көтелмәгәнчә, импрессионистларча кешенең рухи халәтенә начар тәэсир ясый. Табигать күренешләре ярдәмендә бирелгән, белдерелгән каршы һәм янәшә кую алымы. Бу алымнан уңышлы файдалана иҗтимагый тормыш гаделсезлекләрен чагылдыруда: 1) Диңгез образы (аклы-күкле ялтырый, очсыз-кырыйсыз нур һәм серле күләгәләр эчендә күңелсез генә көлемсерәп яткан диңгез) // аның янында караңгы баракларда салам өстенә түшәлеп яткан адәм балалары (күбрәк балык тотып, аена кырыгар сум акча эшләү өмете белән йоклап яталар). 2) Шул ук диңгез образы // зиннәтле бүлмәләрендә йомшак түшәкләр өстендә сузылып яткан промысел хуҗалары да шул ук балык хисабына кырыгар мең сум төшерү хыялы белән ләззәтләнеп, төш күрә-күрә йоклыйлар (антиномия алымы). 3) Диңгездә айга каршы сикереп уйнаучы балыклар // “аңгыра мәхлүклар” // алда ни буласын белмәгән сезонлы эшчеләр символлаштырыла. Ягъни: диңгез образы социальконтрастлар белән тыгыз үрелгән.


“Акчарлаклар” повестенда “блоклар” рәвешендә бирелгән социаль һәм рухи тормыш күренешләре бар. Эшчеләр Пасханы бәйрәм итәләр, эчеп сугышалар. Шул Пасха бәйрәмендә төрле милләт вәкилләренең күңел ачу мизгелләрен автор импрессионистларча чуар бер мозаика рәвешендә күз алдына китереп бастыра. Анда: 1) Николай белән Андрей “Последний нынешний денечек”ны сузалар; 2) Хәйрулла белән Муса “Баламишкин” көенә алмаш-тилмәш такмак әйтәләр; 3) Шәрәфи карт хырылдап йоклый; 4) неводчылар бергә “Чудный месяц”ны тарталар; 5) бер төркем, ду китереп, “Камаринский”га басалар; 6) хуҗалар, счет шакылдатып, доходларын исәплиләр; 7) Сәгыйдә апа, Шәрәфи картның иске күлмәген ямый-ямый, иренең кайтуын көтә, авыз эченнән җырлый.

Европа, рус әдәбиятындагы импрессионист язучылар кебек, Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повестенда да сюжет-композиция эзлекле бирелми, олы бер вакыйга да үзәккә куелмый. Шуңа күрә алар язган эчтәлеген логик эзлеклелек белән сөйләп бирү кыен. Чөнки импрессионистик әсәрләрдәге кыска вакыт аралыгында булып үткән, кино тасмасындагыча алмашынып торган кичерешләрне, кеше психологиясенең киеренке мизгелләрен тотып алу бик авыр. Чөнки импрессионист язучылар тормыш күренешләрен сайлап алудан, кешенең уй-фикерләрен акыл белән, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрендә эзлекле итеп гәүдәләндерүдән баш тарталар. Аларның сәнгатьчә фикерләве өчен таркау, буталчык булып күренгән уй-фикерләр, хәрәкәтләрдән, эчке кичерешләрдән, мизгелләрдән, хаостан эстетик кануннар эзләү хас. Импрессионист язучылар иҗатында хаос теориясе белән бергә мизгелләр фәлсәфәсе дә көчле чагылыш таба. Ш.Камал иҗатына ул Европа, төрек, рус әдәбиятлары йогынтысында керә. Шулай ук шәрек фәлсәфи-эстетик фикерендә дә яшәеш меңләгән, миллионлаган, чиксез мизгелләрдән тора дигән караш үзәк, тирән караш булган. (Ә.Хәйәмдә бу фәлсәфә аеруча ачык гәүдәләнә).

