Файл: Ш. Маннур "Ччклр м снарядлар".doc

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 09.11.2023

Просмотров: 32

Скачиваний: 1

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Лабароторная работа № 2

Задание 1

Класс: 6 класс

Дəрес тема: Ш. Маннур “Чәчәкләр һәм снарядлар”

Дəрес барышы:

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Мотивация.

Исәнләшү.

  • Хәерле көн укучылар. Барчагызга да сәламәтлек, күркәм зиһен телим. Тынычлыкта, иминлектә үтсен көнебез һәм бүгенге дәресебез. Тынычлык... Иминлек...

  1. Актуальләштерү.

  • Н әрсә соң ул тынычлык? Тынычлык

Сугышсыз көннәр Мир Спокойствие

  • Тынычлык сүзенә антоним табыйк – сугыш.

  • СУГЫШ ул котычкыч. Сугыш дигәч сез нәрсәне күз алдына китерәсез? (Ятимлек, ачлык, кайгы, ут, җимерек авыллар, шәһәрләр...)

  • Нәтиҗә: Әйе укучылар, сугыш ул фаҗига, тормышыбызга бик күп зыян сала.

  • Бүген без сезнең белән төркемнәрдә эшләрбез. Әйдәгез, 7нче дәрестә арып киткәнсездер, шуңа күрә бер уен уйнап алыйк әле. “Төймә җыю” уены дип атала. Бер төркем ТЫНЫЧЛЫК. Икенче төркем СУГЫШ сүзләрен кертеп җөмләләр төзибез.

ТЫНЫЧЛЫК СУГЫШ

  • Ә мин исә сезнең шушы җөмләләрегездәге сүзләр санына карап тактага төсле төймәләр төшереп барам.

  • Карагыз әле укучылар төймәләр матур. Әмма әле алар аерым урнашкан. Аларны үзара кушсак менә шушындый матур төймә килеп чыгар. Безнең очракта төймәләр ул безнең җөмләләр. Аларны бербөтен ясар өчен безгә төзегән җөмләләрегезне кулланып кечкенә генә текст төзергә кирәк булыр. (Сугыш. Өйләр, шәһәрләр, авыллар җимерелә. Әниләр улларын югалта. Балалар ятим кала. Безгә сугыш кирәкми. Без тынычлык кирәк.)

  • Яхшы укучылар, җавапларыгыз бик күркәм булды, рәхмәт. Димәк, без барыбызда тынычлыкны телибез. Амин, шулай гына булып торсын.

  • Сезнең алдыгызда үзбәя өчен крталар бар сез дәреснең һәр этабыннан соң үзегезнең эшчәнлегезне бәяләп барыгыз, яме.

ҮЗБӘЯ

  1. Уку мәсәләсен кую.

РӘСЕМ.

  • Игътибар, укучылар! Сез бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Снарядлар, шомырт чәчкәсе.

  • Снаряд белән чәчкәнең безнең әдәбият дәресенә нинди мөнәсәбәте бар икән? (Алар хакында әдәби әсәрләр языла).

  • Бик яхшы. Әфәрин. Шулай булгач, бүген без дәрестә нинди әсәр өйрәнәчәкбез? (Чәчәкләр һәм снарядлар).

  • Авторы (Шәйхи Маннур). СЛАЙД 1.

  • Бик күркәм. Үзегез теманы билгели алдыгыз. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге число һәм теманы язып куябыз: Унбишенче март. Ш. Маннур “Чәчәкләр һәм снарядлар”

  • Әйдәгез, максатны куеп карыйк, ниләр эшләрбез. (1. Шигырьне сәнгатьле укыйбыз. 2. Яңа сүзләр белән танышабыз. 3. Анализ ясыйбыз. 3. Герой турында сөйләшәбез).

  • Нәтиҗә: Әйе, укучылар, шигырьне без сәгатьле итеп укырга өйрәнербез; анализларбыз; әдәбият теориясенә күз салырбыз, яңа сүзләр кулланырбыз.

  • Шигырьнең исеменә игътибар итик. Чәчәкләр һәм снарядлар, болар арасында охшашлык бармы, әллә капма-каршылыкмы?

  • Әйе, капма-каршылык. Чәчәкләр ул матурлык символы, чисталык, гүзәллек. Алар дөньябызны матурлап бизәп, торалар. Ә снаряд ул сугыш символы. Каралык, кан кою, куркынычлык, дәһшәтлек.....

  • СЛАЙД 2. Әдәбият фәнендә бу антитеза дип атала. Экранга игътибар: Антитеза (капма-каршы кую) – күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы кую. Шулай итеп без сезнең белән әдәбият теорисенә сәяхәткә дә барып килдек. Бу сүзләрнең аңлатмалары сезнең алдыгызда шулай ук бар, өйгә кайткач аларны дәфтәрләрегезгә язып куярсыз.


