Файл: Тукай безне келлрд Аб.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 05.12.2023

Просмотров: 16

Скачиваний: 1

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.


Тукай безнең күңелләрдә

Аб. Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар, әти-әниләр. Бүген – бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн бүген. Аңа багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” тамчы-шоуны башлыйбыз.
Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны нурга күмеп,

Шаулап-гөрләп яз килә.

Яз килә җиргә, яз килә,

Җыр, шигырь булып.

Тирә-юньне моңга күмеп,

Тукайлы булып.

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга,

Әй шагыйрьләр солтаны.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем, - дип язмаган соңрак Тукаебыз.

Габдуллага 5 ай вакытта әтисе кинәт кенә авырып үлеп китә.Әнисе Мәмдүдәне Сасна авылы мулласы Мөхәммәтшакирга кияүгә бирәләр. Әнисе 2 яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра. Бераздан, яңа гаиләсенә ияләнә төшкәч булса кирәк, Шакир мулланың рөхсәте белән, әнисе Габдулланы Саснага алдыра. Ләкин ана белән үткән рәхәт көннәр озак бармый. Бер еллап торгач, әнисе дә үлеп китә. Әнисе вафатыннан соң, Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай - Өчиле авылының мулласы. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый.Үги әби, зур гаилә. Монда Габдулла - артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Казада һөнәрчеләр Мөхәмәтвәли абзый һәм Газизә апа Габдулланы асрамага ала. Икесе дә берьюлы авыргач, Габдулланы Өчилегә җибәргәннәр. Үги әби Габдулланы озак тотмый - күрше Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзыйга биреп җибәрә. 1895 елда Габдулла озын сәфәргә чыга. Алда – Уральск (Җаек) каласы. Әтисе белән бертуган апасы Газизә монда бер сәүдәгәрдә кияүдә. Газизәнең ире Галиәсгар бай Габдулланы үзләренә тәрбиягә ала. 1907 елда Габдулла Тукаев – танылып килә торган шагыйрь. Көзге көннәренең берсендә Габдулла Казанга кайтып төшә. Казан чоры – Тукай иҗатының гөрләп чәчәк аткан чоры. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 нче елның апрелендә, 27 яшендә, Казан шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас. Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай да яз белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.


Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!
Без бүген Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча алган белемнәребезне барлап, тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесендә көч сынашырбыз.

(Жюри әгъзалары сайлана )
Бүгенге бәйгебез җиде өлештән торачак. Бәйгене "Танышу"дан башлап җибәрәбез. Һәр команда укучылары үзләре белән таныштырып үтә.

1 нче тур « Батыр –берне, белемле меңне егар» дип атала.Ул Тукайның тормыш юлына багышлана.

1.Сораулар:

1.Г.Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26 нчы апрелендә)

2.Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була? (3 яшь 9 ай)

3." Кадалмас әле, килмешәк!", дигән сүзләрне Тукайга кем әйткән?(Шәрифә карчык)

4. Шагыйрь ничә ел яшәгән? (27) .

5.Г.Тукай Казанда кемдә яшәгән? (Мөхәммәтвәли һәм Газизә).

6.Тукайның әти-әнисенең исемнәре ничек? (Мөхәммәтгариф, Бибимәмдүдә)

7. Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)

8.Габдулла Кырлайда яшәгәндә нинди китапны яратып укыган? ("Иман шарты")

9."Тукай" романының авторы кем? (Ә.Фәйзи)

10.Г.Тукай Казанга ничәнче елда кай­та? (1907)
2.Сораулар:

1.Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән? (Өчиле)

2.Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара? (Кырлай)

3.Бала вакытта Тукай Өчиледә ничә тапкыр яши? (3 тапкыр)

4.Г.Тукай туган авылының исеме ничек? (Кушлавыч)

5."Ичмасам, чәнчелсә бер тамак кимер иде дип, кайсы йортта әйтә торган бу­лалар? (Өчиледә, бабасы йортында)

6.Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?(Ямщикка)

7.Тукайның нинди шигыре гимнга әй­ләнеп китте? (туган тел)

8.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек? ("Исемдә калганнар”)

9.Кырлай авылы белән хушлашкач, Ту­кай кайда яши башлый? (Уральск)

10.Г.Тукай кайчан вафат булган? (1913)
3.Сораулар:

1.Г.Тукай кайчан һәм кайда туган? (26 апрель, Арча районының Кушлавыч авылы)

2.Г.Тукайның әти-әнисенең исеме? (Мөхәммәтгариф, Мәмдүдә)

3.Г.Тукайның бабасы һәм әбисе яшәгән авыл? (Өчиле)

4.Г.Тукайның автобиографик повесте исеме? (“Исемдә калганнар”)

5.“Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам”. Бу кем сүзләре? Шигырьнең исемен әйтегез. (Бала, “Эш беткәч уйнарга ярый”)

6.“Шүрәле” әсәрендә кайсы авыл телгә алына? (“Кырлай”)

7.“Шүрәле” балетының авторы кем? (Фәрит Яруллин)



8.Г.Тукайның иң беренче эшләгән эше? (Хәреф җыючы)

9.Г.Тукай музейлары кайларда? (Казан шәһәрендә, Өчиле авылында, Кырлай авылында)

10.Г.Тукай рус әдипләреннән кемнәрнең иҗатларын үрнәк итеп ала? (А. Пушкин, М. Лермонтов)
2 нче тур « Шигырьне таны». Без сезгә ша­гыйрь язган әсәрләрдән өзекләр укыр­быз. Бу сорауга җавап дөрес булмаса, башка коман­даларга өстәмә шанс бирелә. Әсәрнең дөрес исемен атау да исәпкә алына. Хөрмәтле жюри! Кайсы команданың беренче һәм, әлбәттә, дөрес җавап бирүен исәпкә алуыгызны со­рыйбыз.