***

Әйткәнебезчә, Ш.Камал хикәяләрендә психологизм чагыла. Бу психологизмның үзәгендә нәрсә ята? Бу психологизмның үзәгендә – кешелеклелек тойгысы, шуманизм идеясе белән чынбарлыктагы явыз күренешләр бәрелеше ята. Шул бәрелеш нәтиҗәсендә бәхетсезлек, вөҗдан газабы, драматизм, трагизм килеп туа. Күп кенә очракларда кеше язмышы күңелсез, кызганыч булып бетә. Галимҗан Нигъмәти үзенең “Ш.Камал – драматург” дигән мәкаләсендә (Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 148 б.) болай дип язган: “Ш.Камал әсәрләрендә яратып бирелгән коллизияләрнең берсе – хыял белән хакыйкатьнең бәрелеше булып, моның нәтиҗәсендә матур, тәмле хыял һәм өметләр һәрвакыт җимерелеп, алар урынын эчпошыргыч, күңелне сыкраткыч, омтылышларны буучан чынбарлык ала”. Ләкин шулай да гади кешенең гуманистик морале, кешелеклелеге өстен булып кала. “Уяну” хикәясендәге төп идея – гади кеше намусының явызлыктан, кыргыйлыктан өстенлеген, аның вөҗдан уты сүнмәвен, рухи матурлыгын күрсәтү, шуңа тирән ышаныч. Менә шул – Ш.Камал хикәяләрендәге оптимизм очкыны! Шул очкын аның хикәяләрендә әледән-әле ялтырап тора. “Ата” хикәясендәге (1910) Корбангали – ашлык амбарында эшләүче Корбангали – хатынының ир бала табу вакыйгасын үз тормышында күптән көтелгән бәхет тантанасы дип күз алдына китерә икән, бу инде гади кешенең рухи дөньясындагы матурлыкның, вөҗданның тантанасы итеп каралырга лаек күренеш: “Хәзер яткач та ул тиз генә йоклый алмады. Әллә нинди җан иркенлеге, шатлыкка якын бер нәрсә аның йокысын качырган иде. Хәзер ул үзендә бер көч, бер гайрәт сизә иде.” Корбангали – тормыш төбендә томаланып яткан иң “кечкенә” кеше, аның, бер караганда, бик гади булып тоелган бу кичерешләре, аның бәхеткә хаклы булган олы җанлы герой икәнен күрсәтә. Аның олы җанлы дөньясының укучыга бер чите ачылып киткән кебек була. Менә шушындый олы җанлылыкның матур җемелдәүләрен Ш.Камал хезмәт иясе кешеләренең, җәберләнгән кечкенә геройларның күңел түрләрендә күрә, таба белә. “Сулган гөл” – карт муллага яшь хатын булу газабын кичергән Камәр. Аның бу хурлыктан исән котылу мөмкинлеге юк. Аның өчен чынбарлык – тоташ караңгылык. Шуңа нәфрәт итеп ул күктән, йолдызлардан үзенә тиң яктылык эзли. (Том 1. Б.30) Тагын бер әһәмиятле момент: түбән, вак тормыш караңгылыгы белән иреккә, бәхеткә сусаган күңел яктылыгын каршы кую, ягъни контраст поэтикасы. Ш.Камал иҗаты романтик акцент, романтик пафос белән сугарылган. Менә, мәсәлән, “Эч пошулы” (1912) хикәясенең кереш юлларын гына алыйк. (Б.321). Бу – Ш.Камалның чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтендәге романтик камертон булып яңгырый шикелле: “Күңел тели: бир куәт! Шул, мең кат тапталып беткән чиркин, тар кабыкны тишеп чыгыйм... Бер сания эчендә фәзаның чиксез ераклыкларын миллион мәртәбәләр әйләнеп, һәрбер планетада, һәрбер яктырткычның яктысында торып карыйм. Диңгезләренә чумыйм, су кызларының әкрен тавыш белән диңгез төбендәге гүзәллекләрне мактап җырлаган җырларын тыңлыйм. Төн кебек кара урманнарда йөрим, урман аналарын, аждаһа, җыланнарын күрим, пәри кызларының биегәннәрен карыйм, музыкаларын тыңлап ләззәтләним, урталарында булыйм... йоклап китим... Кайда бу хәтле ардым икән? Көн ничек үткән, кояш батканда кайда идем, бу җиргә кайдан килеп чыктым? Кайда су эчтем? Ух, тагын салкын су эчәсем килә... Таш урамнар, суык городовойлар, янган извозчиклар, коры ирләр, чуар хатыннар, җирдәге тереклекнең тагын әллә нихәтле шундый тапталган кисәкләре тузан кебек күзгә тулганнар... Ерактан күрә алмыйм, әрче шуларны!” Тормыш караңгылыгына каршы күңел яктылыгын эзләү, чынбарлык караңгылыгы белән рухи яктылык антитезасы Ш.Камал новеллаларының төп үзенчәлеге булып килә. Бу антитеза, каршы кую шигърияттә дә бар иде: Г.Тукайда, С.Рәмиевтә, Ш.Бабичта. Мондый антитеза аларның лирикасының үзәгендә. Шуңа күрә Ш.Камал хикәяләре дә шигырьләр кебек. Аларда да лирик-эмоциональ һәм психологик момент үзәктә тора. Ш.Камал прозасына лирик һәм психологик стиль характерлы. Ш.Камал стилендә герой кичерешләре белән пейзаж арасындагы мөнәсәбәтне бирү дә кызыклы. Аңарда туры тасвири пейзаж юк. Ш.Камал хикәяләрендә пейзаж – эмоциональ фон. Табигатьнең ниндидер гадәттәгедән үзгәрәк вакытларын сурәтләү (күк күкрәү, яшен, буран, җил һ.б.) герой кичерешләрендәге үзгәрешләргә нисбәтән шулай бирелә, геройның психологиясендәге үзгәрешләр белән мөнәсәбәттә бирелә. “”Уяну” – көчле яңгыр яву, җил, күк күкрәү, яшен яшьнәү; “Буранда” – төне буе котырган буран. Шулай сурәтләүгә игътибар эмоциональ фонны көчәйтә. Ш.Камалның пейзаж поэтикасы геройның эчке дөньясы, настроениесе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләнә, әсәрнең формасын төзү элементы булып әверелә. Ш.Камалның нинди генә хикәясен алсак та, анда табигать сурәтенең, пейзажның әнә шундый функцияне үтәвен күрәбез. Әйтик, “Буранда” хикәясендә төне буе баланың борчылып елавын, тышта буранның котырынуын сурәтләү солдат Мостафа кичерешләренең нинди хәлдә булачагын искәртә, әсәргә психологик тон бирә: “Яшь бала елый иде... Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде... Ярты төн узган, эшле, эшсез йоклый, ял итә, әмма бала һаман елый иде... Вакыйган, кунак йокламый иде”. (Том 1, Б.47). Хикәя әнә шундый юллар белән башланып китә. Әсәрнең башыннан ук герой кичерешләренең бик киеренке булуын, булачагын сиздереп куя язучы. Бу юллар – символик мәгънә белән яңгырыйлар.


