ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 07.05.2024
Просмотров: 97
Скачиваний: 0
СОДЕРЖАНИЕ
5 Нче сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр:
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.
5 Нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
I. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары
1. Танып белү максатының эчтәлеге
3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
4. Белем бирү максатының эчтәлеге
Лингвистик материал сайлау схемасы
3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы
4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы
5. Ана телен исәпкә алу принцибы
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.
Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау - программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора (Е.И. Пассов, В.Г. Костомаров, О.Д. Митрофанова, Э.П. Шубин, В.Ф. Габдулхаков һ. б.).
Бу принципларның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң?
1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы
Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:
Лингвистик материал сайлау схемасы
Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау
Ї
Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү
Ї
Сөйләм бурычларын ачыклау
Ї
Тиешле лингвистик материалны сайлау.
Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.
Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.
2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы
Россия Федерациянең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.
Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.
Кечкенә сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану - тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.
Урта сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла, ә дәреслеккә бу проблемаларны ачыклаган әдәби әсәрләрдән өзекләр сайлана. Аңлашыла, бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләренен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.
3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы
Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдангы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе (С.Л. Рубенштейн, И.Я. Лернер, А.М. Матюшкин, М.И. Махмутов, М.Н. Скаткин, И.А. Зимняя, И.Л. Бим, Е.И. Пассов, Л.З. Шакирова, В.Ф. Габделхаков, Ф.Ф.Харисов, Р.З. Хәйдәрова).
Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе - тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.
4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы
Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә ана булмаган телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:
- грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;
- грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;
- грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б. Урта звенода - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.
5. Ана телен исәпкә алу принцибы
Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу - телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.
Татар теленнән программаның тематик эчтәлеге 5 нче сыйныф. Елга 105 сәгать атнага 3 сәг
№ |
Тема |
сәгать саны |
лексика |
грамматика |
|||||
1 |
Без мәктәптә |
15 |
|
Зат-сан кушымчаларын дөрес куллану Исемнәрнең тартым белән төрләнеше хикәя фигыльнең үткән заман формасы Исемнәрнең килеш белән төрләнеше Бәйлек сүзләр |
|||||
2 |
Мин өйдә булышчы |
14 |
уяндым,әлбәттә,урын җыям.юынам Коймак,һәрвакыт,киенә,үзе,ипи кисә,һәркем,чәй әзерли Тыйнак,мактанчык,ялкау,начар,ихтирамлы,дус, Туа,тәмамлый,булып эшли,иҗат итә,ошамый,әллә,кыстыйлар,һаман,тимер,алтын,көмеш,булыша, Кичке аш,мәче уйный,өй эше бирмәделәр,онытканмын,мәсьәлә чишәсе бар,алдаша,яхшы булышчы,,яхшы булышчы түгел |
