Файл: Татар миллтене горурлыгы Гакыйль Сгыйров шагыйрь, рссам м язучы.docx
ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 04.12.2023
Просмотров: 26
Скачиваний: 1
ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылы урта мәктәбе.
“Татар милләтенең горурлыгы Гакыйль Сәгыйров – шагыйрь, рәссам һәм язучы”.
Иске Кулаткы районы
Урта Терешка авылы
урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
Алсу Абдряхимованың фәнни- эзләнү эше.
Фәнни җитәкче: Гөлсинә Шафиулла кызы Измаилова
Эчтәлек :
1.Кереш өлеше
-
иҗади эшнең максаты -
иҗади эшнең бурычлары
2.Төп өлеш
- Эшнең актуальлыгы.
3.Күкләрдән йолдыз тоту хыялы яшәргә көч бирә. Сәгыйровның гомер юлы.
4.Меңләргә үрнәк булып, әрнүләр аркылы тормышка һәм дөньяга мәхәббәт белән сугарылган Гакыйль Сәгыйровның әсәрләрен анализлау.
5.Сәгыйровның рәсемнәре дә сөйләшә. Шигърият белән рәсем ясау Гакыйль абыйның яшәеш көче.
6. Туган ягымның Сәгыйровыдай бик якын һәм кадерле булган Хәлил абый Бакиев иҗатына күз салу. Аларның иҗатында уртак сызык бар.
7. Йомгаклау.
8.Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Туган ил.. Туган як... Һәркемгә дә үзенең тәүге тапкыр тәпи басып киткән яшел чирәмле аланнары, сызылып аткан таңда сайрарга дип сандугач кунган таллары, челтерәп аккан чишмәләре, әни исе килеп торган җылы өе , гомумән туган ягы бик кадерле. Һәрбер язучы үзенең әсәрләрендә, шагыйрьләр шигьри юлларында, рәссамнарның картиналарында туган як, туган якның гореф-гадәтләре сине тәрбияли, күңелеңне ямьләндерә, кешелекле, мәрхәмәтле гади һәм гадел, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өнди.
Туган ягым белән бәйле булган,гомерен күктә атылган йолдыз белән чагыштырырдай, үз-үзен аямыйча хезмәт иткән һәм зәгыйф булуга карамастан, зур үрләргә ирешкән, якты дөньядан мәңгелеккә киткән кешеләр арасыннан – Гакыйль Cәгыйровны әйтеп китү кирәк.
Аның хакта сөйләргә керешкәндә милләтем өчен горурлык татыйм. Бер генә дә авырлыклар алдында башын имичә, үзенең зәгыфлеген өскә күтәреп зарланып гомер әрәм итми. Киресенчә,иҗат итәр өчен илһам, бер урында тукталып калмас өчен теләк һәм көч таба.
Шуңа да, әлеге эзләнү эшем, шагыйрь, рәссам һәм язучының гомер юлы, иҗатына күз салып,безнең буынга җиткерү теләген йөртә.
Эшнең актуальлыгы.
Татар милләте кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Аның бай тарихы, күп гасылар буена тупланып килгән рухи мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар.
Татарларның бөекелеге-аларның мөстәкыйль рухлылыгында, сугышларда баһадирлыгында, теләсә нинди эштә уңган һәм хәвәс булуында.
Борынгы бабаларыбыз мөстәкыйльлеккә, рухи азатлыкка омтылган. Һәр мәсьәләне тыныч хәл итү, башка халыклар белән аралашып яши белү- татар халкының канында.
Татар халкы-батыр халык. Бу сыйфат-милләтебезнең горурланырлык сыйфаты. Безнең батыр ир- егетләребез, куркусыз кызларыбыз бервакытта да Ватанына хыянәт итмәгән.
Гакыйль Сәгыйровның тормышы үзе бер Батырлык. Ә аның шигырьләре, рәсемнәре – шул Батырлыкның дәвамы. Батырлык дәвам итә. Чөнки әдәбият һәм сәнгать – мәңгелек.
Иң зур байлыгы халкымның- бөек шәхесләре.Якташ галимнәребезне барлау үзе бер горурлык һәм мөһим эшләрнең берсе.Менә инде “Сәгыйров укулары” дүртенче регионара фәнни- гамәли конференциядә катнашып, күбрәк ачышлар ясап, алган белем-яңалыкларыбызны яшьтәшләребезгә җиткерү мөмкинлеге- бүгенге көндә актуаль булып тора.
Күкләрдән йолдыз тоту хыялы яшәргә көч бирә. Сәгыйровның гомер юлы.
