Файл: Муниципаль бюджет гомуми белем бир учреждениесе 1 нче Гимназия.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 10.01.2024

Просмотров: 23

Скачиваний: 1

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "1 нче Гимназия»

"Туган җирем – Татарстан"

темасына туган әдәбият буенча проект эше

Эшне башкарды:

Гиматдинова Әминә

6Б сыйныф укучысы


Чистай шәһәре, 2022 ел

Кереш

Нәрсә ул Туган җир? Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган җиребез — Татарстан Республикасы. 

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. 

Минем проект эшенең исеме "Туган җирем - Татарстан".

Проектны язганда түбәндәге максатлар һәм бурычлар куелды.

Бурычлар:

1) Туган як турында белемнәрне киңәйтү.

2) Татарстанның тарихы белән танышу

3) Үз илеңә карата мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, ватанпәрвәрлек һәм үз Ватаның өчен горурлык хисләре тәрбияләү.

Максат: туган ягым һәм республикабыз шәһәрләре турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматны өйрәнү.

Актуальлеге: яшь буында патриотизм һәм үз Ватанының гражданы булырга ярдәм итүче характер формалаштырырга ярдәм итүче туган як, Татарстан Республикасы шәһәрләре тарихы белән танышуны дәвам итәргә.

Туган җирем – Татарстан.


Мин яратам сине, Татарстан!
Ал таңнарың өчен яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам…
Мин Татарстан республикасында яшим. Нинди республика соң ул Татарстан? Татарстан – бәйсез дәүләт. Бик бай, бик матур, бик гүзәл республика. Рәсми исемен 1992нче елда ала. Халык саны – якынча 5 миллион кеше. Республикада 107 милләт вәкиле яши. Башкаласы – Казан. Президенты – Рөстәм Нургали улы Миңниханов. Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт телләре булып санала. Татарстанның флагы, гербы һәм гимны бар.









Аның табигате белән сокланып туеп булмый. Елның дүрт фасылы үзенчә матур.

Салкын кыш көннәре мамыктай яуган ак карлары белән, кардан юрган ябынган табигате белән күңелне сөендерә. Табигать тыныч йоклый. Тирә як шундый тыныч. Кышын биек таудан чана шуулары ни тора!


Яз җиттеме, карлар эреп, табигать уяна башлый. Урамнар тулып, шаулап гөрләвекләр ага. Кар астыннан беренче чәчәк - умырзая баш төртә. Кышын тыныч йоклаган табигать уяна. Җылы яктан төркемнәре белән кошлар кайта башлый. Дөнья ямьләнә, чәчәк ата. Кояш матур итеп елмая.

Ә җәйге матурлыкны әйтеп тә бетерерлек түгел! Көн җылы, кояшлы. Яңгырын да көтеп аласың җәйнең. Каникул вакытында мин авылга кайтам. Табигать белән ашыкмыйча гына сокланам. Ерактан, урман ягыннан, кошлар җыры ишетелә. Кемдер чалгы, сәнәк тотып печәнгә бара. Басу ягыннан балаларның чыр-чу тавышлары ишетелә. Елга буена барсаң тиз генә кайтам дип уйлама. Андагы рәхәтлек! Йөгереп килеп суга чумулары ни тора! Ләкин кинәт кенә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыга да, күк күкрәп яшенле яңгыр ява башлый. Бу үзе бер рәхәтлек! Эсседән әлҗерәгән балалар, аяк киемнәрен салып, урам буйлап чабышалар.

Көз үзенчә матур. Дөнья алтынсу төскә керә. Балалар төрле төстәге яфраклардан бәйләмнәр ясыйлар. Укучылар шау-гөр килеп мәктәпкә баралар, әби-бабайлар төенчек-төенчек бакча җимешләре ташыйлар. Ата-
аналар, коелган яфракларны ерып, ашыга-ашыга эшкә йөгерәләр. Кояш баеган чакта бигрәк матур. Дөнья әкияттәге кебек була.

Татарстан табигате белән генә түгел, үзенең кешеләре белән дә матур. Бүгенге көндә ул зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк тә. Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Төрле илләр белән тыгыз бәйләнештә тора.

Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы.
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Тукайның бу сүзләрен куәтләп, шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан! — дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер.

Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакытта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе андагы тәхет өчен килгән-киткән ханнарның үзара бәрелешләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган.



Казан шәһәренә инде 1000нэн артык ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында — Сөембикә манарасы. Ул — безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.

Арча

Арча районы –Татарстандагы иң зур районнарның берсе. Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Мари-Эл республикасы, Биектау, Саба, Балтач, Әтнә районнары белән чикләнгән.Галимнәр фикеренчә Арчага 13 йөз башында ук нигез салына. Хәзерге көндә ул шәһәр статусы алды. Аның үзенең гербы, гимны, флагы бар.

Арча мәгърифәтле як.

Арча төбәге күренекле шәхесләргә бай төбәк. Атаклы галим-мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин  Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси Арча туфрагыннан. Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай: Г. Тукай, М. Мәһдиев, Г. Бәширов, Г. Ахунов, Р. Төхвәтуллин, М.Фәйзуллина Һ.б. Әсәрләре туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган тирән тәрбияви мәгънәгә ия. Инде менә ничә буын тарафыннан алар яратып укыла, өйрәнелә.

Арча төбәге –музейларга да бай як әле ул. Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның  мемориаль комплексы, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта Тукаевлар гаиләсенең музей усадьбасы, Арча төбәгендә республикабызда бердәнбер “Әлифба” музее эшли. Күлтәс авылында татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Күлтәси, Гөберчәк авылында_М. Мәһдиев Яңасала авылында-Г. Бәширов, Казанбаш авылында - Г. Ахунов музейлары эшли.

Туган ягым – Чистаем!

Минем туган шәһәрем – Чистай! Туган ягым нинди матур! Чиста кыр-Кама буеның энҗе бөртеге.

Чулман чибәркәйенең сул як ярында, Татарстан башкаласыннан 140 чакрым ераклыкта, Чистай шәһәре иксез – чиксез кырлар тирәсендә урнашкан.


Бүген Чистай - Татарстан Республикасының алга киткән сәнәгать һәм мәдәни үзәкләренең берсе.

"Восток" сәгать заводы флагман булып тора, ул бүгенге көндә Россиядә профильле җитештерүнең тулы циклы булган бердәнбер сәгать предприятиесе булып кала. Биредә су, газ һәм җылылык счетчиклары, автомобиль контроле механизмнары, коелган металл әйберләр җитештереп кенә калмый, кием-салым һәм аяк киеме дә тегәләр.

Суднолар ремонтлау заводы яңадан торгызыла, үз позицияләрен ныгыта, анда чистайлыларның күп кенә династияләре эшли.

Шәһәр хакимияте тарафыннан хупланган "Вектор" радиокомпаниясе безнең шәһәрне киләчәккә бик тиз этәрә – бездә спутник һәм кабельле телевидение системалары, СВЧ-дулкын элементлары эшләнә. Чистайда югары технологияләр предприятиеләре уңышлы үсеш ала.




Нәтиҗә

Туган як - син туган җирең, күп еллар яшәгән туганнарың һәм якыннарың яшәгән җир. Һәм безнең һәркайсыбыз туган ягыбызның тарихын һәм мәдәниятен белергә, шулай ук үзебез өчен ниндидер яңалык ачарга, нәрсәнедер игелекле һәм файдалы итәргә бурычлы.

Минем өчен Туган ягым - Татарстан Республикасы, Россия. Минем төбәк матур урманнар һәм чиста елгалар белән тулы. Республикада минем яраткан шәһәрем - Чистай ул, чөнки мин анда тудым. Бу урында мин беренче тапкыр ак күк йөзе, мамык кебек болытларны, ачык-сары кояшны күрдем. Биредә мин табигать дөньясы, анда яшәүчеләр белән таныштым, вак-төякләргә сөенергә һәм якыннарымны яратырга өйрәндем. Мин үз республикам белән бик горурланам һәм ул бары тик чәчәк атыр, ә мин аңа, һичшиксез, ярдәм итәрмен һәм кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен дип өметләнәм.