1 командага

1 . Бик хозур! Рәт-рәт тора,гаскәр кеби,чыршы,нарат;

Төпләрендә ятканым бар,хәл җыеп,күккә карап.

(«Шүрәле»)

2. Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! («Пар ат»)

3. Әлли-бәлли көйләрем.

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул диярем. ( «Бишек җыры»)

4. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды бер дә алмастай күзен.

(“ Эш беткәч уйнарга ярый»)

5. Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе. ("Бала белән күбәләк”)

2 командага

1. Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

«Йә иясе юк !»-дип, әйберләргә тими башладым.

(“ Су анасы»)

2.Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.(“ Сабыйга”)

3.Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (“Эшкә өндәү”)

4Кая барсам, кайда торсам,нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. (“Туган авыл”)

5. Ул көн буе аузы белән балчык ташый,

Балчык берлән матур итеп оя ясый . (“Карлыгач”)

3 командага

1.Ул хәзер сикрер менә,хәзер тотар, хәзер басар,

Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар. ( “Шаян песи”)

2.Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. ( “Кызыклы шәкерт”)

3.Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.( “Җир йокысы”)

4.Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.( “Безнең гаилә”)

5.Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,

Җитезләнә, уйный, һаман йөгерә, өрә;

Карый миңа мәхәббәтле күзе белән

Гүя уйныйк дигән була, гүя көлә. ( “Ялкау маэмай”)

3 нче тур
 “Язучыны таны”. Өзекләрдән кем турында сүз барганны белергә.

1 командага. 1.Атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе 1887 елның 12 мартында элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең Солтанморат авылында туа. 
1906 елның көзендә ул Уфага килә һәм әле яңарак кына ачылган «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә, ләкин өч елдан, шәкертләрнең революцион-демократик чыгышларында актив катнашканы өчен, бу мәдрәсәдән дә китәргә мәҗбүр була. 
«Галия» мәдрәсәсеннән киткәч, берникадәр вакыт казакъ далаларында, Уралда төрле эшләрдә эшләп йөри, Әстерханның нугай татарлары арасында мөгаллимлек итә һәм 1909 елның ахырларында, университетка керү теләге белән, Казанга килә. 
Ул әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә киң җәелдереп җибәрә.

Г.Тукай иҗатына карата бик таләпчән була.
«Көтүчеләр» (1913), «Табигать балалары» (1914), «Мәрхүмнең дәфтәреннән» (1914) “Алмачуар”кебек хикәяләр яза. 
1927 елдан башлап , көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында, даими Кырымда яшәргә мәҗбүр була. Авыруының торган саен җитди төс ала баруына карамастан, ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби һәм фәнни иҗат эшен дәвам иттерә.
 Ул — татар әдипләреннән гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе.(Г.Ибраһимов)



2 командага

 1879 елның 6 январендә (искечә - 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге “Госмания” һәм “Халидия” мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган “Мөхәммәдия”дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.Мәдрәсәдә укыган елларында әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша .

1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган беренче татарча газета “Казан мөхбире”ндә эшли башлый, ләкин бераздан, хуҗа-нәширләрнең матбугат өлкәседәге тоткан юлы, карашлары белән килешмичә, аннан китергә мәҗбүр була һәм 1906 елның февралендә демократик юнәлештәге “Азат” газетасына күчә, аның фактик редакторы була. 1908-1909 елларда ул шулай ук, Г.Тукай белән бергә, революцион-демократик эчтәлекле “Яшен” исемле көлке журналы чыгара
(Г. Камал)
3 командага.

1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта. 1956—1961 еллар да Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә була, бер ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963—1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. Әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары, инсценировкалары, бер пәрдәле пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Хәзерге вакытта ул — дистәдән артык китап авторы. «Куян баласы Наян» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970), «Үлемсез егет» (1969), «Тычкан баласы Чикыл» (1970), «Йолдызлар һаман исән» (1969), «Гөлчәһрә» (1972), «Ташсуар патша» (1972), «Карачкы Каратай» (1972) кебек повесть-әкиятләре әкият жанрында уңышлы ижади эзләнүләренә мисал була алалар. (Рабит Батулла)

4 тур Мәкальләр (башын укытучы әйтә, калганын команданың капитаны әйтеп бетерә)

Беренче команданың капитаны җавап бирә.

  1. Инсафлының теле саф.

  2. Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

  3. Күңеле турының теле туры.

  4. Татлы тел тимер капканы ачар.

  5. Бит күрке күз, тел күрке сүз.

  6. Телең белән узма, белем белән уз.

  7. Телләр белгән – илләр белгән.

  8. Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.

  9. Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел.

Икенче команданың капитаны җавап бирә.

1.Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

2.Оста барда кулың тый, белгән барда телең тый.

3. Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

4. Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, иң ачы нәрсә дә - тел.

5.Теле татлының дусты күп.

6.Иле барның теле бар.

7.Телеңне тыйсаң,