Күрше Әхмәт авылы егете Шәрифулла Самара өлкәсе Кошки районы Иске Җүрәй (Старое Фейзуллово) авылы кызы Хәбибҗамалга өйләнә. Гашыйкларның бәхетләрен тулыландырып, гаиләдә малай туа. Тик сөенечләре генә озакка бармый шул: бала кыска гомерле була. Иңне-иңгә куеп, кайгыны бергә күтәргән яшь парларга язмыш тагын йөзе белән борыла: салкын кышта йөрәкләрен эретерлек сөенеч була – сабыйлары туа. Акыл иясе булсын дигән теләк белән аңа Гакыйль дип исем кушалар. Озакламый аңа энекәш алып кайталар.Яңа туган балага бүләк мәгънәсен аңлаткан Наил исемен кушалар.
Гитлер Германиясе басып кергәч, бәхеттә-шатлыкта яшәүче гаилә башлыгы да кулына корал алып, фронтка юнәлә. Кызганычка каршы, Шәрифулла Сәгыйров яу кырында батырларча һәлак була. Башлангыч белемне Әхмәт мәктәбендә алган Гакыйль, 4 нче сыйныфка Бикколга йөреп укый. Ике кечкенә бала белән тол калган Хәбибҗамал туганнары янында зур кайгыны күтәрергә җиңелрәк булыр дип, туган авылына китәргә карар кыла.
Гакыйл кечкенәдән ук саф күңелле, олы йөрәкле булып үсә. Мәктәптә тырышлык күрсәтеп белем туплаган бала 7 нче сыйныфны бары бишле билгеләренә генә тамамлый.Сәләтле бала Пенза шәһәренә китеп рәссамга укырга дип хыял белән яна. Ләкин язмыш үзенчә хәл итә. КҮкләрдән йолдыз тоту хыялы белән яшәгән егетне табиблар да җиңә алмаган авыру яралый.
Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Гакыйль Сәгыйров бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1967 елда читтән торып Мәскәү сәнгать университетына укырга керә. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта - Нурлат район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар.
Аяк-кулларын тыңлата алмыйча, газаплы авыртуларны җиңеп яткан егет, күңел түреннән ургылып чыккан иҗат итү теләген һәм сәләтен бастыра алмый. Һәм әз-мәз генә борыла алган башы ярдәмендә ул авызына карандаш кабып рәсемнәр генә түгел, ә шигырь һәм хикәяләр яза башлый. Яшүсмер еллары һәм картлык көннәренә кадәр ул гомеренең җәйләрен Самара өлкәсенең иске Җүләй авылында үткәрә. Ә кышларны Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә уздыра. Шуңа да, аны мин өч регионны берләштерә алган “дуслык җыры” дип атар идем.Бүгенге көндә өч төбәктә яшәүче милләттәшләребез дә : “Гакыйль абый безнеке!”- дип хаклы килеш горурлана алалар. Ләкин ул - һәммәбезнеке дә, гомумән бөтен татар милләтенең горурлыгы. Гакыйль абый ялгызлык күргән шәхесләрдән түгел. Тормышның аяусыз сынаулары Гакыйль абыйны сындыра алмады, ул халкына файдалы булып яши алды. Бөек шагыйрь, талантлы рәссам, көчле Кеше Гакыйль Сәгыйровның якташыбыз булуы белән горурланабыз.
Әнисе Хәбибҗамал апа аны үзенең олы яшенә кадәр сөекле баласы итеп күреп, иҗат итәргә көчен арттырып, мәрхәмәт, аналар мәхаббәте белән сугарылган тиешле тәрбия бирә. Алланың рәхмәте белән Гакыйль абыйның бертуган энесе Наиль абый гаиләсе белән нәкъ Димитровград шәһәрендә яшәп килә. Хәбибҗамал апа бу дөньяны ташлап киткәч, ул энесенең гаиләсе карамагында кала. Никадәр мәхаббәт белән үстергән балалар булып чыгалар алар.Дистә еллар хәрәктсез түшәктә яткан кешене тәрбияләү – җиңел эш түгел, әлбәттә. Наильның ти Халидә апа да, балалары да зар чыгармыйча, тырышлык белән шагыйрьне соңгы көненә кадәр тәрбиялиләр.
Гакыйль Сәгыйровның меңләргә үрнәк булып, әрнүләр аркылы тормышка һәм дөньяга мәхәббәт белән сугарылган әсәрләрен анализлау.