  1. Уку мәсәләсен чишү.

Бирем 1. Игътибар! Шигырьне укыйм. Тыңлыйбыз. Нинди таныш түгел сүзләр ишетәсез, тотып алырга тырышыгыз. Сүз нәрсә турында барачак?

Нәтиҗә: Фикерләрегез бик күркәм, яхшы. Ә хәзер инде үз аллы укып чыгыгыз.

Сүзлек өстендә эш.

  • Нинди сүзләрнең мәгънәсе аңлашылмады?

СЛАЙД 3. Аңлашылмаган сүзләр (үзән, җәхәт, тилмерсә, түшәргә, сибелгән, әүвәл, гашыйк, кырып, дошман)

СҮЗЛЕК, АЕРЫМ БИТТӘ ТАРАТЫЛА.

  • Ә хәзер инде шигырьне укып, анализлыйбыз. Анализ ясау тәртибен искә төшереп китик. СЛАЙД 4.

  • Язылу вакыты нинди чорга карады (Сугыш чоры)

  • Әсәр нинди жанрда язылган? (Лирик)

  • Вакыйгалар: Әсәрдә ничә вакыйга бар дип уйлыйсыз (3,4). Хәзер хәл итәрбез.

  • Анализ барышында выкыйгаларны билгеләп барырбыз. Аларга исем бирербез һәм моделен төзербез. Сезнең алдыгызда рәсемнәр, аларны сайлап алып вакыйгаларга туры китереп беркетергә кирәк булыр. Бу коллаж шигырь эчтәлегенең моделе булып торыр. Мәсәлән, 1нче вакыйганы анализлагач кына рәсемнәрне беркетәбез.

  • Беренче дүртюллыкны укыйбыз. Ачкыч сүзне табабыз. – кереп батты.

  • Ачкыч сүзгә, таянып, 1нче вакыйганың эчтәлеген сөйлибез. Беренче вакыйга машинаның кереп батуы, яңгыр явуы.

  • Геройның кичерешләре. Герой нинди хис кичерде? (Кайгы хисе)

НӘТИҖӘ. МОДЕЛЬДА БИЛГЕЛӘГЕЗ.

2нче дүртюллык.

  • Тирләсә дә

Тилмерсә дә, бу сүзләр геройның нинди сыйфатларын күрсәтә. (Тырышлыгы, максатчанлыгы, машинаны чыгарырга тырыша, үкенә, снарядны билгеле урынга җиткерергә кирәк).

  • Әмма, нәтиҗә, Нишләргә? (Һичбер нәрсә юк)

КЕЙС

  • Сезгә менә шундый бер ситуация. Әгәрдә сез шул ситуациядә калсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

3нче дүртюллык.

  • Шул вакыт, безнең геройның игътибарын нәрсә җәлеп итте? Укып күрсәтегез.Безнең герой аптрашта.

Шомырт ап-ак чәчәк киенгән

Хуш исләре сибелгән.

  • Бу строфаларда автор шомыртны ничек сурәтли, нинди сүзләр белән? (Ап-ак киенгән...)

  • Агач киенә аламы? Хуш исләрен сибә аламы? Әлбәттә, юк, укучылар. Җансыз әйбергә җан өрү әдәбиятта ничек атала әле? Нинди сүрәтләү чарасы була җан кертү? Сынландыру

НӘТИҖӘ

Ял вакыты

Кердем әле бакчага

Күзем төште шомыртка

Кулым сузылды чәчкәгә

Юк өзмәдем

Иснәдем дә

Кире чыктым бакчадан

  • 4, 5 дүртюллыкларны ҮЗАЛЛЫ эшлибез: Сораулар төзибез, шигъри юлларга карата. Группада эшлисез һәм берегез җавап бирер.

  • 4нче дүртюллык 1 группа – сораулар. Шигырьне укыйсызда, шигъри юлларга нигезләнеп.

  • 5нче дүртюллык 2 группа – Ни өчен герой шомыртны әллә ничә тапкыр әйләнде икән? Фикерләрегез? Киңәшләшегез. Җавап әзерләгез.

  • Ә хәзер укучылар анализлаган юллардагы геройның кичереше турында әйтеп китик. Герой нинди хис кичерде? (Табигать белән соклану. Уйлану) – исеме – Шомырт агачы.

  • Нәтиҗә: Сокланды герой агачка карап, Агачны кызганып карап торды. Укучылар, шомыр агачына бәйле вакыйгаларны модельга салырга онытмыйбыз.


