ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 12.05.2024

Просмотров: 55

Скачиваний: 0

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Әмирхан укучы күңеленең кылларын киереп куя, иң соңгы дәрәҗәгә тарттырып куя да... шул кылларда әкрен генә уйный, ипләп кенә укучының күңелен саклап кына... Аның әсәрләренең нервлары зыңлап тора, бер генә җөмләсен игътибарсыз уздырдыңмы, сюжет кырыла.

Фатих Әмирхан иҗаты турында сүз барганда, гадәттә, аны бөек рус язучысы И.С. Тургеневның шәкерте итеп күрсәтәләр. Бу - бер яклырак караш. Әмирхан бер Тургеневның гына түгел, бөтен рус һәм европа әдәбиятының тәэсирен кичергән тирән эрудицияле татар язучысы. Аның әсәрләрендә без Гете, Гейне, Шекспирны күрәбез. Ул үзенең әсәрләрендә аларча уйлап, татар мохитын тагын да киңрәк ача, алардан цитаталар китерә, персонажларының теленә бик еш кына шулар тудырган җөмләләрне сала. Фатих Әмирханның уңай геройлары, гомумән, үзенчәлекле: алар үз милләтләреннән, аның теленнән, матур гореф-гадәтләреннән баш тартмаган көе рус демократик һәм Европаның алдынгы әдәбиятын, культурасын, яшәү-көнкүреш рәвешләрен үзләштергәннәр һәм моны гамәлгә керткәннәр. Җ. Вәлиди аның турында болай дип яза:

“Ф. Әмирханның тагын бер хезмәте шул: ул татар әдәбиятын заман теләгенә муафыйк бер калыпка, Көнбатыш әдәбияты калыбына салды, аңа җитди бер форма бирде, телне, өслубне нечкәләп эшкәртүче булды. Фатих Әмирхан кирәк фикер ягыннан, кирәк форма белән тел ягыннан булсын, нәфис әдәбиятыбызны гарепләштерүдә(европалаштыру, көнбатышка якынайту) иң алдан чыгучы һәм киң юл ачучыдыр”(Кызыл Татарстан”,1926,№59,12 март).


“Әмирханов иҗатына гүзәллекне сиземләү, тойгылар җылылыгы хас. Бу сыйфатларны, сак эш итүче, тыныч характерлы прозаикны Идел татарлары арасында очрата алмыйсың”- Г.Вильямс ( ул елларда Лондонда “Рус журналы” периодик бер журнал чыга һәм аның кайбер саннарында Россиядә яшәүче мөселманнар турында да мәгълүматлар бирелә. Анда, мәсәлән, Г.Тукайның биографиясе, кайбер әсәрләренең инглизчәгә тәрҗемәләре урнаштырыла. Г. Вильямс, ниндидер чыганакларга таянып, XX йөз башы татар әдәбияты турында кызыклы гына фикерләр әйтә).

Фатих Әмирхан хатын-кыз дөньясын яраткан. Аның үзенең дә сөйгән кешесе–Шәмсениса туташ булган. Ул, тәкъдим итеп карасалар да, башка кызларны якын итә алмаган. Ләкин аралашкан. Аның янына, мәсәлән, клиникада ятканда кызлар күп киләләр. “Кичләрдә иптәшләр вә хосусан татарка вә марҗа белешләрем һәркөнне тулып яталар”,-дип яза ул Ибраһим Алушига язган бер хатында. Хәят повестеннән Хәят кебек мөлаем, белемле, акыллы яшь кызлар да булгандыр. Язучының хыялын, иҗат фантазиясен кузгатырлыклары булгандыр.

Фатих Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак. Хатын-кыз образлары арасында “урталыкта”торучылар юк диярлек: я алар татар кадими тормыш белән изелгәннәр ( “Татар кызы”нда татар кызы, “Яшьләр” дә Хәерниса, “Рәхәт көн”дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр ( “Танымаганлыктан таныштык”та Разия, “Хәят” тә Хәят, “Кадерле минутлар” да Хөршит һ.б), ләкин татар тормышындагы искергән кагыйдәләр аларның бу тормышларын богаулап тора.

“Хәят” повестендә әсәрнең төп герое чыннан да Европача киенә,чиста итеп русча сөйләшә, русча белем алган, рус кызлары белән дус, рус егете Михаилга битараф түгел, әмма шуларга да карамастан, ул да иске белән яңа арасында өзгәләнә, аның чын бәхеткә ирешү юлына иске тормышның консерватив кануннары аркылы төшә.

Хәят – Әмирханның эстетик идеалы. Татар кызын әнә шундый итеп – үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын хөрмәт итү белән бергә, рус культурасын, Европа культурасын да үзенең холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килгән аның.

“Хәят” повесте – Ф. Әмирханның әдәби таҗының бер кыйммәтле таҗы. Ул 1911 елда языла. Ул татар кызларының аянычлы язмышына багышланган әсәр. Татар хатын-кызларының азатлыгы мәсьәләсе Әмирхан иҗатында искелеккә каршы көрәшнең мөһим бер тармагы булып тора. Мөгаен, әдәбиятыбыз барышында, бигрәк тә проза һәм драматургиядә бу проблеманы бөтен тулылыгы белән колачлап,социаль планда күтәреп чыгучыларның ул беренчеседер.