Әдәбияттагы казанышлары өчен Гаяз Исхакый,Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан язучлар берлеге әгъзасы, Самара һәм Ульяновск өлкәсенең “Мәшһүр татары” исемен йөртүче кешенең артында үзе генә белгән авырлыклар тора. Әлеге эш өстендә эзләнгәндә мин шагыйрьне халык белән таныштырган Илдар абый Юзеевка рәхмәт укыр идем. Аның сыман татар милләтендә Илдарлар яшәсә, киләчәгебезгә куркыныч янамас дигән уйлар белән калдым.Ул Гакыйль абый янына барып, шигырьләрен алып, редакцияләргә тарата һәм соңрак китапларын чыгарырга да ярдәм итә. Китапларның саны түгел, аларның эчтәлеге кыйммәтле.Төрле елларда сигез җыентыгы дөнья күрә.1970 нче елны “Тормыш җиле”, 1983 нче елны “Айбагарлар”,1994 нче елны “Кабатланмас моң: шигырьләр”,2000 нче елны “Ике кояш”, 2002 нче елны “Шатлыклы иртә: балалар өчен шигырьләр,2006 нчы елны “Йөрәк сере: шигырьләр, поэмалар, парчалар” бастырыла.
Халкыбызның асыл улы Гакыйль Сәгыйров кебек!” – дигән Роберт Миңнуллин. Язмыш аны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул - үзен, үз юлын тапкан олы шәхес. Каләмен тешләре арасына кысып, ул гаҗәеп матур эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, берсеннән – берсе гүзәлрәк рәсемнәр иҗат итте. Аның йөзләрчә картиналары, меңнәрчә шигырьләре калды. Шагыйрьнең җиде китабы дөнья күрде. Аның шигырьләре уйландыра да, көлдерә дә, елата да. Күп кенә шигырьләрендә ул үзе турында яза.
Илдар Юзеев Гакыйль абый хакында : “үз авыруына кереп бикләнмәгән, киресенчә, авыруы салган тышауны өзеп , дөньяда,яшәештә барган вакыйгаларга фәлсәфи карый ала,”- дип әйткән. Һәм мин дә бу сүзләре белән килешәм. Ни өчен дисәгез,шагыйрьнең бар образлары да якты.
Тормыш агай, кысып күкрәкне,
Бирсә бирде миңа кирәкне:
Һаман саен һәрбер матурлыкка
Сизгеррәк итте йөрәкне – дип яза шагыйрь.
Бу юллар аның бөтен иҗаты астында сызык булып торырга тиеш сыман.
Бер уйлыйм да, Гакыйль абый кебек бар матурлыкны күреп җиткерер өчен, илһам чишмәңне саектырмас өчен һәрвакыт ниндидер яңалыкка тап булырга тиеш син.Бәлки ялгышамдыр бу уйларымда...Тик кабат-кабат аның урынына үземне куеп, ә мин булдыра алыр идем ме соң икән дигән сорау бирәм. Ул да уйлангандыр.Бушка гына:
Ә мин ятам- яраланган бөркет,
Яшәвемнән хәтта оялам.
Була кайчак, яшен кебек ярсып,
Атылырга уйлыйм кыядан.- дигән шигырь юлларын язмагандыр әле ул. Тешләрен кысып, иң кыен мәлләрендә җаныннан чыккан үпкәсен шигырьгә сала белгән кешене һичшиксез шагыйрь - бөек шагыйрь дип атап булыр иде.
Мине ниләр белән кызыксындырды Гакыйль абыйның шигырьләре? Әлбәттә, минем яшемә туры килгән ихласлык һәм хакыйкатькә туры карый белүе белән.Үзем дә сизми калам, шигырьләрен укыганда аның белән бер уйда, бер җирдә төсле хис итә башлыйм.Никадәр акыл иясе булырга кирәк соң,гади сүзләр белән тылсымлы итеп чынбарлыкны тапшырыр өчен. Ул балачакка кайтырга да мөмкинлек бирә, табигатьне яратырга да ысул таба, кешеләргә дә карашны үзгәртергә мөмкинлек ача, яшәргә дә башкача, эз калдырылык итеп кирәклеген ачыклый.Шагыйрьнең шигырьләрендә нәфислек тә, җан әрнеп кычкуру да бар. Аеруча күңел газаплануы хисләрне әллә ничек болгап, йөрәкләрне кысып тетрәндергәндәй була.Темаларына килгәндә төрлеләре очрый. “Җаным кояшым” гүзәл кызларга багышлап язган,аларны табигать белән чагыштырган.Табигатьне тасвирлаган, көндәлек көнкүрешкә багышланганнары, үз тормышын ачыклаганнары да байтак.Тел гадилеге – эчтәлекләрен бай итүдә комачауламаган.Минемчә, авторның шигырьләре бу катлаулы тормышта атлар өчен юллама буларак кабул ителенергә тиештер.
