ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 09.08.2020
Просмотров: 5279
Скачиваний: 4
СОДЕРЖАНИЕ
Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»
Асрарга бала бирәм, кем ала?(Инша)
Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж
Һ. Такташ. «Караборынның дусты»
Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы(Хикәя итү)
Әгәр мин тылсымчы булсам... (Инша)
«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы(Инша)
М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре(Инша)
Нәни солдатның тапкырлыгы(Инша)
Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары»
Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында»
Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай»
Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү
Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша)
Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша)
Шигырьдә сурәтләнгән авыл(Инша)
X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар»
Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр»
Мәрдән абзый − бары әти, әти...(Инша)
Илсөяр образына характеристика(Инша)
И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада»
Көчле рухлылар гына мактауга лаек(Инша)
Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим»
Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш
Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!»
Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!»
Олы җанлылык кече яшьтән башлана(Инша)
Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика
Гыйлем алу − бәхетеңә бару(Инша)
Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»
Поэмадагы әкият алымнары(Инша)
Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар»
Артыкбикә образына характеристика
Минем Госман образына мөнәсәбәтем(Инша)
Минем халкым − минем язмышым(Инша)
Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять»
Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда»
Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы»
Маһисәрвәр апа − бөек ана!(Инша)
Эчкән кеше − беткән кеше (Инша)
Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша)
Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе
Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе»
Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары(Инша)
Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек»
М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре(Эссе)
Н. Фәттах. «Итил суы ака торур»
Тарихлардай килгән хакыйкать(Инша)
Сезнең тормыш − үзе батырлык(Инша)
Һәр кешенең гомере − язылмаган китап(Инша)
Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм(Инша)
Беркөнне снайпер Сөләйманга фашист пулясы тия, ул һәлак була. Әхтәмгә якын дустын югалту бик авыр була. Чөнки ул үзенең әти-әнисенең дә кайда икәнен белми. Сугыш аны иң якын кешеләреннән аерды.
Әхтәмгә Сөләйманның мылтыгын бирәләр. Әхтәм, кадерле мылтыкны тотып, фашистлардан үч алырга ант итә. Үч алганда аңа Сөләйман солдатның киңәшләре ярдәм итә. Хәйләсен дә эшкә җигә малай һәм фашист снайперын үтерә.
Минемчә, Әхтәм − чын солдат. Ул − тапкыр һәм батыр малай. Әхтәм кебек малайлар да Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Мине Әхтәмнең батырлыгы сокландырды.
Бирем. «Нәни солдатның тапкырлыгы» темасына инша языгыз.
Нәни солдатның тапкырлыгы(Инша)
-
Сугышта хәйлә
танкны җиңә.
Ф. Кәрим.
Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен сугышта батырларча үлеп кала. Ул фронтка үзе теләп китә. Туган иленә турылыклы, батыр, сизгер җанлы лирик шагыйрь була ул. Сугыш тынган арада берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләр яза. Шагыйрь шигъри әсәрләренә үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларны ала. «Үлем уены» − шундый реалистик әсәрләрнең берсе. Еллар узган саен, немец-фашистларга каршы халкыбыз алып барган героик көрәш киләчәк буыннарга легенда итеп сөйләнер. Бу көрәштә балалар да читтә калмаган. Алар, үзләренә хас җитезлек, самимилек, зирәклек һәм тапкырлык күрсәтеп, җиңүгә зур өлеш керткәннәр.
Әсәрнең герое − 12 яшьлек Әхтәм. Ул − фронтның алгы сызыгында. Монда сине һәр минут, һәр секунд шыксыз үлем сагалый. Әнә Әхтәм тын таңда акрын гына җырлап окопка аш алып кайта. Ләкин аңа тынычлап ашарга насыйп булмый, дошман ядрәсе аның котелогын тишеп үтә. Бу инде үлем якында дигән сүз. Ул малайларга хас наянлык белән үлем уены оештыра: немец снайперы белән бермә-бер алышка чыга. Кем кемне җиңәр? Әхтәмнең хәйләсе күңел кылларын кузгата, аңа теләктәшлек хисләре уята.
Әхтәм үзенең тапкыр хәйләсендә ялгышмый:
Тишек котелок −
Аның ашы юк;
Фашист гәүдәсе −
Аның башы юк.