Әле 1909 елда Әмирханның бу мәсьәләгә караган программ әсәре “Татар кызы” дөньяга килә. Фатихның 1909 елгы 19 май хатында мондый сүзләр бар:

“ Бу хикәя моңа кадәр язганнарым арасында үземнең бер генә ярата торган нәрсәм”. Чыннан да, бу әсәрен Фатих Әмирхан күңел белән тетрәнеп, дулкынланып яза. Ул бу прозасында татар хатын-кызының гомумиләштерелгән тормыш юлын күз алдыннан кичерә, ирекле бала булып дөньяга килгән кызларның тора-бара ничек итеп хокуксызлык,рухи торгынлык упкынына барып чыгуы турында сөйли.

“Туды..

Туганда ул кеше иде...”.

Әйе, туганда ир балалар кебек үк кеше була, бер үк хокук белән файдалана. 6 яшькә кадәр кеше булып кала: бер үк һаваны сулый, бер үк кояш нурында коена, малайлар кебек үк уйный, сикерә, сугыша.

Татар кызы 6 яшькә җиткәч, Кара көч ата һәм анадан “Кыз балаларга малайлар белән уйнап йөрергә оят”, дип әйттерә. Татар кызы ышанмый, карышмакчы була. Ана, җиңги, әби, бабай – һәммәсе бер булып шул сүзләрне кабатлагач, күрә һәм курчак уйнарга керешә.

Ир балалар мәктәпкә кигәндә, Татар кызын абыстайга бирәләр, чөнки “кыз балага ир малайлар белән бергә укырга ярамый!”

Кыз тагын тиберченеп карый. Ата, ана, апа, җиңги, әби, бабай тавышына абыстай тавышы да кушыла: Син- гаурәт.

Гаурәт – тәннең күрсәтергә ярамый торган урыны. Хатын-кызлар ирләргә бөтенләй күренмәскә тиеш булганга,аңа да “гаурәт” дигәннәр.

13 яшендә Татар кызының башына “капчык” киерәләр. “Ник?” ди ул карыша, Кара көч йодрык кына күрсәтә: “Син – гаурәт”.

15 яшендә аны укудан туктаталар да 4 стена эченә ябып куялар: үзеңне ир дип атала торган зат алып киткәнче көтеп утыр.

Тәрәзәдән күреп, ул кәкре аяклы кибетчегә, бөкре шәкерткә һәм исерек байбәтчәгә гашыйк була, әмма аны тәрәзә яныннан куып җибәрәләр.

Ниһаять Татар кызын, ризалыгын да сорамыйча, Биктимергә ярәшәләр. Ата хакы – Алла хакы.

Шулай итеп, Кара көч теләгенә ирешә: кеше булып туган Татар кызы, иренең күңелен ачуга һәм нәсел арттыруга гына яраклы җанлы курчакка әверелеп, яңа читлек эченә бәреп керә дә, Биктимер алдында тез чүгә. Кара көч куанычыннан кычкырып көлә.

Әсәрдә тасвирланган Татар кызы – символик образ. Ул буржуаз җәмгыять һәм феодаль торгынлык шартларында читлеккә бикләнгән мөселман хатын- кызларының типик образы.

Кара көч тә - символик образ. Бу урында Фатих Әмирхан хатын-кыз иреген буып торган кануннарын, патриархаль тормыш нигезләрен күздә тота. Ул бер татар кызы язмышы турында гына сүз алып бармый, аның әсәрендә бөтен Шәрыкъ хатын-кызларының фаҗигале тормышы тасвирлана. Язучы монда татар гаиләсендәге гореф-гадәтләргә генә түгел, бәлки иске мөселманчылык кануннарына протест белдерә.


“Татар кызы” – автор үзе хикәя дип атаса да, чынлыкта хикәя дә, повесть тә түгел. Чөнки анда индивидуальләштерелгән персонажлар булмаган кебек,бер вакыйгага нигезләнгән сюжет та юк. Әсәрдә, әйткәнебезчә, Татар кызы, Кара көч хәрәкәт итә. Тагын – Биктимер. Бусы – татар ир кешесе дигән мәгънәне аңлата торган җыелма сурәт. Талантлы каләм белән язылган публицистик нәсер бу.

Фатих Әмирхан шәкертлек елларыннан ук үзен яңалык тарафдары итеп күрсәтә башлаган,социаль һәм рухи тормышның тамырдан үзгәрешләренә сусап яшәгән, шуларны ашыктыру хакына бөтен җегәрен юнәлткән тынгысыз бер шәхес булган. Ул үз халкының киләчәген бәхетле, югары культуралы, рухи культуралы, рухи һәм әхлакый яктан гармониягә ирешкән итеп күрергә теләгән.

“Гарәфә кич төшемдә” дигән беренче хикәясендә алдынгы яшьләр хыялында йөргән киләчәкнең төш буларак сурәтләнүе очраклы булмаган.