6нчы дүртюллык БАЛТА БЕЛӘН КЫРЫП

  • Ачкыч сүз кырып (кисеп). Ни өчен бу эш эшләнде?

  • Бу вакыйга нинди исем куяр идек? исеме – Чыгу юлы табылды.

  • Нинди хис кичерде? Кичерү хисе – тетрәнү.

  • Ни өчен күзен йомды ул?

  • Агачка карамаска тырышты. Авыр кичерде.

  • Нәтиҗә: Җан елый, табигатьнең матурлыгына кул сузды. Әмма аңа ил алдында бурычын үтәргә кирәк.

СОҢГЫ 7нче строфа

  • 7 строфаны укыйбыз һәм ачкыч сүз табабыз – Снарядлар өлгерделәр.

  • Шофер агачны кисеп дөрес эшләдеме?

  • Снарядлар өлгерделәр килеп

Һәм яудылар дошман башына – бу юллар нәрсә хакында сөйли?

  • Нинди исем бирер идегез – ҖИҢҮ.

  • Җиңүгә ирешүнең сәбәбе нәрсәдә булды инде? Шомвыр агачында.

  • Эйе, укучылар әйдәгез бергәләп нәтиҗә ясап куйк. Шомырт агачы сугышчыларга ярдәм итте. Бу снарядларны сугышчылар бик көтә. Сугышчылар җиңде, дошман кырылды.

  • Рейхстаг өстендә кызыл байрак эленде. Ул байракны да татар егете элә. Загитов Гали.



  • Билгеләнгән вакыйгалардан чыгып, әсәрдәге образларны тагын бер тапкыр санап чыгыйк. (Шофер, шомырт, шомырт чәчәкләре, снаряд, дошман)

КАРТОЧАЛАРДА ЭШ. Экранда тикшерәбез.

  • Бирем. Карточкаларда бирелгән сыйфатларга образларның кайсылары туры килә. Язып чыгыгыз әле. Тикшерү СЛАЙД 5.

  • Сез шигырьнең моделен (коллажны) җыюны тәмамладыгыз, шул модельга һәм карточкадагы образларга нигезләнеп, исегездә калганнардан төп ЭЧТӘЛЕГЕН СӨЙЛӘП ЧЫГЫГЫЗ.

  • Шигырьнең темасын билгелик. Барлык әйтелгәннәрне гомумиләштереп алсан - (Сугыш темасы). Конкретлаштырып алсак – Туган ил алдында бурыыч темасы.

  1. Рефлексия.

  • Сугыш темасы икәнен нинди чаралар ярдәмендә ачыкладык.

  1. Шигырьгә анализ ясадык.

  2. Ачкыч сүзләр таптык.

  3. Хисләрне билгеләдек.

  4. Вакыйгаларга бүлдек.

  5. Матурлык тыныч тормышта гына күренә дигән фикергә килдек.

  6. Дошманны җиңәр өчен батырлык кирәк.

  7. Антитеза нәрсә икәнен белдек.

НӘТИҖӘ.

  • Җан елый, табигатьнең матурлыгына кул сузды. Әмма егеткә ил алдында бурычын үтәргә кирәк, ул бит агачны тамыры белән кисмәде, агачның тамырлары калды, ә ил киләчәге, халык киләчәге шул вакытта шофер кулында иде. Агачларны кем утырта? - кешеләр, ә безнең героебыз шул кешеләрне саклап калыр өчен агачны кисте, бик кайгырды, әмма аның башка юлы юк иде. Кешеләр исән булсалар агачны тагын утыртачаклар, күп итеп утырталар. Димәк, ил киләчәге, халык киләчәге безнең кулда, сезнең кулда, балалар.


БӘЯЛӘР КУЮ

  • Ә хәзер инде укучылар көндәлекләрне ачтык. Өй эшен язабыз.

СЛАЙД 6.

  1. Сүзләрне сүзлек дәфтәренә күчереп язарга. Дәреслек 52нче бит 2нче сорау (телдән).

  2. Шигырьнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә һәм үз фикереңне язарга.

  3. “Батырлыкта – матурлык” дигән темага кечкенә хикәя язарга.

Тәмамлау:

- Чәчәкләр сүзен ишетү белән, күңелдә матурлы, гүзәллек, наз хисе туа. Шомырт чәчәкләре кебек безнең дә күңелебез һәрвакыт чәчәктә булсын. Шул чәчәкләр сыман чиста, матур булсын.

- Чәчәкләр кайвакыт матур була? Тыныч тормыш булганда гына, табигать тә матур була

Кәрзин тактада. Балалларда чәчәк рәсемнәре. Киләчәк буынга теләкләр.

Слайд 1.



Слайд 2.