Нәни солдатның йөзендә елмаю − канәгатьләнү һәм җиңү билгесе. Әмма тынычланырга ярамый: фронтта җиңү үлем белән янәшә йөри. Әхтәм − үлем юлын аралап баручы зирәк сугышчы, хәтәр язмышы белән укучы күңелен борчып торган шук, шаян малай да:
Ник елмаймасын,
Ул бит яшь әле,
Ул бу дөньяда
Бик аз яшәде,−
дип, автор аны аклап та куя.
«Үлем уены» − балаларның рухын чагылдыра торган иң матур әсәрләрнең берсе. Нәни солдатның жиңү шатлыгы укучы күңеленә дә күчә. Ул, җыр кебек җиңел укылып, хәтердә тирән уелып кала.
М. Кәрим. «Озын-озак балачак»
Бирем. Моң һәм сагыш, шәфкатьлелек һәм рәхимсезлек турында хикәя төзегез. Үзегез укыган текстка таянып, дәлилләп күрсәтегез.
-
Моңлы бала түгел идем,
Моңнар төште башыма.
Татар халык җыры.
Моң... Нәрсә соң ул моң? Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Моң һәм сагыш... Бу ике сүз янәшә йөри, әллә күңелдә сагыш булганда гына моңланып буламы икән? Һәр кеше үзенчә моңлана, сагышлана. Мондый вакытларда кайберәүләр, тирән уй-хисләргә батып, сагышлы озын көйләрне авыз эченнән генә көйләп йөри, кайберәүләр кычкырып җырлап җибәрә, кайбер кеше гармунда, баянда уйный. Үзе уйный да, җырлый да белмәгән кеше музыка тыңларга мөмкин. Мондый вакытта иҗат кешеләре яңа көйләр, яңа әсәрләр тудыралар, рәссамнар иң яхшы картиналарын иҗат итәләр. Моң кешене хыялга, иҗатка этәрә.
Күренекле башкорт язучысы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә Искәндәр Әсгате бик моңлы, сагышлы, шул ук вакытта хыялга бай бала итеп бирелә. Ул уйлап чыгарган әкиятләрендә дә, хыялый киләчәген күз алдына китергәндә дә үзе күрергә теләгән дөньяны иң гүзәл, иң күркәм, югары рухи сыйфатлар белән бизи, сихри моң-сагышка төрә.
Тормышның кырыслыгы, рәхимсезлеге, әтисенең шәфкатьсезлеге алдында беркатлы Әсгать көчсез, күңеле аның мондый вакытларда үртәлә, әмма ул аларны зур сабырлык һәм түземлелек белән үткәреп җибәрергә тырыша. Ул үз хисләрен я җор сүз белән, я җыр белән җиңеләйтеп җибәрә. Мондый вакытларда ул аеруча моңсу була, тирән сагышка бирелә. Рухи юаныч, сердәш эзли; яхшыны яманнан аера башлый.
«...Иң яман каза − ата белән бала дошманлыгы. Тик өзелгән өмет белән калган хәтер генә төзәлми»,− ди Олы инәй. Бу сүзләрдә никадәр гыйбрәт, тирән мәгънә бар! Балачак шуклыгы белән килеп чыккан фаҗигаләрне, күңелсезлекләрне тиз онытырга тырыша ул.
Моң һәм сагыш Әсгать күңеленең төрле халәтендә чагыла. Әнә ул әтисен фаҗигале югалткан Рамазанның кайгысын чын күңелдән уртаклаша; ул да түгел, ятимә кыз Фәридәнең хәлен бөтен җаны-рухы белән тоеп, аңа ярдәм итәргә дип хыяллана: «Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.
Биек-биек ызбада
Яшьләр түгә кыз бала.
Яшьләр түккән кыз баланы
Күңелләрем кызгана.
Шушы җырны җырлыйм да, үзем елыйм». Малай еш кына бәхет һәм бәхетсезлек, яшәү һәм үлем фәлсәфәсенә бирелә. Моң һәм сагыш Әсгатьнең җанында, ул аның белән яши. Моң аның өчен тормышта куаныч та, юаныч та.
Бирем. Шагыйрь җанлы Әсгать турында план төзеп, кече күләмле инша языгыз. Анда үзегезнең дә караш-уйлануларыгыз чагылсын.
Шагыйрь җанлы Әсгать(Инша)
План.
-
Әсгать − хыялга бай бала.
-
Әсгатьнең һәр җан иясенә җылы карашы, мәрхәмәтле булуы.
-
Шагыйрь җанлы Әсгать.
