ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 11.12.2023
Просмотров: 105
Скачиваний: 1
ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.
9 май сценарий!Алып баручы. Хөрмәтле авылдашлар, әбиләр-бабайлар, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар! Бу кичәне без илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен сәламәтлекләрен кызганмаган, үзләренең тырыш хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән тыл батырларына багышлыйбыз. Сезнең хөрмәткә 9 нчы сыйныф укучылары җыр башкара. Бер кайтырбыз диеп киткән юлданКитсәләр дә, алар кайтмады.Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөри капканы.“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”-, дип безнең Югары Шепкэ авылыннан сугышка _____ кеше китә. ___ авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җиребез өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар, укучылар, укытучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. (Бер минутлык тынлык игълан ителә). Ил чакыргач, утлы давыл ашаҖиңү яулап алга бардыгыз.Тәмуг газаплары күргәндә дәАсыл ирләр булып калдыгыз.Туган ягыбызга Җиңү белән ___ авылдашыбыз исән-имин кайта. Ләкин бугенге көндә бары тик _ генә сугыш ветераны исән-сау гомер итә. Алар хөрмәтенә нәфис сүз “Минем бабай”. Укый _ сыйныф укучысы.Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүчеләр-тыл ветераннары. Ирләрен, улларын фронтка озатканнан соң, бөтен авырлык хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә кала. Үзләре ачка шешенсә дә, алар һәр килограмм ашлыкны дәүләткә озата, үзенең өстенә кияргә киеме булмаса да, фронтны кием-салым белән тәэмин итеп тора.Сугыш чорындагы хатыннарныңИсемнәрен ташка нык уепКулдан килсә әгәр, бронзаданҺәйкәл куяр идем мин коеп.Һәйкәл куяр идем, кояр идемАвылыбызның иң-иң түренәМатур көннәремдә, кайгы бардаКилер өчен һәрчак бирегә.Җыр “Солдатта булган диләр”. Башкара 1-2 сыйныф укучылары.Ирләр китте. Кызлар елап калдыЕлап калды күпме хатыннарТуйда кигән күлмәкләре калды,Күпме бала калды ятимнәр.__ нче сыйныф укучысы башкаруында бию тәкъдим итәбез.(9классукучысы.)Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә Сезнең кебек батырлар яулап алды. Без сезгә баш иябез, хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Нәфис сүз “Солдат булдым”. Укый 1 нче сыйныф укучысы
Нәфис сүз “Солдат булдым”. Укый 1 нче сыйныф укучысы
-
Оныклар бәхетле булсын дип,
-
Атсын өчен туган илнең
-
Җиңү яулый кыю көрәшчеләр,