Файл: Балтач районы Иске Салавыч урта мктбе.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 24.04.2024

Просмотров: 134

Скачиваний: 1

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Балтач районы Иске Салавыч урта мәктәбе.

Реферат

Тема: Каюм Насырый.

Эшлэде: Гафурова Гөлзилә

Тикшерде:

2011-2012ел

ПЛАН

  1. Кереш

  2. Халыкның үзе кебек.

  3. Олуг мөгаллим.

  4. Туган телнең пар канаты.

  5. Тарихка кагылышлы хезмәтләре.

  6. К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр.

  7. Халык җәүһәрләрен балкытып.

  8. Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр.

  9. «Таң йолдызы» калыкмаса да...

  10. Көнчыгышның гыйбрәтле хикәятләре.

  11. К. Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте.

  12. Кулланылган әдәбият.

Кереш

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы),Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" («Иҗади фикер йөртү заманы үтте») дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.


Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турындаПетербург университеты профессоры В. Григорьев: «Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Россия мөселманнары арасында беренче кеше», – дип бәяләп уза.

Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара.1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: «Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрен дә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды», – ди. Монда мөгаллим дип Каюм Насыйри үзен атый.


Халыкның үзе кебек

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый, һ. б. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар да куймый, бәхәс-конфликтка да керми – халыкның нәкъ үзе кебек – меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел.Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен.

Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфъ булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.

Олуг мөгаллим

К. Насыйри гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның үзе шәп вакытта гына да татар һәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40 лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта 600 биткә җиткәннәре дә бар.

К. Насыйри кем булган? Бу сорауга фәндә төрле җаваплар бар. «Каюм Насыйри, – ди Җамал Вәлиди (1912), – иң элек безнең татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды». Ул – «татар әдибе». «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч» исемле мәкаләләрендә (аларның һәр икесе дә 1926 елда язылган). Г. Ибраһимов К. Насыйрины Шәрыктан Гаребкә (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атады. «Каюм бабаның хезмәте, – диде ул, – гыйлем дөньясы өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл (халыкара. – Х.М.) гыйльми мәгълүматны татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде».

Каюм баба китапларын күздән кичергәч, аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары – бөтен татар дөньясы. Каюм баба әйтерсең гомер буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.


Туган телнең пар канаты

Тел-укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә «олуг мөгаллим» төп игътибарын телгә юнәлтә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм аны өйрәнү турында. Аның иң беренче хезмәте – «Нәхү китабы», ягъни татар теле синтаксисы. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән.

Халыкта милли үзаңның формалаша баруы туган телгә игътибарны арттыра, нәтиҗәдә аның К. Насыйри шикелле эшлеклеләре дә мәйданга килә.

«Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби гыйльми тел булырга сәләте юк аның», дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыкты: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган», – дигән ялкынлы фикерләре белән эш алып барды. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның тулы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итте. К. Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертте.

Әмма ул моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен тагын да арттырды, аны тагын да камилләштерә, баета төште. Хәлбуки, бер канаты белән талпынып, оча алмаган кош кебек, татар теле дә шушы бер тармагы, бер канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең киек канатын да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Икенче канаты исә – төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була.


Тарихка кагылышлы хезмәтләре

Телдән тыш К. Насыйри сабак бирә торган предметларның берсе һәм мөһиме – тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.

К. Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкатенә, үз халкына хыянәт итүче, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе турында яза. К. Насыйриның Пугачев хакындагы риваятьләре дә тел стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана.

К. Насыйри, Казан тарихы белән берлектә, күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы һ. б.) тарихы хакында да мәкаләләр яза.

Насыйри мифология һәм этнографиягә караган хезмәтләрендә ул вакытка кадәр тарихчылар тарафыннан тиешенчә кузгатылмаган, аз тикшерелгән материалларны табып, фән дөньясына тапшыруны үзенә бурыч итеп куя: «Безнең максатыбыз – рус историясендә булмаган эшләрне, халык авызындагы риваятьләрне мәйданга чыгармактыр», – ди. 1883 ел өчен чыгарылган календаренда К. Насыйри легендалар, әкиятләр урнаштыра. Ул кабер таш язмаларны, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре турында Г. Ибраһимов 20 нче елларда болай дип яза: «Хәзерге заманның татар укытучысы ни өчен үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!... Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ни чаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г. Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим. Чөнки төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән буын һәм мәдәниятен тагын да тулырак, җентекләбрәк ачыкларга ярдәм итә.

К. Насыйриның Әл-Фәрәби (870-950), Ибне Сина (980-1037), Габделнасыйр Курсави (1776-1812) кебек атаклы кешеләр хакындагы язмалары да танып белү ягыннан кызыклы гына

К. Насыйри китапларыннан үрнәкләр «Казан алынган» риваятеннән

...Шаһгали хан булганнан соң Казанда күп тынычсызлык вә фетнә күп була башлады. Шаһгали хан мөселманнарга күп хыянәт кылды. Урыс ханнары белән дуслашып, алардан күп мал алып, мәмләкәтне карауга күп илтифат кылмады. Үз халкыннан вә һәм үзенең вәзирләреннән бар да үзенә дошман булдылар... Халык арасында Казан алынгандагы вакыйгалар бу көнгәчә онытылганы юк. Әлбәттә, бик зур сугыш булгандыр. Моңа шаһит бу хосуста бер бәет ишетелгәне бар: калага туплар атылды, Сучсыздин Сучлуя бәлаләр котылды.