-
Балалар дөньясы − якты дөнья, бары дөреслекне генә кабул итә.
-
Җил бик тиз актарды әкият китабын.
Р. Фәйзуллин. «Балачак».
Язучы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә төп геройларның берсе − Әсгать. Фәкыйрьлекнең чигенә чыккан гаиләдә үсә малай. Тамагы икмәккә туймаса да, хыялга бай ул. Кешеләрнең, хайваннарның гына түгел, табигатьтәге һәрнәрсәнең җаны барлыгына чын күңелдән ышана, алар белән серләшә һәм дустанә мөнәсәбәттә яши. Чичән телле, йөгерек уйлы, мәрхәмәтле самими бала ул. Бераз гына мактанчык та, тәкәбберлек тә юк түгел үзендә, бераз гына сәеррәк тә.
Тормышының авырлыгы, әтисенең балаларына битарафлыгы, ваемсызлыгы һәм рәхимсезлеге дә Әсгатьнең моңлы, сагышлы җанын ямьсезли алмый; ул һаман да эчкерсез, ихлас һәм хыялый булып кала. Бу авырлыклар вакытлыча гына булып, матур, якты, бәхетле тормыш киләчәгенә чын күңелдән ышанып яши.
Артык нечкә күңелле бала ул. Үзе өчен генә түгел, башкалар кайгысы өчен дә борчыла, теләктәшлек белдерә. ...Тугай юлы буйлап үтә моңлы, үтә зарлы итеп җырлап үтүче Рамазанга да, үги әнисенең кыерсытуларына түзәргә мәҗбүр булган Фәридәгә дә көенә ул. «Шул Фәридәне үги әнисе көн саен я тирги, я тукмый. Минем шикелле бәхетсез ул. Без ятим Фәридә белән икәү бер ишбез. Миңа ул хакта әнә теге Әүлия чишмәсе янындагы яшен суккан куш каенның берсе әйтте. Дөньяда минем иң кызганган кешем − әнә шул кыз. Үземне дә бу кадәр жәлләмим. Аның хакында мин җыр да чыгардым.
Биек-биек ызбада
Яшьләр түгә кыз бала.
Яшьләр түккән кыз баланы
Күңелләрем кызгана», −
дип сөйли ул повестьның героена.
Буйга җиткәч, Әсгать уйчан табигатьле, сабыр холыклы егеткә әйләнә. Белем алырга да мөмкинлеге булмый. Балачактан килгән чичәнлеге, җыр, такмак чыгаруы, тапкыр сүзле булуы аркасында ара-тирә кыен да күргәли.
Балалар дөньясы − бары дөреслекне кабул итә торган дөнья ул. Аның хакыйкате шул. Әсгать − үтә беркатлы, әмма күңел байлыгы һәм моңнары белән хәйран итә торган халык баласы.
«Җил бик тиз актарды әкият китабын», − ди шагыйрь Р. Фәйзуллин «Балачак» исемле шигырендә. Балачакның газаплары да, куаныч-сөенечләре дә − ерак тарихның билгеләре, һич онытылмый торган сихри әкият китабы ул.
Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары»
Бирем. Шәвәли образын ачу өчен киңәйтелгән план төзегез.
Шәвәли образы
План.
I. Ш. Галиев тудырган геройларның иң шәбе − Шәвәли образы.
-
Шәвәлигә бераз гына мактанчыклык хас.
-
Шәвәли ничә яшьтә?
-
Ул − зирәк, тапкыр, жор телле малай.
-
Шәвәли − дөнья серләренә төшенергә омтылучы хыялый малай.
II. Шәвәли − җыелма образ.
Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында»
Бирем. Ш. Галиевнең үзегезгә ошаган бер шигыре турында языгыз.
Миңа Ш. Галиевнең «Рәхмәтләр хакында» шигыре аеруча ошады. Гафур таныш түгел кызның бияләен жирдән алып бирә. Кыз рәхмәт әйтә, чөнки аңа яхшылык эшләделәр. Гафур да кызның рәхмәтен яхшылык дип кабул итә. Рәхмәт әйтешкән бу балалар икесе дә тәрбиялеләр, әдәплеләр. Динә шуны аңлап ала һәм көлеп җибәрә. Алар, шулай көтмәгәндә очрашып, танышып китәләр. Шушы бер рәхмәт аркасында ике бала арасында дуслык барлыкка килә. Әйбәт кешеләр белән дус булу үзе зур шатлык бит ул.
