ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 08.05.2024
Просмотров: 27
Скачиваний: 0
Фатих Әмирхан иҗаты
(1886-1926)
(Кыскача биографиясе һәм әдәби эшчәнлеге)
Әдәбият:
-
1. Әмирхан Ф. Әсәрләр, 4 томда Т.1 Хикәяләр (1907-1922) 1984
Т.2 Повестьлар, роман һәм драма әсәрләре 1985 Т.3 Публицистика 1989 Т.4 Әдәбият-сәнгать тәнкыйте. Монографик материаллар, хатлар. 1986
-
Фатих Әмирхан. Әсәрләр. Милли әдәбият китапханәсе. Казан: Мәгариф, 2002. Кереш сүз. Д. Заһидуллина, б. 5-12.
-
Фатих Әмирхан турында истәлекләр (Төзүчеләр: Фатыйма Ибраһимова, Равил Әмирхан) Казан: ТКН, 2005
-
Вәлиев Н. Ф. Әмирханның рухи мирасы: идея – сәнгать үзенчәлекләре. Казан. Фэн, 2005
-
Ганиева Р. Ф. Әмирхан иҗаты мәктәптә. Татарская литература. Традиции, взаимосвязи. Татар әдәбияты. Традицияләр, багланышлар. Казан: издательство КГУ, 2002 - 213-223 б.
-
Фатих Амирхан: Традиции и современности( Материалы меңреспубликанской научной конференөии, посвяәһнной 120-летию со дня роңдения Ф. Амирхана) Казань: Волга Пресс иддел-пресс 2006 – 160 стр.
-
Нуруллин И. Фатих Әмирхан. Атаклы кешеләр тормышы. –Казан: Татар китап нәшрияты. – Казан, 1988
Фатих Әмирхан – XX йөз башы татар әдәбиятыда төрле юнәлешләрдә эзләнүләр алып барган, бер-берсенә охшамаган, ләкин иҗат таҗында бриллиант булырлык әсәрләр язган әдип, бөек шәхес; гомерен милләткә багышлаган кеше. Бакый Урманче аны Европа-Көнбатыш мәдәниятенә йөз юнәлткән алдынгы карашлы татар зыялысының идеаль моделе дип атый. Белемле, зәвыклы, җегәрле, бай күңелле егет булган ул. Яшәвенең максатын татар әдәбиятын яңа баскычка күтәрүдә күрә. Ф.Әмирхан татар милләтен алдынгы һәм бәхетле итеп күрергә тели. Язмыш сынауларына бирешмичә көчле рухлы булып кала белә. Фатих Әмирхан 1886 елның 13 гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә дөньяга килә. Әтисе Зариф хәзрәт –шушында 9нчы мәхәллә имамы. Бабасы – Хөсәен хәзрәт Әмирхан тарих белән кызыксынучы, дин гыйлеме белән шөгыльләнүче кеше була. Атаклы мәдрәсә - “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый (1895-1905). Мөхәммәдиядә бик яхшы укый, галия (югары) высший бүлеген тәмам итә. Мәдрәсә каршындагы рус классы курсын уңышлы тәмамлый, үзлегеннән рус телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Самарага барып, русча гыйлемен тирәнәйткән. Казанда шәхси мөгаллимнәр белән шөгыльләнгән. Өлгергәнлек аттестаты алып, университетка укырга керергә хыяллана. 1906 – кышында Петербургта, 1906-1907 – Мәскәүдә калып , аттестатка әзерләнә. Бу чорда Ф. Әмирхан татар яшьләре арасында танылган шәхескә әйләнә: төрле мәдәни чараларда катнаша, клубларда куелган татар спектакльләрендә уйный. 1905-1907 революция йогынтысында “Әль-Ислах” исемле шәкертләр оешмасы эшчәнлегендә катнаша. Әдипнең тормышы һәм иҗаты гаять дәрәҗәдә катлаулы. 1906 елның көзеннән Мәскәүдә балалар өчен Заһид Шамил мөхәррирлегендә (редакторлыгында) чыга башлаган “ Тәрбия тел - әтфаль” (“Балалар тәрбиясе”) исемле журналда җаваплы сәркатиб булып эшли башлый. Тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә. 1907 елның августында паралич сугып, гомерлеккә инвалид кала.Калган гомерен әдип инвалид коляскаында үткәрергә мәҗбүр була. Ләкин авыру аның канатларын сындыра алмый: егет журналистлык һәм әдәби иҗат эшенә чума. 1907-1909 елларда “Әль-ислах” газетасының редакторы, рухи-мәгънәви җитәкчесе була. 1912-1918 – “Кояш” газетасында җаваплы сәркатиб (секретарь) вазифасын башкара. Шулай ук “Йолдыз”, “Идел” газеталарында, “Ялт-йолт”, “Аң” журналларында актив языша. XX йөз башындагы вакыйгалар һәм катаклизмнар язучының дөньяга карашының синкретизмын, Шәрыкъ һәм Гареб фәлсәфи системалары тәэсирендә формалашкан фәгърифәтчел, революцион-демократик, социаль фикерләрен билгели. 1923-1924 елларда Ф. Әмирхан, укыту эшенә керешеп, татар театр техникумында татар әдәбияты дәресләре алып бара, хәтта дәреслекләр язуда да катнаша. 1917 елдан соң “Кызыл армия”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”” газеталарында эшли. Ф. Әмирхан вакытлы матбугат битләрендә иң актуаль мәсьәләләргә мөрәҗәгать итә, яңа фикер-идеяләр белән чыгыш ясый. 1969 елда язган “Могикан” поэмасында Х. Туфан аны “аяклары бәйле Прометей” дип атый. Кешеләргә ут бүләк иткән Прометей кебек Ф. Әмирхан милләттәшләренә йөрәк, акыл, рух утын бирә. Янып яшәргә, милләткә файдалы булырга өнди. Озакка сузылган каты авырудан соң, Ф. Әмирхан 1926 елның 9 мартында, 40 яшь тә тулмаган килеш, дөньядан китә. Үзеннән соң бик бай иҗат мирасы калдыра. Үзе исән чакта гына да язучының 20ләп китабы басылып чыккан. Ул татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе.
Әдәби эшчәнлеге
Ф. Әмирхан әдәби эшчәнлеген 1907 елда “Гарәфә кич төшемдә” хикәясе белән башлап җибәрә. Хиякәяләүче – “мин”, яңалык исләрен сизә башлаган татар егете, мәдрәсә шәкерте. Ул татар җәмгыятенең гаять алга киткән вакытын төшендә күрә: бик мәһабәт зур сарайда мәдәни, шатлыклы, рәхәт бәйрәм. Шушы бәйрәм киче күренешен укучы күз алдына бастыра. Бу төш - Ф.Әмирханның хыялы. Ул хыялны өнгә каршы куя: хыял һәм чынбарлык антитезасы бирелә. Чынбарлык нинди соң? Ул гает вакыты җитте, тор, - дигән тавышка уянып китә. Мәчеткә бара. Биредә халык җыелган. Халык мәчеткә гает намазына иманы кушудан бигрәк, гадәт буенча, кешедән калышмаска теләп килә. Автор шуны искәртә. Кайсылары гырлап, кайсылары тын гына йоклап утыра. Иман сакчысы – хәзрәтнең дә кайгысы сәдәка тирәсендә чуала. Мәчеттә кысан, тынчу. Менә халык төркеме кысыла-кысыла мәчеттән чыга. Байлар хәерче балаларга ярты тиен акча өләшә. Мәчет ишеге бусагасына фәкыйрь татар мәдрәсәсе шәкерте хәер алырга килгән. Болар – аерым бер бәйрәм көнне күзгә ташланган кимчелекләр генә түгел, бәлки милләт фаҗигасе булып аңлашыла башлый. “Мин”, бәйрәм көнне, “һәр яктан чолганган караңгылык эчендә утыра” кебек бирелә, бу да милләтнең караңгылыкта яшәве мәгънәсен ала. “Мине бу көнне бәйрәм көне дип ышандырырга тырышалар иде”, - ди ул. Бу да “татар милләте яши дип ышандырырга тырышалар” кебек гомумиләшә. Шулай итеп, автор (“мин”) кайгысы шушы милләтнең караңгылыкта яшәвенә барып тоташа. “Өнгә” каршы куелган “төш” (идеалын каршы куя) – башкача яшәү юлы бар икәнлекне дәлилли. Бүгенгене һәм киләчәкне, реаль һәи идеаль тормышны капма-каршы китерү Ф. Әмирханның сатирик әсәрләрендә дә дәвам итә. XX йөз башы татар әдәбиятының классик әсәренә әйләнгән “Фәтхулла Хәзрәт” (1909) повестында Ф. Әмирхан искелек тарафдарларын фаш итә. Кадимчелек тарафдарларының тискәре сыйфатларын үзендә туплаган җыелма образ – Фәтхулла хәзрәт ярдәмендә автор алардагы бозыклык, наданлык, икейөзлелекне калку сурәтли. XX гасыр башы татар дөньясындагы тулы бер катламга тискәре- тәнкыйди бәясен бирә. "Фәтхулла хәзрәт" Ф.