ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 13.05.2024
Просмотров: 22
Скачиваний: 0
Шәриф Камалның кыскача тормыш биографиясе
Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884нче елның 27нче февралендә Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва республикасы) Пешлә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе кырыс холыклы булса, әнисе исә басынкы, йомшак табигатьле, бала җанлы хатын була. Бу балачак хатирәләре “Тормыш көе” дигән хикәясендә дә ачык чагыла. Ш.Камал башлангыч белемне үз авылларында ала, аннары Ләбәжә мәдрәсәсенә килә. Мәгърифәтчелек хәрәкәте йогынтысына ияреп, әтисе белән каршылыкка керә. 1900нче елдан инде Ш.Камал мөстәкыйль тормыш башлый. Мәскәү – Казан тимер юлында эшли. Байларга приказчиклыкка ялланып, Рига, Эчке Россиягә, Одессага китә. Төрле җирләрдә йөри, төрле эшләрдә эшли. Аннары, белем алу өчен, Төркиягә юл тота. Ике ел башлангыч класс укытучылары әзерли торган мәктәптә укыгач, Истамбулдагы татар яшьләре белән Мисырга (Египетка) килә, бер елдан артык Каһирәдә тора. 1903нче елда Россиягә кайта. 1903 – 1904нче елларда Украинада Донбас шахталарында эшли. Күмерче, забойчы булып, тимер юлның төрле эшләрендә йөри. Каспий балык промыселында сезонлы эшче булып эшли. 1905нче елгы революцияне Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылый. Бу вакытта ул “Нур” газетасында корректор булып эшли. Мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган беренче әсәрләрен иҗат итә. 1906нчы елда Шәриф Камал “Сада” (“Аваз”) шигырьләр җыентыгын бастыра. Реакция көчәю сәбәпле, кире атасы йортына кайта. 1907 – 1910нчы еллар аралыгында әдип үз авылларында яши, туган авылы мәдрәсәсендә балалар укыта. Аның дөньяви фәннәр укытуын аңламыйлар. (Бу “Авыл мөгаллиме” новелласында ачык чагыла.) 1910нчы елда Шәриф Камал гаиләсе белән Оренбургка килә. Шушы ук елдан башлап “Шура” газетасында хисапчы, корректор булып эшли. “Вакыт” газетасында да эшләп ала. 1914нче елда “Акчарлаклар” повестен, 1915нче елда “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясен иҗат итә. 1918 – 1919нчы елларда Ш.Камал Оренбургта чыга торган “Эшчеләр дөньясы”, “Кызыл йолдыз” газеталарында эшли. 1919нчы елда коммунистлар партиясе съездында катнаша. 1920 – 1921нче еллар аралыгында Оренбург өлкәсендәге Чебенле авылында коммуна оештыруда катнаша, балалар йорты мөдире булып эшли. 1924 – 1925нче елларда исә Шәриф Камал “Юл” (соңрак “Сабан” исемен ала) газетасында башта җаваплы сәркатип, аннары баш мөхәррир була. 1925нче елда Шәриф Камал Казанга җибәрелә. Биредә ул “Кызыл Татарстан” (соңрак “Социалистик Татарстан”га әйләнә) газетасында эшли. 1929 – 1932 елларда ул главлит була. 1933 – 1935нче еллар аралыгында Академия театрының әдәбият бүлеге мөдире була. Бу вакытта Г.Камал исемендәге әлеге театрда төп режиссёр – К.Тинчурин, ә музыка бүлеген С.Сәйдәшев җитәкли. 1928 – 1934нче елларда Ш.Камал драма әсәрләре иҗат итә: “Ут” (1928), “Козгыннар оясында” (1929), “Таулар” (1931), “Томан арты” (“Габбас Галин”, 1934). 1934нче елдан әдип СССР язучылары берлеге әгъзасы булып китә. 30нчы еллар ахырында драма әсәрләре язу белән бергә, “Матур туганда” дигән әсәрен яза. Бу – татар әдәбиятының иң зур казанышларының берсе. 1940нчы елда әлеге әсәрнең сәхнәләштерелгән вариантын эшли. 1939нчы елда Ш.Камалны шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. Шушы ук елда “Матур туганда”ның дәвамы булып торган “Ныклы адымнар” әсәре басыла, тик ул тәмамланып бетмәгән. Икенче Бөтендөнья сугышы башланып китә. Шулай ук бу елда әдип “Март” хикәясен бастыра, “Сафура” пьесасын яза башлый. 1940нчы елда Шәриф Камал әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнә, “ТАССРның мактаулы җәмәгать эшлеклесе” исеме бирелә. Шәриф Камал 1942нче елның 22 декабрендә вафат була.
Иҗатының үзенчәлекләре
“Козгыннар оясында” (1910) әсәре белән шахтерларның күңелсез, газаплы тормышын, шул тормышның кешеләрне физик һәм рухи фаҗигагә алып килүен тасвирлый. Госман картның һәм аның буага ташланып үлгән хатынының фаҗигасе яшен, күк күкрәү сурәтендә бирелгән. Мәсәлән, нахакка рәнҗетелгән, көне буе кешеләргә күренмичә, тал-чыбыклар арасындагы вакыты “үзенә бертөрле куркыныч төш кебек кызыллы-сарылы чиксез озын тоела”. “Уяну”, “Буранда”, “Сулган гөл”, “Сукбай”, “Козгыннар оясында”, “Бәхет эзләгәндә” һ.б. әсәрләрендә автор хезмәт халкының моң-зарын чагылдыра, рухи кысынкылык, авыр фаҗигаләрне реаль картиналарда, образларда сурәтләнә. “Буранда” әсәрендә рухи һәм физик газаплар белән тулган көннәрдә ана шәфкатеннән мәхрүм ителгән Мостафа солдат һәм ананың тирән кичерешләре бирелә. Ш.Камал сурәтләгән табигать һаман хәрәкәттә була, кеше җаны белән үрелеп бирелә. Әмма бу аклы-күкле, саргылт, кара төсләрдән һәрвакыт кайгы-хәсрәт бөркелә. Кеше психологиясен сурәтләүдә Ш.Камал художестволы детальләрдән аеруча уңышлы файдалана. “Уяну” хикәясендә бик тә тәэсирле күп нокталар, кыска, өзек-өзек җөмләләр белән бирелгән юлларда Гафифә образы игътибарга лаеклы. Хикәядән Мусаның драмасы табигать образлары аша тирәнәйтелә. “Караңгылыктан, әллә кайлардан килеп, яңгыр тамчылары бер-бер артлы дөбердәп тәрәзәгә бәрелә, һәм, гүя, Мусаның йөрәгенә кадалалар иде”. Әмма Ш.Камал бәхет эзләүчеләрне кара буяулар белән генә тасвирламый. Чөнки аларның хыяллары бар!
-
Ганиева Р.К. Татарская литература:традиции и взаимосвязи. Казань: Издательство КГУ, 2002. – 272 с. С.203-212.
-
Бәширов Ф.К. XX йөз башы прозасы. Казан: Фикер, 2002. – 287 б. Б.152-155, 212-215.