Ш. Галиев безгә Динә һәм Гафур шикелле яхшы күңелле, тәрбияле һәм һәр яхшылыкка рәхмәтле булыгыз, дия кебек.
Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай»
Бирем. «Сабан туе» рәсеменә игътибар итегез. Анда көрәш ничек сурәтләнә?
Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү
Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән сон, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай аларга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне жиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр жилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә − мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фәттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.
Г. Сабитов. «Ярсулы яз»
Бирем. Әсәр сезгә ничек тәэсир итте? Яз күренешләрен күзәтүдән тупланган тәҗрибәгезне кушып, кечкенә хикәя иҗат итегез.
Яз галәмәтләре
(Хикәя)
I. Әллә нинди булды быелгы яз.
Г. Сабитовның «Ярсулы яз» хикәясе әнә шундый гадәти булмаган сүзләр белән башланып китә дә, язгы ярсу, язгы ташкын укучы күңеленә дә күчә.
...Әнә тирләп-пешеп математикадан контроль эш эшләп утырган Гамил белән Гөлүсәнең дә күңелләренә кереп оялаган бу язгы тынгысызлык. Кояш коткысына бирелгән Гөлүсә Гамил ярдәменә ышанып утыра, ә тегесе юри «этлек» эшли − караламасын чүплек савытына ташлый.
Хикәядә Гамил белән Гөлүсә арасындагы җылы мөнәсәбәт самими беркатлы хәрәкәтләр аша бирелә. Контроль эш вакытында караламаның чүплек савытына салынуы, урындыкка авторучка кую да, ялган чокыр казылу да наян үртәшү китереп чыгара.
Яз − табигатьнең уяну чоры. Кояш та, рекорд куйгандай, көннән-көн җылырак, яктырак карый, ак кар өстенә юмарт нурларын сибә. Яз җитүгә, күңел каядыр ашкына, нидер эзли башлый. Бала күңеле дә шулай. Балалык − үзе яз ул. Гамил белән Гөлүсәдә дә быелгы яз яңа хис-тойгылар тудыра, гүзәллеккә омтылдыра, үзара аралашуга юл сала. Алар бер-берсенә игътибар итә башлыйлар.
Шулай да кайвакыт хисләреңне дә йөгәнли белергә кирәклеген дә искәртә автор. Гөлүсәгә атап казылган ялганчы чокырына карт укытучының төшү ихтималы туа. Югалып калган Гамил хатасын төзәтергә ашыга: үзе казыган чокырга үзе төшә! Гөлүсәгә шул җитә кала. Рәхәтләнеп, яратып көлә ул Гамилдән.
Гамил белән Гөлүсә арасындагы яңа хисләрнең бөреләнә башлавын ике тәрәзә арасындагы күбәләкнең очарга талпынуыннан да күрергә була. Сыйныфташлар арасында эчкерсез шаян, шук мөнәсәбәтләрнең алга таба зур дуслыкка әйләнәчәгенә күңел ышанып кала.
II.
|
Яз килә кошлар канатында, |
|
яз көләч дуслар карашында. |
|
Ярсуы агым суларга хас, |
|
җилкенеп искән җилләрдә наз... |
|
Алтын нурлар уйный − |
|
алтын таҗ. |
|
Җирдә патша бүген |
|
якты яз! |
|
(С. Сөләйманова. «Яз килә») |
Язучы Г. Сабитовның «Ярсулы яз» хикәясен укыгач, күңелгә әнә шундый шигъри юллар килде. Әйе, һәр яз үзенчә килә, һәр язның үз маҗаралары, кызыклары җитәрлек була.
Иртән елмаеп чыккан кояш ак кар өстенә юмарт нурларын сибә; өй кыегындагы сөңге-бозлардан көмеш тамчылар тама; ул да түгел, җырлый-җырлый, шаян гөрләвекләр ага, аларда, чырык-чырык килеп, чыпчыклар юына. Яз хәбәрчеләре − кара каргалар су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя коралар.
Урам бала-чага тавышы белән гөр килеп тора. Берәүләр күлдәвекләр ясый, икенчеләребез, гөрләвекләрне буып, көймә-йомычкалар агыза, аларның бөтерелеп агуларына ияреп йөгерә торгач, бөтен доньябыз лычма су була, ләкин син аны сизмисең; рәхәт: йөгерәсе, сикерәсе, очасы, әллә кайларга китәсе, әллә нинди яхшылыклар эшлисе килә!