Снаряд –туп

Җәһәт – тиз

Үзән – (долина) 1. елга яры буендагы уйсу җир; 2. су аккан эз

Әүвәл – беренче тапкыр

Тилмерү – нәрсәгә дә булса мохтаҗ булып интегеп тору

Түшәргә – җәяргә

Гашыйк –мәхәббәт, сөю хисе белән янучы

Кырып – кисеп

Дошман – (враг) 1. берәүне яратмаучы, күрә алмаучы; 2. сугышта: каршы як

Слайд 3.

Антитеза (капма-каршы кую) – күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы кую.

Слайд 4.

Ш. Маннур “Чәчәкләр һәм снарядлар” шигыренә анализ ясау тәртибе.

1. Язылу чоры.

2. Жанры.

3. Вакыйгаларны билгеләү һәм сүрәтләү чаралары.

4. Төп (ачкыч) сүзләрне билгеләү.

5. Хисләр бирелеше. Төп эчтәлек.

6. Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.

7. Образлар, аларның әһәмияте.

8. Төп эчтәлек.

9. Тема.

Слайд 5.



Образларны туры килгән сыйфатлары белән уклар ярдәмендә тоташтырыгыз.

Т ырыш, максатчан, тәвәккәл (решительный) Шомырт чәчкәсе

Ш артлый, утлы, куркыныч яный Дошман

Ап-ак, хуш исле, матур, пакъ Шофер

Мәкерле, явыз Снаряд


Слайд 6. Өй эше

  1. Сүзләрне сүзлек дәфтәренә күчереп язарга. Дәреслек 52нче бит 2нче сорау (телдән).

  2. Шигырьнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә һәм үз фикереңне язарга.

  3. “Батырлыкта – матурлык” дигән темага кечкенә хикәя язарга.



Задание 2

Класс сәгате “Читек”

Дәрес барышы:

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

“Арча читекләре” музыкасы.

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, жюри әгъзалары. Менә сезнең белән тагын очраштык. Бүген дә Сезнең белән хезмәттәшлек итәрбез дигән теләктә калам.

  1. Актуальләштерү.

Биюне игътибар белән карыйбыз.

1 нче бирем:Бию сездә нинди хисләр уятты? (Бу бию миндә горурлык хисе уятты, бу бию миндә соклану хисе уятты, биисе килеп китте, кызыксыну).

2 нче бирем: Ни өчен горурлык хисе кичердегез?(чөнки мин татар кызы, улы; матур бииләр, киемнәре матур).

3 нче бирем: Әйдәгез әле билгеләп үтик нинди киемнәр була?

Баш киеме-1)калфак, яулык (кызлар); 2)түбәтәй (егетләр).

Өс киемнәре: 1)күлмәк, алъяпкыч (кызлар); 2)күлмәк, билбау (егетләр)

Аяк киемнәре: читек

Укытучы нәтиҗә: Бу киемнәр-татар халкының милли горурлыгы. Борын-борыннан татар халкы үз киеменең затлылыгы белән аерылып торган. Аларны тегәр өчен элекке заманнарда артельләр эшләгән. 1883 ел Париж, 1886 ел Париж. Татар халкының милли киемнәреннән берсе алтын һәм бакыр (бронза) медальгә лаек булды. Ә моның җавабы табышмакта:

Яңа гына идем итек,

Ч” өстәгәч булдым...(читек).

Димәк, безнең тема “Читектә милли бизәкләр”. Максат куеп карыйк.

  1. Уку мәсьәләсн чишү:

Бирем 1:Читек турында нәрсәләр беләсез? (аяк киеме, кызлар өчен аерым, малайлар өчен аерым була, аны бизиләр).

Бирем 2: Читекнең барлыкка килү тарихы бик борынгыга барып тоташа. Читекнең барлыкка килү тарихы менә шушыы документта язылган. Гаиләгездә әти-әниегез, туганнарыгыз белән бергәләп укырсыз һәм бүген өйрәнгәннәрне сөйләрсез.(Документ таратыла). Бу бик борынгы документ.

Читек белән бәйле вакыйгалар тарих китапларында сакланган.

Бүген бездә кунакта Тарих бабай (ял иткәндәге кебек җайлап утырыгыз). Видео карау.

Укытучы нәтиҗә: Ишеттегезме, балалар, татар читеге нинди бөек көчкә ия. Ул дошманны да җиңде. Нинди горурлык!

-Бер уен уйнап алабыз. Аукцион уены (Читек сүзе белән җөмләләр төзергә):

-Матур читек

-минем читегем бар

-Минем бизәкле читегем бар

-Татар халкы читекне бик борын заманнан кигән

-Тарих бабай безгә бик кызыклы вакыйга турында сөйләде.

Кечкенә текст тыңлап китик. Укытучы укый.

Бирем: