ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 30.11.2023
Просмотров: 15
Скачиваний: 1
ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.
ЭЧТӘЛЕК
-
Кереш. Тикшеренү-эзләнү эшенең максаты. -
Төп өлеш.-
Үзем турында. -
Чишмәләр турында гомуми мәгълүмат. -
Туган авылым чишмәләре.
-
-
Эшкә нәтиҗә ясау. -
Йомгаклау өлеше. -
Кулланылган әдәбият
I.Кереш.
Мин, Шәйдуллина Алисә Илнур кызы, Биектау районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Олы Кавал авылында туганмын. Хәзерге вакытта Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбенең 3 нче классында белем алам. Мин авыл баласы. Авылның саф һавасын сулыйм, шифалы чишмә суларын эчәм, җәйге табигатьне яратып күзәтәм. Авылыбызда минем иң яратып йөри торган урыным – чишмә буе. Беренче укытучым – Сафина Гөлфия Хафиз кызы. Ул да безне Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәтте. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштырды. Без укытучыбыз белән бергәләп чишмәләр буйлап сәяхәт иттек, чишмә яннарын чистарттык, саф, шифалы суын эчеп хәл алдык. Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Олы Кавалда табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә. Мин дә туган авылымның чишмә суларын эчеп үсәм. Шуңа да ул миңа газиз һәм кадерле. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия. Шул максатны истә тотып, мин үз авылым тирәсендәге чишмә, күлләрнең аталу тарихларын бик кызыксынып өйрәнәм.
Табигать – кешеләргә гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, чиста һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.
Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки Туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан башлана да инде. Алар чишмәнең челтер-челтер итеп аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар .Чишмә сулары белән безнең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озаталар бит.
II.Төп өлеш.
1.Ни өчен авылым монда урнашкан?
Йокыдан уянып килә торган агач куакларның башларын нурлары белән сыйпап,кояш күтәрелеп килә. Киек-җәнлекләр,сайрар кошлар,озынколак куркак куяннар,бер хәсрәтсез чәчәктән-чәчәккә кунып йөрүче күбәләкләр,тынгы белмәс чебен-черкиләр,гамсез әкәм-төкәмнәр уяна.Һәр тарафта тормыш дулкыннары чайкала. Чиста-пакъ,самими,табигый бер көләчлек белән күк елмая…
Бу- минем туган авылым Олы Кавалда таң ату күренеше. Ул табигатьнең иң гүзәл почмагында,тирән бер үзәннең биек-биек ике як яр битендә урнашкан. Нәкъ Тукай шигырендәгечә «Тау башына салынгандыр безнең авыл…»дип әйтерлек. Безнең борынгы бабаларыбыз бу урынның матурлыгына сокланып ,шушында килеп төпләнгәннәр. Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар.
Кавал авылы оешу турында мондый легенда-риваять бар.
1301 нче елда Казан тарафыннан ике адәм сәхрага чыгалар. Бу ике кешенең исемнәре: берсе Биктимер,берсе Бикбатыр булган.Казанка буйлап барганда,бер тармактан кергән суны күрәләр.Бик чиста бер агым-су. Бу ике кеше ,бу суның чыккан урынын карарга булалар. Шул тармакка кереп китәләр,урман арасы була,бара-бара Кадишка турысына җитәләр.Су бик яхшы ага. Бара-бара Пустын турысына җитәләр,моның чыккан урыны кайда,икән ,диләр. Шулай урман арасыннан киләләр су агымы буенча,килә-килә Урыс Кавалы турысына җитәләр.Су агымы белән килә-килә,шушы безнең Кәлимә тавы астына килеп җитәләр, суның чыккан урынын күрәләр. Сигез җирдә чишмә чыгып ,тун җиңеннән аккан кебек агып тора,ди. Моны күреп,бу ике кеше шаккаталар Урман арасы,суның әйбәтлеген күреп кайтып китәләр дә,күргәннәрен сөйлиләр. Янә дүрт кеше булып,шул ук урман арасыннан су агымы буенча яңадан киләләр.Бик ошаталар бу урынны . Сөйләшеп киңәшкәннән соң,монда йортлар салырга уйлыйлар,урман кисә башлыйлар.Шулай йортлар салып ,гаиләләрен алып киләләр,бакчалар ясыйлар,яшелчәләр утырталар,урман төплиләр,җит ясыйлар,иген чәчә башлыйлар.
2.Авылым чишмәләре.
Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, ә җәйләрен яшел яфракларга төренеп,авылга ямь бирәләр ,кичләрен сандугачларның матур ,моңлы тавышлары су буен гына түгел, бөтен авылны җанландырып тора. Кешенең гомере башланып киткән кебек,инешнең дә башлангычы бар. Алар –чишмәләр. Чишмә,тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп,,зур кыенлыклар белән саркып чыга да,бөдрә дулкыннар ясап,әкрен генә,зур дөньяда үз юлын башлый.
Безнең авыл тирәсендә барлыгы 57 чишмә чыга. Аларның һәркайсының үз исеме,үз тарихы бар: Мәликә чишмәсе, Кәпитән Газзәсе чишмәсе,Низамнар чишмәсе,Мөстекиләр чишмәсе,Түтүрүтләр чишмәсе, Бүреләр чишмәсе,Унтиплпр чишмәсе,Кычыткан елгасы чишмәсе,Майморат чишмәсе,Кети очы чишмәсе,Изгеләр чишмәсе һ.б. Шулар арасында иң атаклысы,иң тәмле сулысы «Изгеләр чишмәсе». Белгечләр аның суында көмеш күп,диләр.Чыннан да,бу чишмәнең суын эчсәң,тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласың.Чишмәләрнең сихәтле көчен,гадәттә, аларның суында эретелгән табигый тозлар,минераль матдәләр күләменә бәйләп аңлаталар һәм мондый су кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясарга сәләтле. Алтын,көмеш,тимер,бакыр,селен,фтор кебек кыйммәтле микроэлементлпрга бай булган чишмә суларын белгечләр фәкать Татарстанда гына табарга мөмкин,диләр.