***


Ш.Камал новеллалары һәм “Акчарлаклар”повестенда бәхет эзләүчеләр темасы. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

Ш.Камал – татар әдәбияты тарихында иң башлап кыска хикәя – новеллалар остасы буларак танылган язучы. Бу жанрны ул реалистик юнәлештә үстереп җибәрде. Новеллаларының һәм “Акчарлаклар” повестеның эчтәлеген үзе яшәгән чор, заман чынбарлыгы белән сугарды. Шәриф Камал әдәбиятка үз тормыш тәҗрибәсе аркылы килгән язучы. Монда бераз биографиясенә тукталып үтик. Кыска гына вакыт эчендә (1909 – 1913) Ш.Камал шактый катлаулы һәм киеренке эзләнүләр белән тулы кечкенә хикәяләр циклын тудырды. Аларның күпчелеге бигрәк тә 1910нчы елга туры килә. Ш.Камал хикәяләренең новеллистик табигате кайсы моментларда ачык күренә соң? Кайсы моментлар аның әдәби осталыгының һәм стиленең үзенчәлеген билгели? Әдипнең иҗатына характерлы төп сыйфатлар: а) кешенең рухи динамикасына, драматик кичерешләренә игътибар итү; ә) табигать образына, пейзаж поэтикасына игътибар итү; б) 1909 – 1913нче еллар арасында язылган әсәрләре психологик конфликтка корылган. Ул конфликтны кешеләр мөнәсәбәтендәге яхшылык белән явызлык, кешелеклелек белән ерткычлык арасындагы котылгысыз бәрелеш тудыра. Шушы яссылыкта анализларга:

  • “Уяну” (1909);

  • “Сулган гөл” (1909);

  • “Буранда” (1909);

  • “Сукбай” (1910);

  • “Авыл мөгаллиме” (1910).

Аның әсәрләрендә без тормышның төрле почмакларында, төрле шартларында яшәгән төрле кешеләр язмышын күрәбез. Алар һәммәсе дә ниндидер бәхетсезлек газабына дучар ителгән. Алар кичергән күңелсез, фаҗигале язмышның сәбәбе, чыганагы – я көтелмәгән, очраклы бер хәл, я мораль-әхлакый момент, вөҗдан, намус эше белән бәйләнгән, я чынбарлыкның иҗтимагый явызлыгыннан килә. Тулаем алганда, Ш.Камал хикәяләрендәге геройларны эзәрлекләгән явызлыкның төп чыганагы – Россия чынбарлыгы, реакция атмосферасы. Гади кешеләр язмышында, аларның рухи дөньясында гәүдәләнгән драматизм яки трагизм әнә шул чынбарлыктан килә. Ш.Камал хикәяләрендә бәхет идеалы белән бәхетсезлек чынлыгы арасындагы конфликт, бәрелеш темасы үзәктә тора.

Әүвәл-әүвәл заманда” (1910);

“Кычкырыш” (1910);

“Бәхет эзләгәндә” (1911);

“Чит илдә” (1912).


