ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 10.01.2024

Просмотров: 85

Скачиваний: 2

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.
АРБОР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ“КУРКЫНЫЧСЫЗ ТӘГӘРМӘЧ” УЕНЫ ӨЧЕНАГИТБРИГАДА ЧЫГЫШЫТөзеде: Мифтахова Р.Б.2023Катнаша: Яшь юл инспекторларының махсус киемнәрен кигән 4 бала.Сәхнәгә чыкканда алдагысы машина руле тота, арттагылары тезелеп, бер-берсенең биленнән тотып керәләр.Җыр: "Шофер буласым килә" (Луиза Батыр – Болгари көе, Эльмира Шәрифуллина сүз) Үскәч кем буласың дип?Сорыйлар да, сорыйларӘллә нинди һөнәрләр,Саныйлар да, юрыйлар.Минем әнә белсәгез,Шофер буласым килә.Капка төбенә кайтып,Җырлыйсым килә. Кушымта:Пип , пип, пип мин бу минКем бар анда, кайсыгыз?Чыгып капка ачыгыз,Юл өстендә тормагыз.Пип, пип, пип мин бу минКем бар анда, кайсыгыз?Чыгып капка ачыгыз,Юл өстендә тормагыз.Тезелеп басалар һәм сөйлиләр:Машина да йөртербез без,Иярләрбез сәпитләр.Тик аңарчы зур эшебезБар бит, кызлар-егетләр!Барысы бергә: Нинди?Юл йөрү кагыйдәләренШәпләп өйрәник хәзер!Өйрәнергә сез әзерме?Барысы бергә: Өйрәнергә без әзер!!!Барысы бергә: Ә нәрсә өчен? Нәрсәгә инде ул?Ничек инде нәрсә өчен? Без юл кагыйдәләрен иң яхшы белергә тиеш!Без бит яшь инспекторлар!Без яшь ЮИДчылар!Хәвефсез булсын дисәгезЙөрисе юллар,Кагыйдәне төгәл итепҮтәгез, дуслар!Җәяүлеме, шофермы син,Әллә сәпиттә?!Юлларда уяу булыргаКирәк, әлбәттә!Кечкенәдән өйрәнергәТырыш барысын.Шул чагында сау-сәламәтИмин калырсың!


  • Ә бу нинди билге? Кем белә?

  • Мин беләм: юлда 50 км тизлек белән генә йөрергә ярый!

  • Юк, мин беләм: юлда 50 км тизлек белән йөрергә ярамый!

  • Дөрес түгел! Бу 50 ел элек беренче ЮИД отрядлары барлыкка килгәнне аңлата.

  • Димәк, ЮИД ка 50 яшь!!Котлыйбыз!!!
Без дә яшь ЮИДчыларБезнең дә бәйрәм, димәкБәйрәм булгач, котлау була,Һәм була бүләк!Исән-имин йөрсен һәркем –Иң зур теләгебез.Кагыйдәләрне үтәрбез дигән вәгъдә-Иң зур бүләгебез. (шарлар чөяләр)Тәмам.