Әмирхан иҗатының шаһ әсәре (ГаниеваР.) - сатирик повесть. Бу повесть тәнкыйди реализм үрнәге. Бу утопик элементлар, романтик тенденцияләр белән үрелгән. Әсәрнең буеннан-буена мәгърифәтчелек идеаллары алга сөрелә, милли прогресс тәррәкыятькә чакырыла. Моның өчен, Ф.Ә. фикеренчә, европалашырга, алга киткән мәдәниятләрдән үрнәк алырга, иҗтимагый һәм мәдәни тормышны яңартырга, ягъни җәдитләшергә кирәк. Бу мәгърифәтчелек идеалы әсәрдә тасвирланып та бирелә. Татар тормышы шулкадәр алга атлап, Казан каласы 20шәр катлы йортлардан тора, анда 200 мең кеше торган зур мәчете, азан әйтә торган машиналар, техник җайланмалар, көзгеле видео, чыбыксыз (сотовый) телефоннар, 600-700 кеше төялгән һава көймәләре (авиолайнерлар), автомобильләр, 150 шәр бүлмәле, китаплардан торган китапханә-музейлар, нерв авыруларын гипнозлар белән сәламәтләндерүче һәм үлгәннәрне клонировать итә торган докторлар һ.б. бик күп атаклы фәнни-техник ачышлар тасвирланган. Мондый мәгърифәтчелек идеаллары тормышка ашыруга кемнәр аяк чала, кемнәр кабул итә алмый соң? Билгеле, Фәтхулла хәзрәт кебек кадимчеләр. Әйтерсең, Әмирхан укучысын шундый якты һәм күңелле дөньяга чакыра, өнди, әлеге киләчәк юлында киртә булган Фәтхуллаларны фаш итә. Автор үзгәрешләрнең котылгысызлы гына ышана - бу турыда Әхмәтнең Фәтхулла малае булуы факты сөйли. Яңа тормышның фән, сәнгать, мәдәният үсеше йогынтысында гамәлгә куеласын ассызыклый. Повестьның 36 бүлеге дәвамында автор феодаль артталыкны яклаучылардан, аларның терәге булган иске тип гамәлләрдән, мәгыйшәт айгырларыннан каһкәһә белән көлә. Язучының бөтен игътибары мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятындагыча, Фәтхулла хәзрәт кебек карун муллаларының наданлыгын, әхлаксызлыгын фаш итүгә юнәлдерелгән. Фәтхулла хәзрәт - XX йөз башындагы кара көчләрнең, кадимчелек тарафдарларының тискәре сыйфатларын үзенә туплаган җыелма образ. Әсәр үзе исә - мәгърифәтчелек реализмы сатирасының классик үрнәге. “Татар кызы” 1909 елда языла. Беренче әсәрләрендәге тәнкыйди реализм юлы Ф. Әмирханга тар тоела. Бу хикәясен экзистенционализм һәм экспрессионизм алымнарын кулланып яза. Символларга мөрәҗәгать итеп, фәлсәфи фикер әйтергә, татар дөньясындагы бәхәс-икеләнүләргә караш ташларга тели. Әсәрдә үзәк тереклек символы итеп сурәтләнгән татар кызы - үткән һәм хәзерге вакытны кисештерүче нокта ролен үти. Коръәннең 81 сүрәсендәге 8-9 аятләрдән алынган өзек китерелә: гарәпләрдә кыз баланы тереләй кайнар комга күмеп үтерү йоласына ишарә ясый.