3. Нинди чишмәләр изге санала?
Ни өчен бу чишмәләр изге дип йөртелә соң? Алар беренче карашка башка чишмәләрдән аерылмый да диярлек:шул ук җир куеныннан чыгалар,үләннәр яисә ташлар арасыннан юл яралар,кыска гына ара үтеп,инешкә,елгага коялар…Ләкин халык аларны элек-электән «изге» дип атап йөртә. Изге сулы чишмәләр турында тәүге мәгълүмәтләр Коръәндә үк бирелә. Оҗмах түреннән агып чыгып,безнең фани дөньябызга нур өстәгән Зәм-зәм һәм Кәүсәр чишмәләренең бер генә йотым булса да суын авыз итү – һәр мөселманның хыялыдыр. Халык җир астыннан ургып чыккан саф суны башка ,шул су кебек үк чиста,нурлы дөньяның, изгеләргә генә ачык булган галәмнең ,оҗмахның бер өлеше дип кабул иткән. Изге пәйгамбәрләр һәр гамәлен ,һәр догасын Кәгъбәгә йөз тотып башкарган кебек,бу чишмәләр дә,көньякка,кыйбла тарафларына карап ага.
Чишмәләрнең изгелегенә ишарә булган тагын бер сәбәп – суның кабер урынында бәреп чыгуы.Һәлакәткә очраган дәрвишләр,хаҗ юлы газапларын күтәрә алмый бакый дөньяга күчкән мөселманнар,сугыш корбаннары… Каберләре өстендә таш куеласы урында чишмә барлыкка килүне күреп таң калган халык аларны изге дип таныган,чишмәнең суына да илаһи кодрәт хас булуы фараз ителгән.
4.«Изгеләр чишмәсе»
Авылда изгеләр турында мондый легенда-риваять бар. Кавал яралганда бу тау башында (изгеләр кабере торган тау) зиярат булган.Зиярат еллар үткәч беткән,бер каен гына басып калган. Бу каен төбендә ике пар кыз гаиб булган. Моны бер кеше дә белмәгән. Көннәрдән бер көнне авылның бер хатын-кызы шул тау астындагы чишмәгә суга төшкән. Караса,озын күлмәк кигән,чулпылар таккан,ак яулык бәйләгән ике кыз намаз укып утыралар икән. Бу хатын бик курыккан,кайтып китәргә уйлаган. Шунда кызларның берсе: «Без Газизә Газиз белән Гайнихаят Газизә булабыз. Бездән курыкма,суыңны ал,ләкин безне күргәнеңне берәүгә дә әйтмә, юкса саулыкка туена алмассың.Үзең безгә көн дә дога кыл»,-дигән. Бу хатын моны үлем түшәгндә ятканда гына бөтенесен дә сөйләп калдырган.
Сугыш вакытында икмәк җыйганда бик яңгырлы ел булган.Колхоз икмәген киптерергә коры утын кирәк булгач,теге каенны ике ир кеше кул пычкысы белән кискәннәр. Шушы кискән ирләрнең берсе сукырайган. Ата –анасы шул урынга барып,бөтен белгән догаларын укыгач ,күрә баәлаган,ләкин күзләре гомере буе кызарып тора торган булып калган.Ә теге каенның утынын яга башлагач,колхозның малларын яшен суга башлаган,көн дә берәр сыерны,я салам эскертен яшен суга икән. Шуннан сң авыл картлары,изгеләр каргышы бу,дип,каен урынына чардуган корырга булганнар. Кайсы кеше киртәлек,кайсы рәшәткә,,кайсы баганалык биреп,чардуган корганнар.
Бүгенге көндә дә бу урынга кешеләр гыйбәдәт кылырга баралар,изгеләр рухына адарынып ,кабергә яулыклар,акчалар,һ.б. китерәләр. Тау астыннан ага торган чишмәне дә «Изгеләр чишмәсе» дип атап,аның суын изге дип йөриләр. Берничә ел элек,кабер урнының чардуганын яңаны корып,янына гыйбәдәтханә төзеп куелды. Ә тау астындагы чишмәне , авыл халкы көче белән түбәләп, матурлап куйдылар,чишмәгә кадәр таш юл түшәлде.
III. Йомгаклау.
Хезмәтемне башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Минем күзәтүләрдән, сораштырулардан, тикшеренүләрдән күренгәнчә, мин авылыбыз чишмәләре турында күп кенә материал таптым, аларны өйрәндем , җирлегебездәге чишмәләрнең торышын ачыкладым, күпчелек чишмәләргә безнең ярдәм кирәк икәнлеген аңладым. Без чишмәләребезне өйрәнүебезне тагын да дәвам итәчәкбез. Барлык чишмәләрне өйрәнеп, алар турында җитәрлек материал туплагач брошюра яки китапчык итеп бастырып чыгарырга да хыялым бар. Ә иң мөһиме – сыйныфыбыз һәм укытучыбыз белән берлектә сулыкларны саклау буенча эшне җәелдерергә уйлыйбыз! Аларны чистарту кирәк. Авыл халкына да шушы теләкне җиткерәчәкбез! Чишмәләр яклауга мохтаҗ.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмә исемнәренең барлыкка килүләре – җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, без, яшь буын - туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган җиребезнең тарихын өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
IV. Кулланылган әдәбият.
V. Кушымта. ___________________________________________________