ВУЗ: Не указан
Категория: Не указан
Дисциплина: Не указана
Добавлен: 23.11.2023
Просмотров: 232
Скачиваний: 1
6. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”7.Басым турында искә төшерү. Әни, әти, әби, бәби сүзләренә басым кую. Дөрес басым белән әйттерү.8. Диалогик сөйләм.-Бу кем?-Бу - әни.-Ә бу кем?-Бу - әти.-Әниең кем?- Әнием кибетче.-Әтиең кем?- Әтием эшче.9. Дәрескә йомгак.Укытучы сүзе.Тема : И хәрефеМаксат: 1) и авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;2) и авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;3) әхлак тәрбиясе.Дәрес барышы.1.Оештыру моменты.“Ирек әбигә булыша” дигә рәсем өстендә эшләү. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр. Бу кем? Әби нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Ирек әбигә нәрсә бирә? (Ипи бирә) Әби нишли?2. Сүзлек өстендә эшләү.Ипи, утыра, шатлана, басып тора, имән, икмәк, иләк, чиләк сүзләренә аңлатма бирелә.3. схемадагы ипи, Ирек сүзләренә басым куелып, дөрес итеп укыла.Балалар укытучы ярдәмендә ипи сүзенең иҗек-аваз анализын ясыйлар.
| | |
, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату.
- И авазы сузык авазмы, тартык авазмы?
- И авазы сузык аваз.
3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”
4.Укытучы Ирек, имән, икмәк сүзләрендәге и авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.
Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, ипи, имән сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.
Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.
5. Балаларны ике саны белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.
6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.
Укытучы баш һәм юл Ии хәрефләрен юл и хәрефен язып күрсәтә.
7. Дәрескә йомгак.
Укытучы сүзе.
Тема : Ы хәрефе
Максат: 1) Ы авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;
2) Ы авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;
3) әхлак тәрбиясе.
Дәрес барышы.
1.Оештыру моменты.
Исәнләшү.
Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.
2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Көтүче сарыклар көтә” җөмләсен төзиләр һәм ы хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.
3.Рәсемнәргә карап ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ы авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә.
Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ы авазы и авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.
4.Рус һәм татар телендәге ы авазы булган сүзләрне аерым-аерым да, бергәләп тә чагыштырып әйтеп карау.
Кыр-сыр, тын-тыл, кыз-посылка, сын-сын, кыр-был.
5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”
6. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыру. Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын аңлата.
Аа хәрефләре кабатлана. А,ы-калын сузык аваз хәрефләре икәнлеге аңлатыла. Ә,и - нечкә сузык аваз хәрефләре икәнлеге
искә төшерелә.
7. Сүзлек эше.
Ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләре өйрәнелә. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.
8. Дәрескә йомгак.
Укытучы сүзе.
Тема : Ы хәрефен язу
Максат: 1) ы авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;
2) ы хәрефенең язуда күрсәтелеше3) әхлак тәрбиясе.Дәрес барышы.1.Оештыру моменты.“Көтүче сарыклар көтә” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр. Бу кем? Көтүче нишли? Ә бу кем? Ул нишли? Сарыклар ничек кычкыра?2. Сузык ы авазы һәм Ыы хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау. Сузык ы авазы әйттерелә, әйткәндә авызның бераз ачык булуын, иреннәр елмайгандагы кебек як-якка җәелгәнен, тавышлы булуын, аны әйткәндә бу авазның тоткарлыксыз булуын искә төшерү . Ы авазының татар телендәге артикуляциясе рус телендәге вариантына шактый якын, шуның өчен бу авазның орфоэпиясе җиңел булуын аңлату. - Ы авазы сузык авазмы, тартык авазмы?- Ы авазы сузык аваз.3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”4.Укытучы ылыс, чыршы, быргы, сарык, чыбыркы сүзләрендәге ы авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.5. Балаларны ылыс сүзе белән таныштыру. Рәсем өстендә эшләү.6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.Укытучы баш һәм юл Ыы хәрефләрен юл ы хәрефен язып күрсәтә.Укучылар язалар.7. Дәрескә йомгак.Укытучы сүзе.Тема : Ү хәрефеМаксат: 1) Ү авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;2) Ү авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;3) әхлак тәрбиясе.Дәрес барышы.1.Оештыру моменты.Исәнләшү.Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.2.Әлифбадагы рәсем буенча әңгәмә үткәрелә. Җөмләләр төзелә. Балалар “Кыз күлмәк үтүкли ” җөмләсен төзиләр һәм ү хәрефе кергән сүзләр әйтәләр.3.Рәсемнәргә карап үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре белән танышалар, басым белән әйтергә өйрәнәләр. Ү авазының әйтелешен укытучы берничә кабат әйтеп күрсәтә. Аннан соң балалардан кат-кат әйттерелә. Аның сузыкмы тартыкмы икәнлеге ачыклана. Ү авазы у авазы белән чагыштырылып әйттерелә. Кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге әйттерелә, кайсы калын, кайсы нечкә икәнлеге ачыклана.4.Рус телендәге сүзләрдә ү авазының бөтенләй булмавын әйтү. 5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”6. Ү авазы татар теленең үзенчәлекле авазларыннан санала. Ү не әйткәндә тел алга таба хәрәкәт итеп, очы белән аскы тешләргә тиеп тора. Телнең алгы өлеше каты аңкауга күтәрелә төшә. Шуның нәтиҗәсендә авыз куышлыгы шактый тарая.Иреннәр күбрәк бөрелеп, алга таба чыгып тора, шуңа күрә ү авазы нечкә ишетелә.
7. Сүзлек эше.Үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләре өйрәнелә, аларның мәгънәләре аңлатыла. Сүзләргә басым куеп, дөрес итеп укытыла.8. Дәрескә йомгак.Укытучы сүзе.Тема : Ү хәрефен язуМаксат: 1) ирен-иренү авазын дөрес әйтергә һәм укырга өйрәтү, схемасын ныгыту;2) Ү ү хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;3) әхлак тәрбиясе.Дәрес барышы.1.Оештыру моменты.“Гүзәл күлмәк үтүкли” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр. Бу кем? Кыз нишли? Ә бу нәрсәләр? Алар нишлиләр? Үрдәкләрне ничек яшәләр?2. Сузык ү авазы һәм Үү хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау. - Ү авазы сузык авазмы, тартык авазмы?- Ү авазы сузык аваз.3. Физкультминут “Серле янчык”Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.4.Укытучы үтүк, күлмәк, үрдәк, күл сүзләрендәге ү авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.
| | |