Татар тормышындагы хатын-кызга карата традицион мөнәсәбәтне шушы йола белән чагыштыра, аны Каракөч символы белән атый. Автор әсәрдә әлеге “күмелү” процессын күзәтеп бара. Туганнан алып 6 яшькә кадәр кеше булып яшәгән кыз баланың 7 яшенә изоляцияләнә башлавын, иң соңыннан иренә курчак уенчык һәм кол итеп бирелүен сөйли. Шул рәвешле, татар дөньясындагы хатын-кызга мөнәсәбәтне кире кага. Ләкин әсәр бу чикләүдә калмый: гомум кешелек фәлсәфәсе дәрәҗәсендә кабул ителә. Автор: “азатлыкны, ирекне бүз тереклекне үтерә” дигән нәтиҗә ясый. Хикәянең стилен билгеләп, Р. К. Ганиева: “ Шәрык әдәбиятының кысалы кыйссалар традициясе (башта эпиграф һәм азакта тереләтә җиргә күмелгән кызлар образы бирелү), мөссәнәҗәгъ нәсер (рифмаль проза) стиле”, - дип яза. Бу сыйфатлар моннан соң язылган әсәрләрдә дә күзәтелә. Ачкыч сүз вазифасын башкаручы “ хөррият” һәм “тереклек” сүзләре, иҗтимагый азатлык һәм рухи хөрлек Ф. Әмирхан иҗатында лейтмотивка әверелә. "Татар кызы" хикәясендә Ф.Әмирхан татар кызын яшәештәге туу, үсү, мәхәббәт көтү, тормышта борчылу, хафалану, язмыш сынаулары кебек экзенстенциаль чикләр һәм баскычлар аша үткәрә, һәм, ниһаять, аның гомерен үлем белән тиңли. “Хәят” повесте (1911) Ф. Әмирхан прозасында гына түгел, татар әдәбиятында “таҗ” әсәр. (И.Нуруллин, Д.Заһидуллина). “Хәят” повестендә яшьлек, аның да мәхәббәт көтү дәвере сурәтләнә. 16-сы да тулмаган яшь кыз Хәят күңелендә башта Михаилга, аннан Галигә карата кызыксыну уяна. Кызның акылы бу кызыксынуны ярату хисенә үстерми, туктатып кала. Чибәр һәм самими кыз үзен ярәшелгән егеткә (Салихка) карата Аллаһтан мәхәббәт бирүен сорап ялвара... Күрәбез, төп сюжет сызыгын Хәят күңелендә барган үзгәрешләр тәшкил итә. Ярдәмче сюжет сызыгы: Әминә һәм Рөкыя язмышы. Монысы төп сюжет юлын көчәйтү өчен хезмәт итә. Әсәрдә рус һәм татар дөньясы капма-каршы сурәтләнә.Борһан абзый, Рәхимә абыстай кебек геройлар үз тирәлеге вәкилләре дәрәҗәсендә тергезелә. Болар – хронотопны төгәлләштерү чарасы булып тора. “Хәят” повестында автор бала чактан ук рус мәдәнияте йогынтысында тәрбияләнгән татар кызының рухи драмасын тасвирлый. Әдипнең төп игътибары иске кануннарга буйсынып яшәргә мәҗбүр булган героиняның эчке рухи дөньясын күрсәтүгә юнәлдерелгән. XIX йөз ахыры - XX йөз башы әдәбиятында киң таралган аталар һәм балалар арасындагы конфликт күрсәтелә. Психологик анализның төрле формалары уңышлы кулланылган: эчке монолог, портретлар, пейзаж һ.б. Повестьта матурлык эстетикасы, тирән лирика, табигать һәм мәхәббәт культы өстенлек итә. "Хәят" - Европа һәм рус романтизмы, аерым алганда, И.С. Тургеневның лирик-психологик повестьлар рухында иҗат ителгән романтизм әсәре. (Р. Ганиева). "Хәят"не романтизм элементлары булган реализм әсәре дип тә карыйлар. (Нуруллин И., Хәсәнов М.). Гали Халит исә повестьта реализм белән романтизм синтезын күрә (романтик реализм). "Романтик реализм" фикерен Й. Нигъмәтуллина да куәтли. Ф.Г.Галимуллин һ.б. X кл. дәреслек авторлары "Хәят" повестенда кайбер романтизм билгеләрен таныган хәлдә, әсәрдә реализм алымнары өстенлек ала, дип саныйлар. XX г. башында ук "Яңа әсәрләр" (1911) дигән рецензиясендә Г. Ибраһимов : "Реальныйлыкка дәгъва иткән. Ф.Әмирхан иҗатында "Хәят" тибының табигыйлеге хакында бик "зур шөбһә бар,"- дигән иде. Г.