ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 08.05.2024
Просмотров: 26
Скачиваний: 0
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ
Иҗаты 2 чорга бүленә:
- XX гасыр башындагы иҗаты;
- 1920-30нчы еллар иҗаты. I. Башлангыч чор иҗаты – 1907-1910нчы еллар, мәгърфәтчелек чоры, уку-укыту проблемалары урын тота. Бу чор әсәрләре: “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, “Гыйшык корбаннары”, “Яшьләр хаятеннән бер ләүхә”, “Татар хатыны ниләр күрми” (1 вариант). II. 1910-1913нче еллар иҗаты. 1910нчы елларда Казанга килә. Бу чор иҗатына хас романтизм концепциясе. Үзәккә куела: яшәп килгән тормыш тәртипләре белән килешмәүче, гаделсезлеккә каршы чыгучы, бәхеткә, иреккә омтылучы романтик герой. Романтизм иҗат методы белән бер төркем хикәяләр циклы яза: “Яз башы”, “Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм” һ.б. “Яз башы” мин исеменнән сөйләнә, балалар хис-кичереше, табигать культы, стихиясе. Җил, давыл, яшен, диңгез кебек романтик әдәбиятка хас символлар кулланылган. Әсәрдә шаулап килгән яз символикасы балалар психологиясендәге киеренкелек белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. “Диңгездә” романтик герой шәһәр тормышыннан риза түгел. Руссо идеяләре сиземләнә. Табигать культы. Хикәят – Нури картның, хикәясе – көнчыгыш романтизм. “Сөю-сәгадәт” хикәясе мин исеменнән сөйләнелә. Шагыйрь кеше аша экзестенциализм фәлсәфәсе чагыла. Кеше гомере кояш баю белән чагыштырыла. Герой яшәү мәгънәсен мәхәббәткә, яшьлектә күрә. Мәхәббәт культ дәрәҗәсенә күтәрелә. “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәясе Садыйк мулла исеменнән сөйләнелә. Романтизм белән сугарыла. Садыйк мулла үз тормышын экспрессионистик буяулар белән сурәтли. Әсәрнең сюжеты Садыйкның хис-кичерешләренә нигезләнә. Садыйкның күңелен хәсрәт биләгән, сәбәбе, үз яшәешенең сәбәбен, мәгънәсезлеген аңлау. Герой үз-үзен юату өчен зур өметләр белән тула, дәртле яшьлеген исенә төшерә, хыялында зур батырлыклар эшләгән каһарман итеп хис итә үзен, ләкин үкенеч хисе көчлерәк. Садыйк утны яратмый. Яшен – Гыйльман образы белән бәйле. “Яшь йөрәкләр” (1912) романы. Традицион конфликт: аталар һәм балалар, искелек һәм яңалык. Ике гаилә үзәккә куелган, әсәр тирән психологизм белән сугарылган. Романтизм әдәбиятында романтик герой холкына хас сыйфат бик калку гәүдәләндерелгән. Җәләш мулланың төп сыйфаты – дан-шөһрәт ярату. Сабир – тынычлыкны яратучы. Ж.Ж. Руссо идеяләре чагыла. Зыя – авторның идеалы, музыканы яратучы герой. Татар тормышына протест. Гәрәй морза гаиләсе – затлы нәсел. Руссо идеяләре бу әсәрдә дә үзенчәлекле. Сурәтләү чаралары психологик портрет, табигать күренешләре, хат, төш. Романтизм белән сугарылган. III чор иҗаты. 1912-1916нчы еллар иҗаты, Киевка барып кайтуы белән бәйле. Әсәр геройлары – тормыш төбендә яшәүчеләр. Автор куе романтик буяулар белән эш итә. “Карт ялчы” хикәясендә реализм һәм романтизм синтезы күренә. Шаһи карт тормыш тарафыннан изелгән карт образы бирелә. “Көтүчеләр” хикәясендә үзәктә Әптерәш карт һәм аның улы Вахит тора. Әптерәш карт тегермәндә яши һәм авылга күчә. 1 сажинлы читән өйдә гомер кичерә. Әсәрнең буеннан-буена көтүче хезмәтенең авырлыгына басым ясала. Вахит йөрәгенә бу агулы кан булып утыра. Бу реализм, ләкин реалистлардан аермалы буларак, бу социаль хәсрәтләр, тирән кичерешләр белән сугарылып бирелгән. Вахит авылдашларының мәрхәмәтсезлегеннән хәсрәтле уйларга бата: кычкырып елый, дөньясын каргый. Аның караңгы төндә авылдан качуы, чиркәү, зиратка юлыгуы, шифаханәгә эләгүе дә ярсу рухлы, гайрәтле романтик герой булуы белән аңлатыла. Гаделлеккә, матурлыкка омтылучы Вахит ямьсез чынбарлыкка каршы куела. Ибраһимов бу чор иҗатында геройларын, алар холкындагы бер сыйфатны бик тә калку чагылдырырга ярата. “Көтүчеләр” хикәясендәге геройлар да гайре табигый. Әптерәш – юаш, басынкы бер бичара. Улы Вахит аңа капма-каршы. Аның турында “яхшыдан туган яман”, диләр. Ул авылдашларының сәдакаларын, сәләмә киемнәрен кабул итми. Кәрим бай биргән черек йомыркаларын эткә ташлый. Аңа “ярлы тәкәббер” кушаматы бирәләр. Хикәя табигать, сәнгать культларына нигезләнгән. Табигать күренешләре, пейзаж вакыйгаларга фон рәвешендә бирелә. Әптерәш картның яшьлектән алпавыт кызына мәхәббәте дә романтикларча серле, кыска гомерле һәм фаҗигале итеп бирелә. Вахитның бала чактагы Сара белән дуслыгы алга таба романтик әдәбияттагыча идеаллаштырылып бирелә. Вахитның эчке дөньясын сурәтләгәндә язучы Гайса пәйгамбәр сурәтендә бирә. Көтүчеләр һәм туры, һәм күчерелмә мәгънәдә бирелә бу хикәядә. Пәйгамбәрләр, галимнәр, философлар, рәссамнар һәм язучылар көтүчеләр дип атала. Акыл ияләрен шулай атау борынгы шәрыктан килүче традиция. Безнең эрага кадәр Һиндстанда укыган кешеләрне көтүчеләр дип йөрткәннәр. Мөселманнарда да бу очрый. Шул рәвешле, Ибраһимов Әптерәш карт кебек миллионнарның азатлы тормышы өчен “Алланың барлык илчеләрен, мәдәни инсаниятенең барлык көтүчеләрен җавапка чакыра”. Сәнгать һәм фән кешеләр томышыннан сафландырамы, яшәешне җиңеләйтәме дигән сорау Франциядә XVIII гасыр уртасында Гибсон академиясе тарафыннан куела. Аңа төпле, әмма тискәре җавап бирүче Руссо. Тиз арада әдәбияттан халыкка файда юк дигән фикер дөнья әдәбиятына тарала. Толстой иҗаты аша Ибраһимовка да үтеп керә. “Көтүчеләр”дә шәрык һәм гареб мәдәниятеннән, француз һәм рус әдәби эстетикасыннан килүче традицияләр килеп кушыла. Руссо фикерләре әдәбият, сәнгать бай аристократларгамы, әллә гади халыккамы хезмәт итәргә тиеш дигән сорау Ибраһимовның “Мәрхүмнең дәфтәреннән” хикәясендә күрәбез. Монда автор Руссо идеяләреннән читләшә башлый. “Табигать балалары”нда Руссо идеяләре бераз сиземләнә.