Сәгыйровның рәсемнәре дә сөйләшә. Шигърият белән рәсем ясау Гакыйль абыйның яшәеш көче.
Рәсем сәнгате өлкәсендә Халыкара “Филантроп” премиясе иясе. Мин торып- торып бу шәхеснең иҗатын өйрәнгәндә таң калдым. Билгеле, күп шагыйрьләр рәссам да була.Чөнки бу, мөгаен,әлеге ике төр сәнгатнең игезәк булуыннан гыйбарәттер. Искә алыйк рус язучыларын: Михаил Лермонтов,Владимир Маяковский,Тарас Шевченко һәм башка бик күп санлы шагыйрь һәм язучылар рәссам да булганнар.Ике юнәлештә дә образлар белән эш кылына. Тик сүрәтләү чаралары гына башкарак кулланыла. Килешәм, сау- сәләмәт сәләтле кешегә рәсем ясау, бәлки, артык кыен эш тә түгелдер. Әмма бу бер тапкр да үзе ясамаган кешегә генә шулай тоела.Тешләренә каләм кыстырып шигырь язучыны рәсем ясау артында күрүне дә мин могҗизадан санар идем.Китабында ясалган рәсемнәргә күз салсагыз, никадәр табигать матурлыгы,дөнья чынбарлыгы тере рәсемнәрендә чагыла.Гаҗәеп дәрәҗәдә үзенчәлекле пейзажлар ясаган рәссам Гакыйль абый дип ошануы да кыен.Аның иҗат җимешләре – күңелләрнең иң ерак почмакларына үтеп керә, аларга якты нур сибә.”Кояшлы иртә” рәсемен генә күрегез әле сез!Никадәр хыяллар тудыра торган эш бу.Алар барысы да шундый. “Яшәү белән үлем чиге”, “Яңа юл”, “Чишмә”, “Кичке моң”, “Хыял”, “Тулган ай”, “Төнге яшен”, “Буран”, “Тынлык”, “Көз” – болар барысы да үзенә генә кагылышлы булган яңа теманы ачыклап килүче шигъри рәсем дияр идем. Никадәр газап чигү, һәрбер хәрәкәтеннән әрнү тоеп иҗат итүе, бәлки, безнең бәхеткәдер дисәм, ялгышмам. Сез дә моңа каршы килмәгез.
Туган ягымның Сәгыйровыдай бик якын һәм кадерле булган Хәлил абый Бакиев иҗатына күз салу. Аларның иҗатында уртак сызык бар.
Үзебезнең Иске Кулаткы районы Яңа Зиминчә авылын белмәгән кешеләр дә өлкәбез, хәтта илебез күләмендә дә бик аздыр. Әйе,күпләре бу авылны Ишан Хабибулла Хансевяров исеме белән бәйләп таный. Ә менә Хәлил абый турында әлегә кадәр күпләре белми дә торганнардыр.Әмма ул бихисап шигырьләр, очерклар авторы. Аның иҗат җимешләре җирле район газетасында гына түгел, ә өлкә һәм Татарстан республикасының бик күп журналларында да бастырылды.Әлеге язма героем белән Гакыйль абый арасында да уртак сызык бар.Нинди сызык хакында сүз алып барам соң ? Бәлки икесе дә язмыш сылтавы буенча зәгыйфь калулары турында уйлыйсыздыр. Тик мин бөтенләй башка турында сөйләр идем. Икесе дә алар, авыру сугып егыткач, янәдән баш күтәрергә көч табалар.Икесе дә таң калырлык оптимистик карашлы кешеләр.Икесе дә бар көчләрен куеп яшәргә омтылучылар.Мине таң калдырган бер якларын аеруча атап китәр идем. Әгәр бу ике шәхеснең юмор белән сугарылган әсәрләрен укып китсәң, алар артында зәгыйфь кеше тора дип берәү дә уйламас иде билгеле. Саулыклары тулы булган кешеләр дә, еш кына юк-бардан зарланып, гомерләрен әрәм кылалар. Икесе дә бик охшаш рухлы кешеләр. Ләкин Халил абый үзен күбрәге шигърият юнәлешендә тапса, Гакыйль абый, минемчә, рәсем һәм шигърияттә дә таба алган. Тәннәре зәгыйфь – җаннары тере булган бу ике шәхес алдында мин, татар милләте баласы, түбән башым иеп, рәхмәт укыйм.