Тормыш караңгылыгы белән иреккә, бәхеткә сусаган күңел яктылыгын каршы куйган контраст Ш.Камал иҗатында романтик пафос белән сугарыла. Тормыш караңгылыгына каршы күңел яктылыгын эзләү, чынбарлык караңгылыгы белән рухи яктылык антитезасы – Ш.Камал новеллаларының төп үзенчәлеге. Бу үзенчәлек Ш.Камал хикәяләренең лирик-эмоциональ, психологик халәтен, тонусын тудыра. Ш.Камал прозасына лирик һәм психологик стиль характерлы. Ш.Камалда туры тасвири пейзаж юк, герой кичерешләре белән пейзаж арасындагы мөнәсәбәт бәйләнешле тасвирлана һәм бу – Ш.Камалның стиль үзенчәлеген билгели. Ш.Камалда пейзаж поэтикасы геройның эчке дөньясы, настроениесе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләнә. Ш.Камалның нинди генә хикәясен алсак та, анда табигать сурәтенең, пейзажның шундый функция үтәвен күрәбез. Ш.Камалның табигать сурәтләрендә Дәрдемәнд поэзиясендәге мотивлар белән аваздашлык сизелә. Ул да, Дәрдемәнд шикелле, табигать күренешләрендә моң, көй, музыка ишетә. Әдип табигатьнең моңын, серен, телен, музыкасын ишетергә тели. Табигатьне кеше кебек җанландыра, кешегә охшата: “Берничә төп карт имән агачлары да җил белән бергә әллә нинди күңелсез тавышлар чыгара, ыңгыраша, шаулыйлар – һәммәсе дә бер өметсезлек вә хәсрәт көйли”. ( “Ике яхшы” (“Бер картның тәэссораты”) “Кавказның аксыл томанга бөркәнгән ак башлы таулары, югартын карап, тавышсыз гына җырлый... Бала вакытта ишеткән хикәяләрне эч өзгеч бер моң белән тәкрар итә, бала вакыт хәтирәләрен, ана иркәләүләрен бишек тирбәткән көй белән сөйли, искә төшерәләр...” (“Чит илдә”). Г.Ибраһимов 1915нче елгы бер мәкаләсендә Ш.Камал “табигатькә тел бирә, аның серләре белән адәм йөрәгенең эчке зарларын бергә куша, ” – дип, бик дөрес фикер әйткән. (8 томда, Т.5. Казан, 1978, 208 б.) Ш.Камал хикәяләренә карата “психологик этюд” дигән төшенчәне кулланырга мөмкин. Ш.Камалның “Хикәяләр төркеме” басылып чыккач та, кайбер тәнкыйтьчеләр шул моментка игътибар иткәннәр. Мәсәлән, Җ.Вәлиди 1914нче елгы бер рецензиясендә болай дигән: “Ш.Камал әсәрләренең үзенчәлеге – нинди дә булса вакыйганы ачык итеп башыннан ахырына кадәр сөйләп бирү юлы белән язылмыйча, мәгълүм бер халәте рухияны (психологический момент) эләктереп алып, шунда казыну, эзләнү юлы белән язылуларыдыр... Ш.Камал хәл, вакыйгаларның тышкы барышын, тышкы төзелешен түгел, бәлки эчке ягын, ягъни психологический ягын әсас (нигез, таяныч) итеп тотадыр.” (Вәлидов Җәмалетдин (Җәмал Вәлиди) Матбугат галәмендә. Вакыт, 1914, 2 ноябрь). Язучыны вакыйга түгел, ә шуннан туган һәм кыска гына аралыкта, хәтта бер мизгелдә булып үткән кичерешләр, рухи хәлләр кызыксындыра. Герой кичергән вакыйгаларның башы я ахыры төшереп калдырыла, аңа гомумән игътибар итмәү булырга мөмкин. Ләкин ул компенсацияләнә. Төшерелеп калган хәлләр уйланулар аркылы бирелә, искәртелә. Мәсәлән, “Сукбай” хикәясендәге Гали кыш көне үз авылына кайдандыр кайтып төшә. Моңа кадәр ул кайларда нишләп йөргән – бу хакта без геройның уйланып ятуыннан гына әсәр азагында абайлап калабыз. (Том 1, Б.100). Моннан соң геройның язмышы ничек була, үзгәрәме – бусы да билгесез. Без геройның хәзерге хәленнән чыгып кына хөкем итәбез: ул һаман да бәхетсез. Ш.Камал хикәяләрендәге психологизмның тагын бер характерлы сәнгатьчә алымы – күңел монологы. Геройның үз-үзенә уйлануы, хыяллануы, саташуы һәм төш күрүе рәвешендә бирелә. (Мәсәлән, “Буранда” – Б.53-54; “Авыл мөгаллиме” – Б.88). Ш.Камал кеше психологиясен нечкәлеге белән күрә белә, аны сәнгать телендә зур осталык белән бирә белә. Аның иҗатында бәхет эзләгән гади кешеләрнең өмет, шатлык, хәсрәт-кайгылары тулы һәм күркәм чагыла.