ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 11.05.2024
Просмотров: 22
Скачиваний: 0
Сәгыйть Рәмиев иҗаты
(1880-1926)
Поэзия
1905-1907 еллар – мәгърифәтчелек чоры. “Хәзрәтләр эше” шигырендә гыйлемнең файдасы, мәктәп-мәдрәсәләрдә укытуның түбәнлеге сурәтләнә. Башлангыч чор иҗатына караган шигырьләре үгет-нәсихәткә корылган, хатын-кыз ирексезлеге сурәтләнгән.
“Театр”, “Таң вакыты” шигырьләрендә 1905 елгы революция сурәтләнгән. Бу чорда татар дөньясында башланган яңарыш чорын тасвирлый.
“Таң вакыты” шигыре Рәмиевне шагыйрь буларак таныта, Г. Ибраһимов тарафыннан югары бәяләнә. Жанры – рифмалы нәсер. Таң, кояш – яңарыш символы, күккә ашу, мәгърифәтле анадан туу – көнчыгыштан килгән мәгърифәт символлары. “Татар йоклый” – милләтнең кысынкылыгы. Лирик геройны татарның йоклавы борчый, тарих төбеннән аның сәбәбен эзли. Автор татарның хатасы турында уйлана. Әсәрдә тагын бер фикер – тарихның төбен тикшерергә кирәк. Татар тарихчыларына Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын тикшерү тыелды. Татар тарихы руслар тарафыннан бозылып күрсәтелде. Янәсе, татарлар русларга кушылгач кына цивилизация юлына басты. Беренче карашка, шагыйрь татарның йоклавын дингә, Аллага ышануда күрә кебек, ләкин кулъязмада “Алла” урынына “...” күпнокталар куелган, димәк, башкача фикерләүгә урын кала. Әсәрнең ахырыннан шул аңлашыла: Рәмиев татарның тырышмыйча гына һәрнәрсәне әзер килеш көтү сыйфатын тәнкыйть итә. Татарны ничек уятырга дигәндә, автор мәгърифәтчелек юлларын бирә: белем алу, бердәмлеккә, хезмәткә чакыра.
1905 елда Рәмиев Казанга килә, идеологы Г. Исхакый булган эсерлар партиясе эшчәнлегендә катнаша. Татарчага реаволюцион җырлар тәрҗемә итә. Шигырьләре пантеистик суфичылык белән сугарылган, кешене Аллага тиңләгән шигырьләре языла: “Мин”, “Син”, “Ул”, “Җәмилә”. Автор кеше, аның көченә мәдхия укый. Кешене Алла кебек бөек зат итеп карый. Һәр кешенең үз эчендә үз Алласы булырга тиеш, ди. Рәмиевның идеалы – һәрчак күңеле сызланып торучы герой (“Сызла күңлем”).
1908-1910 еллар – кара реакция еллары. Бу С. Рәмиевка да зур тәэсир ясый. “Таң йолдызы” ябылгач, ул акчасызлыктан “Бәянелхак” газетасына эшкә килә. Татар зыялылары, дусты Тукай бу адымы өчен аны бик тәнкыйтьли. Рәмиев 1910 елда Казаннан китәргә мәҗбүр була. Иҗаты сүнә. 1914 елларда тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, “Талдым”, “Тәсәлла” шигырьләрен яза. 1926 елда Уфа янында үлә. Соң өйләнгә була. Иң көчле шигырьләре 1908-1910 елларда языла.
“Алданган” – экспрессионистик стильдә язылган. Рәмиевнең бу чор – реакция чоры иҗатында үзәктә демоник герой тора, тормышка нәләтләр яудыручы, үз тормышыннан канәгатьсез герой.
“Әрни, әрни ләгънәт әйтәм
Тискәре бу дөньяга...”
(“Алдандым”)
“Әмма соң бер эш итеп бу
Дөньяны атар идем.
Җир-суын да яндырыр
Һәм күкләрен ватар идем...”
(“Дөньяга”)
“Бөтен дөньясына ләгънәт орырмын”
(“Көлсеннәр”)
Рәмиев героеның нәләтләр оруы турында Г. Ибраһимов болай ди: “Шагыйрь халкы, әгәр дә ул чын мәгънәсендә шагыйр булса, бу җирдәге вак, гади тормыш белән канәгатьләнә алмый. Аны хыялы әллә кая, ерак, югары хыялый галәмгә алып китә, ә хакыйкатьтән китә алмый. Һаман шул үзе сөймәгән, нәфрәтләнгән тормыш эчендә яшәргә мәҗбүр була. Шуннан аның бу тормыштан зарланулары туа. Чөнки тормыш аның теләгәнен бирми, ышаныч калдырмый.” (“Татар шагыйрьләре” дигән тәнкыйть очерклары китабыннан, Оренбург, 1913).
Романтизмга хас булганча, Рәмиевның герое ялгыз. Чөнки үзен аҗларлык, ярдәмгә килерлек бер кеше дә күрми.
Кешеләр геройның йөзенә усал сүзләр ташлыйлар. Һәм герой аларны елан образы аша бирә.
Ибраһимов язганча, Рәмиев герое кешеләрне яратмый. Ул бөтен дөньяга нәләт көле сибә. Ә матурлыкны кешедән читтә, ялгызлыкта эзли. Шулай да Рәмиев герое күңелендә өмет, дәрт сүнеп бетмәгән, аның күңеле мәхәббәткә, яратуга омтыла, гәрчә язмыш киресен эшләп торса да:
“Мин мәхәббәт нуры дим,
Ә ул аерылу шәмен яга.”
Шулай да, герой үткән тормышның, исәр көннәрнең әйләнеп кайтуына өметләнә, һәм шигырь сорау белән тәмамлана.
“Әллә әйләнер микән җил?
Һәм исәр татлы вакыт”
(“Алдандым”)
Реакция чорында язылган “Минем төн”, “Дөньяга”, “Көлсеннәр”, “Ямь” һ.б. шигырьләре дә ялгызлык, кешенең битарафлыгы, бу дөньядан талчыгуы турында.
С. Рәмиев иҗатында Көнбатыш әдәбиятыннан килгән юнәлешләр дә чагыла. Ул символист шагыйрь (таң, кояш, төн, елан һ.б.). Шулай ук Рәмиев иҗатында экзистенционализм фәлсәфәсе (“Мин үләм”), Руссо идеяләре чагылыш тапкан (“Алла”). Шулай ук, аллага мөнәсәбәтне чагылдырган шигырьләре дә бар ( “Алла”, “Дога”, “Тәсалла”, “Талдым”).
Прозада һәм дрматургиядә – ул реалист.