ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 24.04.2024
Просмотров: 150
Скачиваний: 1
...Җир йөзендә адәм каны елга кебек аккан. Казанка елгасы кан белән катышып аккандыр...
Халык җәүһәрләрен балкытып
Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Бу – аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән, К. Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөньясын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченчедән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татарча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара.
Шул рәвешле К. Насыйриның фольклор фәнендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүзлекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игътибар бирә. Халык тәҗрибәләре, төрле сынамышлар еш кына ритм һәм рифмага салынган.
1881 нче елгы календаренда ул «Казан бәете», «Шаһгали бәете» кебек әсәрләрне, Казан шәһәренең салынуы, Кабан күле һ. б. турында халыктан язып алган күп кенә риваятьләрне урнаштыра.
1880 нче елда басылган «Кырык бакча» исемле китабының һәр бүлегендә диярлек мәкальләр һәм әйтемнәр урнаштырыла.
К. Насыйри «Фәвакиһел җөләса фил әдәбият» дигән зур хрестоматиянең соңгы 40 нчы бүлеге татар халык иҗаты әсрләренә багышланган. Мәгърифәтче галим халыкның иң борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, әкиятләрен җыйнап, бастырып чыгаруга һәм гыйльми тикшерүгә зур әһәмият биргән.
Шул рәвешле, мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.
Этнографиягә кагылышлы хезмәтләр
Каюм бабаның татар этнография буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның көнкүреше (йорт-җир, кием-салымы, ашау-эчүе), гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру, матәм һәм башка йолалар) халкында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.
Аның математика, география, медицина, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча татар халкы тарафыннан уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды.
К. Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермәйдер, бәлки бөтен нәселен үтерәдер» – ди ул.
«Таң йолдызы» калыкмаса да...
К. Насыйри халыкны агарту максатында, гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә нинди символик: «Таң йолдызы!». Әмма патша хөкүмәте аңа бу изге ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.
Шулай да К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса – еллык өстәл календаре чыгару. Аның беренче саны 1870, ә соңгысы 1896 елда дөнья күрә.
К. Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай. Анда без, табигать турындагы белешмәләрдән тыш, фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары һәм башкалар белән очрашабыз. Каюм бабаның чирек гасыр буена чыгарган календарьлары – билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул.
Көнчыгышның гыйбрәтле хикәятләре
К. Насыйри, гәрчә оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г. Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул – татар укучыларын әхлакый һәм эстетик тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше.
«Әбугалисина кыйссасы» – К. Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәрләреннән берсе. Әбугалисина – дөньяга Ибне Сина, Авиценна исемнәре белән мәшһүр. Төп каһарман үзенең белем – һөнәре, сәләте белән кешеләргә, әхлакны үстерүгә хезмәт итә. К. Насыйриның шушындый эчтәлекле әсәрне татар теленә күчерүе халкыбызның мәдәни үсешенә, гуманистик тәрбиясенә зур йогынты ясый. Бу әсәр рус теленә дә тәрҗемә ителә.
К. Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «1001кичә» җыентыгына барып тоташа.
К. Насыйри әдәби тәрҗемәләрен аерым китап рәвешлендә генә чыгарып калмый, төрле дәреслек-хрестоматияләрендә дә урнаштыра. «Тәрбия китабы» нда, «Фәвакиһел җөләса» һәм «40 бакча» җыентыкларында андыйлар аеруча күп. К. Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. Бу ядкар 1082 елда фарсы телендә иҗат ителә.
К. Насыйри – тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә.
К. Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте
Күргәнебезчә, К. Насыйри күпкырлы, энцеклопедик. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.
«Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдин белик, мискин үлеп аңламагач?!» Тукайның бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган, әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер – хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылуы, китапларның кат-кат басылуы ачык билгесе. К. Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тоткан. Аның хакында М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның Х. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.
Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
К. Насыйриның гаять күпкырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми – мәгърифәтчелек һәм әдәби – тәрҗемәчелек юнәлешләре. Яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен гүяки ул туфрак йомшарта, түтәлләр әзерли, үзе дә беренче гөлләр үстерә башлый. Шуңа күрә без аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйбыз.
К. Насыйри үз иленең патриоты иде. Россиянең үзендә булган үсешне күрергә теләмичә чит ил алдында баш июче буржуаз галимнәрне ачы тәнкыйть итте. Ул үзенең татар культурасы дөньясында, беренче буларак, тарихи әһәмиятле хезмәтләр үтәвен ачык төшенеп эш иткән һәм: «Моннан соңгылар, әлбәттә, файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр», – дип киләчәккә ышанып язган.
Бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган өлкән агабыз – бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның халыкларыбыз арасында дуслык, туганлык тойгыларын тәрбияләү өчен гади генә итеп әйткән сүзләре бүген дә көчле яңгырыйлар. Капитализмның авыр шартларында татарлар арасында прогресс һәм демократия өчен көрәш башлаган К. Насыйри исеме – бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә урын алды.
Кулланылган әдәбият
Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (2 басмасы). Таткнигоиздат. Матур әдәбият редакциясе, 1956 ел.
Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр (икенче том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел.
Әдәбият, 9 класс. Казан, «Мәгариф» 1994 Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов.