Файл: Сценарий Без тумыштан "Туган тел" г гашыйк, Туган ирг гашыйк кптннн. Мгелектн килеп, мгелект калды.docx
ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 29.11.2023
Просмотров: 54
Скачиваний: 1
ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.
Шигърият айлыгына багышланган чара СценарийБез тумыштан “Туган тел” гә гашыйк,Туган җиргә гашыйк күптәннән.Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,Син җырларда калдың, аңнарда.Тугры булып тарихларга кердең,Байрак булып яндың таңнарда.Әткәм теле булып иркәләдең,Әнкәм теле булып назладың.Үткәннәрдән киләчәккә китеп,Җир әйләнә моңлы сазларың.Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар.Мин беләм, сез барыгыз да бәйрәмнәр яратасыз.Яратасызмы?Балалар: Әйе, яратабыз.Алып баручы: Бәйрәм җыр-биюле, тәмле әйберле була ул.Бүгенге бәйрәм –шигырь бәйрәме.Апрель ае –кояшлы яз ае, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган ай.Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халкыбызга, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.Яз һәм Тукай гел янәшә атлый,Шау чәчәккә төреп җиһанны.Язлар белән җирдә яшәү туа,???????(“Бәйрәм бүген “ җыры.Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)Алып баручы: Сезнең арада матур итеп шигырь сөйләүчеләр бар икән. Әле 1нче сыйныфта гына укыса да, сәнгатьле итеп шигырь укый. Ул-Хөснуллина Әминә (Й.Шәрәпова “Качыш уйныйм”)Алып баручы: Шигырь яза шагыйрь күз нурлары беләнХисләр белән үреп һәр сүзен.Бәхет ярларына күпер булсынКичкәндә дип язмыш диңгезен.Шигырь иңнәренә күтәрә улӨметләрен, борчу, шатлыгын.Шагыйрь салган шигъри бу күпернең Вакыт үзе сыный ныклыгын.Сүзне кунагыбыз –вакыт сынауларын кичкән, дуслык күперләре аша бүген безгә очрашуга килгән шагыйрә Йолдыз Шәрәповага бирәбез.(Йолдыз сүз ала)Алып баручы: Җырлыйк әле бүген матур җырларМең рәхмәтләр әйтеп бу көнгә.Ишеттерик дәртле гармун тавышын!Истә калсын һәрбер күңелдә.Җырлыйк әле тагын дәртле җырларХалкыбызның моңлы көенә.Сезнең ничек-минем горур күңелТатар булуына сөенә! Халкыбыз талантлы, дәртле, шат күңелле.Шундый дус, тату, үрнәк гаилә безгә бәйрәмгә килгән.(Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар гаиләсе сәхнәдә)Алып баручы: Бәйрәмебез тәмам. Кунакларыбызга күп рәхмәт әйтәбез. Шаулатып кул чабып алар белән саубуллашыйк. Тагын очрашулар насыйп булсын.