Ибраһимов фикере бүген дә үз көчендә кала. Дөрестән дә, "Хәят" повесте һәм аның төп каһарманы романтизм эстетикасы кануннары буенча иҗат ителгән. Әсәрдә гүзәллек, мәхәббәт, табигать культы өстенлек алып тора; хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе мәдәни европача, русча яшәү урынының иске, әхлак белән тормыш рәвешен ала; хәсрәтле кичерешләр монологлар ярдәмендә, тирән лиризм, психологизм, драматизм белән сурәтләнеп бирелә. Болар бөтенесе дә романтизм билгеләре. Романтизмны әкият-легендаларга корылган хыялый дөнья, идеаллар рәвешендә генә аңларга ярамый. Реализм кебек, романтизм да чынбарлык та тыгыз мөнәсәбәттә була ала. Бу ике иҗат ысулы арасындагы аерма тормышны эстетик кабул итү һәм сәнгатьчә гәүдәләндерү үзенчәлегендә генә. Романтиклар тормыштагы рухи гаделсезлекләрне, иҗтимагый гаделсезлекләрне кеше йөрәге аша үткәрәләр; әрниләр, бәргәләнәләр, сөенәләр, шатланалар һ.б. Шуңа күрә алар иҗатында яшәешнең рухи принцибын гәүдәләндерү өстенлек итә. Дөрестән дә, "Хәят" повестенда иҗтимагый тирәлекнең, гореф-гадәтләрнең, шәригать өйрәтмәләренең хатын-кызны кысуы, изүе, бәйдә тотуы һәр очракта да диярсең Хәят җаны, Хәят кичерешләре аша үтә, аның күңел монологлары ярдәмендә романтикларга бирелә. “Кадерле минутлар” (1912) хикәясе романтизм традицияләрендә иҗат ителгән. Хикәядә мәхәббәт темасы төп урынны алып тора, мәхәббәтнең илаһи көч булуын раслый. Мәхәббәт – бәхеткә омтылуның бердәнбер юлы, яшәү мәгънәсе дәрәҗәсенә күтәрелә. Хикәяне сөйләүче егет – Рәшад. Ул үзенең мәхәббәт кыйссаларын сөйли. Үзенең кыйссасын Рәшад түбәндәге сүзләр белән башлый:
“Үзегез дөняда тора белмисез,
Үзегез тереклегегезгә мәгънә,
Тормышыгызга кызык бирә белмисез дә,
Мәгънәсез, кызыксыз дип елыйсыз. Юк! Мең мшәртәбә юк!
Мәгънә дә бар, кызык та бар...”
Монолог ахырында әсәргә салынган фәлсәфә ачыла: яшәүнең мәгънәсе яратуда. Хикәянең герое Рәшад үзенең 3 (өч) ярату тарихын, шул вакытта кичергән кадерле минутларын сөйли. Һәр мәхәббәт тарихы кешедә “хайвани тойгы (хис)” түгел, бәлки “нәфасәт”, нәзакәт, матурлык белән ләззәтләнү уятуын күрсәтә. Әсәр композицион яктан өч мәхәббәт тарихы кабатлау итеп төзелгән. Хикәя әлеге өч маҗараны да, һәм мәхәбәттә аңлату вакытын да чиктән саф, нәфис мизгелгә әверелдерә. Мәхәббәт тарихлары берсе дә төгәлләнми, бәлки Рәшад сүзен яратуның иң югары ноктасында өзә. Бары тик Хөршид хакында, сөйләү генә башта ук аерылышунң котылгысызлыгын искәртә. Егет белән кызның бергә була алмау сәбәпләре хикәяләүне өзә. Бу алым кызларны бер-берсен дәвам итүче мәхәббәт фәрештәләре кебек күрсәтә. Әсәр үзе дә шушы хакта кабатлап тора: “ Я Рабби, әллә син ул кызны фәрештәләреңне яраткан нурыңның бер кисәгеннән ярттыңмы?” Аля, Хөршид һәм Разыя - әнә шул фәрештәнең җирдәге чагылышлары, сөю нурын нәкъ менә Рәшадка җиткерүчеләр булып тоела. Автор хисләр матурлыгын табигать гүзәллеге белән янәшә куеп тасвирлый. Яшьләр күңелендәге сөю дулкыннары һәрчак табигатьнең искиткеч манзарасы биргән рәхәтлек белән янәшә күрсәтелә. Бер үк вакытта мәхәббәт – табигать матурлыгын күрергә ярдәм итүче көч, кешенең күңел күзен ачучы могҗиза. Әмирхан мәхәббәтне илаһилаштыра. Җаннар күктә, биектә генә чын