Файл: Слайд 2 Бу хезмтт сз тыйнак, тыныч, лкин зур йркле, ки келле, чын мгънсенд талантлы кеше, олы шхес Шкт Галиев турында барачак. Слайд 3.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 29.10.2023

Просмотров: 24

Скачиваний: 2

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Слайд 2

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Шәүкәт Галиев турында барачак.

Слайд 3

Ул – балаларның иң яраткан һәм популяр шагыйрьләреннән берсе. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли,Камырша, Котбетдиннар хәзер балаларның якын үз геройларына әверелде.

Шагыйрь Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә татарстан Республикасының хәзерге Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый, әмма әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булу сәбәпле, укырга мөмкинлеге булмый.

Слайд 4

1945-1949 елларда СССР Хәзерләүләр министрлыгының Кайбыч район бүлегендә статист, аннары исәп-хисап бүлеге мөдире була.

1953 елның көзендә Ш. Галиев Казанга күчеп килә һәм алты ел буе “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңыннан бүлек мөдире булып эшли.

Балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеген күздә тотып, 1972 елда аңа “Шәвәли”, “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр”, “кызык”, “Тәмле йорт”, “Котбетдин мәргән” һәм рус телендә Мәскәүдә чыккан “С папой в кабине” исемле шигырь китаплары өчен, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

“Заяц на зарядке” китабы өчен 1982 елда Халыкара бүләккә - Г. Х, Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була.

1995 елда Ш. Галиевка татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде.

Слайд 5

Ш.Галиев – чын мәгънәсендә туган як шагыйре. Аны тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл – шәһәр, балалар - өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Мәсәлән, “Ат йөртүче малай” шигыре нигезендә техникадан башканы белмәгән шәһәр малаеның, авылга кунакка кайткач, беренче тапкыр ат белән танышуы хакында. Биредә табигатькә, анда яшәүче җан ияләренә мөнәсәбәте, әхлак мәсьәләсе дә, кешелек сыйфатлары тәрбияләү проблемасы да авыл һәм шәһәр балалары арасындагы дуслык та, хезмәткә хөрмәт тә бар.

Слайд 6

Ш.Галиев табигать ямен, матурлыгын сиземли белүче шагыйрь.

Ул табигатьне аңларга, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, яратырга да өйрәтә. Менә томанлы көнне ул ничек образлы итеп күз алдына бастыра: (стих на экране)


Слайд 7

Ш.Галиев - авыл-җирендә туып-үскән шагыйрь. Туган авылының гүзәл табигате һәрвакыт күңелендә якты истәлек булып сакланган. "Туган якны сагыну" шигырендә менә нәрсә дип яза ул. (стих)

Саумысез,арышларым!-дигән шигырендә шагыйрь туган якның арышларына кадәрле якын булуы турында яза.

Ул үзе өчен кечкенәдән таныш булган кырлар, арыш басулары белән сөйләшә. Озак вакытлар авылыннан читтә яшәсә дә, туган җирен онытмый, шул яклардан кем генә килсә дә, аның турында сораша.

Ш.Галиевнең балалар әдәбиятындагы иҗаты буыннан буынга, гомердән – гомергә күчеп, еракка, киләчәккә барырлык иҗат.

Слайд 8

Ш.Галиев милләтнең сүнеп барган рухи байлыгын- үткен фикерләү әвәсен югалтмыйча саклап, үстереп, бүгенге көнгә җиткерүчеләрнең берсе булды. Ә балаларөчен язылган әсәрләрне үткен фикерләүдән башка күз алдына китереп булмый.Җор фикерле, үткен сүзле шигырь язуга хыянәт итмәгән шагыйрьне халык та үз итә.

Игтибарыгыз очен рэхмэт!