“Фәтхулла хәзрәт”не язуы, аны терелтүе дә очраклы булмаган. Бу әсәре аркылы Ф. Әмирханның иске, феодаль торгынлыкта катып калган татар чынбарлык белән принципиаль конфликтка керүен күрәбез. Әдип тормышның гамен сатира уты астына алынган Фәтхулла хәзрәттә түгел, киләчәк буын кешеләрендә – культуралы, белемле, зыялы, зәвыклы яшьләрдә – Әхмәт, Зыя, Ләйлә, Нәфисәләрдә күренә.

Яшьләр – тормышның киләчәге. Әмирхан халкының югары культуралы, цивилазициягә ирешкән матур киләчәген яшьләрдә күрә. Шуңа күрә әсәрләрендә аерым бер игътибар белән, ярату, симпатия белән тасвирлый.

Ә бу киләчәк, матур киләчәк – әдипнең яшәү максаты, сүнмәс оптимизм чыганагы!

Заман проблемалары чыңгылында киләчәккә юл ярган, тормышта күп кыенлыкларны җиңеп, үз урыннарын эзләгән яшьләр образлары Әмирхан әсәрләрендә байтак.

Әмирхан үзе дә шул татар яшьләренең бер вәкиле булган. Укымышлы татар кызлары – егетләре арасында кайнаган, абруйлы, һәрвакыт игътибар үзәгендә булган. Без моны истәлекләр аша, яшьлегендә төшкән фоторәсемнәре аша беләбез, күрәбез.

Аңа ике зур проблема – татар хатын-кызларының гасырлардан килә торган аянычлы язмышы һәм реализмның үзәк мәсьәләсе, ягъни шәхеснең уй – тойгысын һәм эш-гамәлен иҗтимагый тирәлек билгели дигән мәсьәлә күтәрелгән. Формасындагы яңалыктан тыш, әнә шундый күпсыйдырышлылыгы әсәрне, күрәсең, авторның күңеленә якын иткән.


Фатих Әмирханның күп кенә хикәя, повесть һәм пьесаларында Татар кызы үзенә генә хас гадәт – фигыле булган шәхес рәвешендә хәрәкәт итә.

“Рәхәт көн” хикәясендә (1910) яшь татар хатыны Гайниҗамал дүрт стена артына яшерелгән тоткын сыйфатында күрәбез. “Кадерле минутлар”да (1912) аны яңа гына ир йортына бикләп куйганнар. Хөршид исемле татар кызы курчакка әверелеп бара. “Яшьләр”дән Фәхерниса һәм Зәйнәп, “Тигезсезләр”дән Рокыя һәм Сәлимә бер-бер артлы хәтергә килә.

Чын мәгънәсендә психологик тирәнлектә тасвирланган Хәят. Һәркайсы XX гасыр башы татар әдәбиятында тудырылган хатын-кыз типларының иң гыйбрәтлеләреннән саналырга хаклы.

Хәят повестенә кайтыйк. Ул күләме ягыннан гына түгел, бәлки сәнгатьчә көче ягыннан да Әмирханның хатын-кыз хәленә багышланган әсәрләре арасында аерым урын тота. Ул лирик -психологик нечкәлек белән аерылып тора. Беренче карашка Хәят без белгән татар кызына охшамый. Ул татарлар аз яшәгән шәһәрдә рус сәүдәгәрләре белән аралашып эш йөртә торган урта кул сәүдәгәр гаиләсендә туып, чагыштырмача иркен үскән. Рус яшьләре белән аралашудан, дачада күңел ачудан, театрга барудан һәм танцыга йөрүдән дә аны тыймыйлар. 16 яшьлек Хәят чын мәгънәсендә гүзәл. Әмирхан аңа әсәренең башыннан алып ахырынача гашыйк булып язган. Эчке матурлыгы тышкы матурлыгына тиң: аек акылга ия, саф, тыйнак һәм горур.

Кеше образларын, характерларын типлаштыру һәм индивидуальләштерүнең төп ысулларын һәм чараларын Ф.Әмирхан художество практикасында яхшы белеп кулланган кебек. Портрет, пейзаж, сөйләү-тел үзенчәлекләре, деталь, колорит, психологик анализга бик киң урын бирә.

Персонажларының Хәяткә мөнәсәбәте аша яисә үтеп барышлый китерелгән детальләр ярдәмендә язучы Хәятнең гүзәллеген һаман сиздереп бара. Бер урында ул аны ал фәрештәгә тиңли. Ул аны илаһи, саф, гүзәл, нечкә зат итеп күрсәтә - хатын-кыз гүзәллеген, матурлыгын сурәтләүдә элекке күп гасырлык поэтик традицияләрне кабатлый, көнчыгыш поэзиясендәге детальләрне куллана. Бер урында Әмирхан Хәятне болай дип сурәтләп яза:

“...бу кызның озын керфекле кара күзләре алсу-ак йөзенә, могҗизалы якутлар шикелле, нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде”.

Героинясын характерлау өчен әдип пейзаж сурәтләреннән дә бик матур файдалана. Вакыйга май аеның матур бер көнендә башланып китә. Табигатьнең яңа гына яшәреп киткән нәфис чагы.