мәхәббәткә, бәхет-сәгадәткә ирешә алуын искәртә. Моңа һәркемнең дә сәләтле түгеллеген билгели. Ф. Әмирхан драма төренә дә мөрәҗәгать итә. “Яшьләр” (1909) драмасында төп тема - татар тормышндагы фикерләр каршылыгы, аталар һәм балалар арасындагы көрәш. Аталар лагеренә караган образлар (Хөсәен, Рәхимә, Мәрьям, Зыя, Фәхерниса) аша татар дөнясындагы күп кенә якларны тәнкыйть итә. Әсәрдә хатын-кыз бәхете, милләт язмышы кебек проблемалар күтәрелә. Бәхетне милләт өчен көрәшүдә күргән яшьләр образлары тудырыла (Газиз, Йосыф, Зәйнәп, Гали, Әхмәт). Алар аша Әмирхан татар тормышының асылын үзгәртү фикерен яңгырата. "Яшьләр" драмасы (1909) аталар һәм балалар конфликты рәвешендә язылып, феодаль артталыкны тәнкыйть иткән әсәр. Әдәбиятчылар И.Нуруллин, Һ.Мәхмутов аны тәнкыйди реализм әсәре дип саныйлар. Кайберәүләр аның тәнкыйди реализмның мәгърифәтчелек реализмы элементларда табалар (Әхмәдуллин). Ганиева Р. исә "Яшьләр"не - тәнкыйди реализм элементлары булган мәгърифәтчелек реализмы пьесасы дип карый. “Тигезсезләр” (1914) дип аталган икенче драмасы шул ук аталар һәм балалар конфликтын үзәккә ала. Ләкин беренче әсәрдә аталарның максаты – тормышны күнегелгән эздә саклау, ә балаларныкы исә - иске тәртипләрне җимерү булса, биредә әсәр үзгәрә. “Тигезсезләр”дә аталарның максаты – искечә яшәп баю. Автор татар зыялы яшьләрендә күзәтелгән рухи, фикри, гамәли яңарышларга игътибар итә. Шулай да, татар дөнясында милләтне алга илтү идеясенең сурәтләнүен ассызыклый. “Тигезсезләр” – психологик драма. Әмирхан монда А. П. Чехов драматургиясенә хас булган импрессионистик стильне уңышлы куллана. Образлар аша нәрсәләр хакында уйлана? 1. дөньядагы кешеләрнең тигезсезлеге, 2. мәхәббәтнең яклауга мохтаҗлыгы, 3. кеше бәхетенең нечкәлеге хакында уйлана, 4. татар җәмгыятенең икътисади нигезләрен үзгәртү, 5. Европадагыча алымнар белән укыту, 6. хатын-кыз эмансипациясе (азатлыгы) турында уйланулар бирелә. Болар мәхәббәт, әдәбият, тел, музыка, стиль, сәнгать, рус мәдәнияте турында диалоглар белән үрелеп бара. Тигезсезләр" (1914) драмасы Чехов реализмы рухында, импрессионистик алымнардан файдаланып язылган, зыялы яшьләр тормышын гәүдәләндергән әсәр. Риваятьләр нигезендә язылган романтик хикәяләр: “Ай өстендә Зөһрә кыз” (1913), “Сөембикә” (1913), “Картада оттырылган Зөлхәбирә” (1913), “Бер хәрәбәдә” (1913). Бу хикәяләрдә милли рухның үзенчәлекләре чагылыш таба. “Урталыкта” (1911-1912)– тәмамланмй калган роман, тоташ сюжеты, динамик рәвештә үсеш алган конфликты юк. Романда укучы яшьләрнең, зыялыларның яшәү рәвешен тасвирлауга омтылыш күзәтелә. Романның төп герое Хәсән Арсланов. Ул татар яшьләренең бер өлешенә хас булган катгыйлыкны (радикализмны) уртаклашмый, кадимчеләр идеологиясен дә кабул итми. Геройның бай рухи дөньясын милли мәдәният язмышы турында уйлануда били. “Габделбасыйр гыйшкы” (1914), “Сәмигулла абзый” (1916) һ.б. хикәяләрендә акмеизм алымнарын куллану очраклары күзәтелә. Ф. Әмирхан – татар реалистик тәнкыйтенә нигез салучыларның берсе. Тәнкыйди мәкаләләрнең күбесе Тукай, Исхакый, З. Һади, Ф. Кәрими, Я. Вәли, М. Гафури, С. Рәмиевнең аерым әсәрләрен анализлауга багышланган.