боерык фигыль,үзем алмашлыгы алмашлыклар.Фигыль ләрнең юклык формасы Синонимнар,антонимнар Хикәя фигылЬнең үткән заман формасы Ашыйсы килә,ашыйсы килми формалары Кирәк,түгел,бар сүзләрен сөйләмдә куллан |
|||||
3 |
Бергә эшлә,бергә аша |
12 |
Ярдә итәргә уйлады,булышырга уйлады,булышырга чакырды,үзем өчен,синең өчен һәм өйдәге хезмәт лексикасын кабатлау. Орлык,тегермән,ипи изә,мичкә яга,икмәк пешә,алып бара,алып кайта Әллә ниләр ,чишмә,су алып кайта,ишегалды,кр көри,буш вакыт,маҗаралы Көн буе,төн буе,урам себерә,арый имеш |
Минем өчен...,безнең өчен...төрләнеше.Бу китап аның өчен структурасы зат алмашлыклрын,күрсәтү алмашлыкларын куллану Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык,юклык формасы Сорау формасын,киңәш бирү,кушу формаларын искә төшерү Эш кушу формалары: эшлә,эшләргә+кирәк |
|||||
4 |
Ничек эндәшсәң,шулай җавап бирерләр |
11 |
Тәмле сүз,тәмле телле,ачу килде,оялды,беркөн Бит.күптән,алып чык,кәшәкә таягы,бозыла,ялгыз,күңелсез Шалтырый,шалтырата,телефон трубкасы,күрше,чакырыгыз әле
|
Сыйфат дәрәҗәләре Интонация Инфинитив+кирәк формасы Балалар бакчасы төзелмәсе |
|||||
5 |
Минем туган көнем |
11 |
Күрше,мәшәкатьләре,тиздән,туганнар,чакырам Очрады,шунда,булышмыйммы,күтәрәм Түрдән уз,яңа гына,кыста,ашап кара.тук Тиз-тиз,хуҗабикә,кырый,ян,ас,өс,каршы Әдәпле,кунакта,карбыз,кулын сузды,куйды,беркөн |
Булышырга кирәк,чакырырга телим формалары Саннар.Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү. Бәйлек сүзләрне урынлы һәм дөрес куллану Фигыльләрнең үтән заман формасы.Бәйлек сүзләр. Боерык фигыльнең 3 нче зат барлык,юклык формасы Рәвешләр.Сыйфатлар |
|||||
6 |
Минем дустым бар |
12 |
Игътибарлы,гадел,ярдәмчел,шәфкатьле.алдашу Кунакка чакырырга рөхсәт ит,класстан чыгарга ярыймы,буярга ярыймы? Әйтергә онытканмын,куркам,сындырырсың.саклап тотармын,капма,очлама,күп ясама Елга аркылы,урман аша,агачка менә,агачтан төшә,каршысына чыга,качкан,яткан.исни,кире киткән,батыррак төшә,каршысына чыга,качкан,яткан.исни,кире киткән,батыррак |
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Инфинитив+рөхсәт ит,инф.+ярый,инф.+мөмкин структуралары Бәйлек сүзләр.Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы Фигыльләрдә зат-сан кушымчалар |
|||||
7 |
Дүрт аяклы дусларыбыз |
9 |
Хөрмәт итә,ягымлы,койрыгын болгый |
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. |
|||||
8 |
Без спорт яратабыз |
5 |
Чана шуа,кызына,хоккей уйный,йөзә,спорт түгәрәге |
Исемнәрнең тартым,килеш белән төрләнүе.Үз алмашлыгы. |
|||||
9 |
Татарстанда яшибез |
11 |
Үз флагы,төсле,җитез,яңгырый,тантаналарда,һәрвакыт,басып җырлыйлар Җиләк-җимеш агачлары исемнәре;кош-җәнлек исемнәре Буйлап,дип атлыйлар,чакрым,кушыла.борынгы исем Буйлап,дип атлыйлар,чакрым,кушыла.борынгы исем Танылган,атаклы,кыр эшләре беткәч,көн җылынгач,үлән белән капланган,ашъяулык,бүләк җыялар. |
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүе Минем туган телем-рус теле структурасы Сыйфатлар.Синоним,антоним сүзләр. Идел елгасы сүзтезмәсенең килешләр белән төрләнеше Кебек,төсле,сыман,шикелле бәйлекләре Сорау алмашлыклары Җөмләдә сүз тәртибе.Фигыль формалары:үткән,киләчәк заманнар Русча сөйләшә структурасы |
|||||
10 |
Светофор-минем дустым |
5 |
юл аша,яна,кузгала,җәяүле,җәяү,боза,тукталыш,юл йөрү кагыйдәләре сулга,уңга,як-якка кара,өлкәннәргә урын бир |
Фигыль заманнары Боерык фигыль |
№ |
Дәрес номеры |
Дәрес темасы |
Коммуникатив максат |
Контроль төре |
Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр. |
Искәрмә |
Дата |
||||
|
|
|
|
|
Лексика |
Грамматика |
План |
Факт |
|||
1 |
2 |
3 |
5 |
6 |
7 |
8 |
9 |
10 |
11 |