Файл: "Танышу" темасына бйлнешле сйлм стер.doc

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 23.11.2023

Просмотров: 62

Скачиваний: 1

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.


4. Сүзлек өстендә эш.

Умарта, бал корты, утын, ау сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

5. Физкультминут “Җил исә, исә, исә”

6. Умарта, утын, ау сүзләреннән у хәрефе таптырыла.

У авазының калын сузык аваз икәнлеге, ирен-ирен аваз булуы аңлатыла. Әлифбада ни өчен у хәрефенең кызыл төстә булуы искә төшерелә.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

13.10.2009. №26

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү. У хәрефен язу

Максат: 1) ирен-ирен ү авазын дөрес әйтергә һәм укырга

өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) Уу хәрефләрен язу күнекмәләре булдыру;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Бал кортлары оча ” дигән рәсем өстендә эшләүне ныгыту. Рәсемгә карап укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

-Бу кем? Умартачы нишли? Ә бу нәрсәләр?

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Урманда адашкан кеше нәрсә дип кычкыра?

-Сез дә шулай ике иҗеккә бүлеп, икенче иҗеккә басым ясап әйтеп карагыз. -Ааа-ууу!

Укучыларның игътибарын басым ясауга юнәлтү.

2. Сузык у авазы һәм Уу хәрефе белән таныштыруны ныгыту һәм кабатлау.

- У авазы сузык авазмы, тартык авазмы? У авазы сузык аваз.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

3. Физкультминут “Серле янчык”

Уенда катнашучының берсе капчыкны капшап, әйбернең исемен әйтергә куша.

4.Укытучы умарта, бал корты, утын, ау сүзләрендәге у авазының юл хәрефләре белән күрсәтелүен аңлата.

Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и,ы,ү,у хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

5. Балаларны үрдәк сүзе белән таныштыру.







У-чак

Рәсем өстендә эшләү.

6.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Уу хәрефләрен, юл у хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

15.10.2009. №27

Тема : Л хәрефе

Максат: 1) л авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) л авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.


Укытучы Лл хәрефе белән таныштыра. Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Л авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2. Сузык аваздан башланган ике хәрефле сүзләрне укырга өйрәтү. Укытучы башта а,у,и хәрефләрен укыта да, аннары һәр хәреф артына л хәрефен куеп укырга куша. Ал, ул, ил һ.б.

3. Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

4.Дәреслек битендә бирелгән рәсемнәрне әйтеп чыгу.

-Ул Ил.

-Ил, китап (рәсеме) ал.

Ил китап ала.

5. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

6. - Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе.

16.10.2009. №28

Тема : Л хәрефен язу

Максат: 1) л авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) л хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Лл хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Л авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Ла, лә, ал, ил, ала. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела.Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Лл хәрефе таптырыла. Укытучы л хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Лә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта л авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә лә.

Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә.

Л- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Ла кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Ла, лә.

- Л авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Л авазы яңгырау тартык аваз.

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4. Дәреслектән текст уку.

Ул Ил. Ә ул Ләлә.

Ил:

-Ләлә, чәчәк (рәсеме) ал.

Ләлә чәчәк (рәсеме) ала.

4.Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Лл хәрефләрен юл л хәрефен язып күрсәтә.

5. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

19.10.2009. №29


Тема : Т хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Тт хәрефләре белән таныштыру, т авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау.

-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Балалар нишлиләр?

-Әти Диләгә нәрсә бирә?

3.Икенче рәсем буенча җөмләләр төзү.

-Бу- Ләлә. Ләлә үрдәк чакыра.

-Үти-үти-үти-үти җөмләләрен төзү. Бу җөмләләрдән тәти һәм үти сүзләрен аерып алып әйттерү.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Тай, төлке, торна, тәти сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Т- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла. Ә- нечкә сузык аваз, шуңа күрә шакмакның икенче өлеше эченә буялмаган кызыл түгәрәк ясала. Та кушымчасы өчен дә схема сызыла һәм кушылмадан торган ачык иҗекләр берьюлы әйтеп тоташ укырга өйрәтелә. Та, тә.

- Т авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

- Т авазы саңгырау тартык аваз.
7. Дәрескә йомгак.

Укытучы сүзе
20. 10.2009. №30

Тема : “Безнең мәктәп” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү . Т хәрефен язу.

Максат: 1) т авазын дөрес әйтергә өйрәтү, схемасын ныгыту;

2) т хәрефенең язуда күрсәтелеше

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Укытучы Тт хәрефе белән таныштыруны дәвам итә . Бу хәрефне белдергән аваз кыска гына итеп әйтелә. Т авазы булган кушылма һәм ике авазлы сүзләр әйттерелә. Та, тә, ат, ит, ата. Тартык Лл хәрефе аерым таблицага куела. Балаларның үз кисмә әлифбаларыннан Тт хәрефе таптырыла. Укытучы т хәрефенең сузык аваз хәрефләре белән генә укылганлыгын аңлата.

2.Тартык белән сузык кушымчаларын укырга өйрәтү. Тә иҗеге тартык белән сузык кушымчаларыннан тора. Башта Т авазыннан әйтү өчен телнең очын өске тешләргә тидереп, ә авазын аңа кушып әйтү өчен, авызны ачабыз. Шуннан соң ике аваз берьюлы әйтелә тә.

Безнең мәктәп темасына бәйләнешле сөйләм үстерү


(Әңгәмә үткәрү)

3. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

4.Укытучы тәти, Талип, ат, Талия сүзләрендәге т авазларының ни өчен баш һәм юл хәрефләре белән күрсәтелүен сорый, аңлата.

5.Укытучы кеше исемнәренең һәрвакыт баш хәрефтән, тәти, ат сүзләре юл хәрефтән язылганлыгын аңлата.

6.Балалар кисмә әлифбадан баш һәм юл а,ә, и, у, ү, ы, л,т хәрефләрен алып күрсәтәләр һәм укыйлар.

7. Дәреслектән текст уку.

Ил:

-Әти, ат ал! Әти ат ала.

Ләлә:

-Әти, тәти ал! Әти тәти ала.

8. Үрнәк буенча баш һәм юл хәрефләрен аерым- аерым һәм тоташ иҗек итеп берәр юл яздыру.

Укытучы баш һәм юл Тт хәрефләрен, юл т хәрефен язып күрсәтә.

Укучылар язалар.

9. Дәрескә йомгак. Укытучы сүзе.

22.10.2009. №31

Тема : Н хәрефе

Максат: 1) татар сүзләрендә тартык т авазын дөрес әйтергә

өйрәтү, схемасын күрсәтү;

2) Н н хәрефләре белән таныштыру, н авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнеп, сүзлек запасын баету;

3) әхлак тәрбиясе.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Исәнләшү.

Узган дәресләрдә нинди хәрефләр өйрәнгәнне искә төшерү.

2. Рәсем өстендә эшләү. Сораулар ярдәмендә рәсемнең эчтәлеген ачыклау. Алар буенча җөмләләр төзетү. Наратта тиен утыра. Наил утын өя. Әти белән Нил атка атлана. Җөмләләрен дөрес итеп әйтергә өйрәтү. Бу җөмләләрдән нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләрен аерып алып, н авазының дөрес әйтелешен булдыру өстендә эшләү. Тартык н авазын ишетеп таный һәм әйтә белергә өйрәтү. Н авазын әйткәндә тел очының нинди органга тиеп торганын күзәтү. Н авазы турында сөләгәннәрдән түбәндәге нәтиҗә ясала. Н-тартык аваз, чөнки аны әйткәндә эчтән килгән һава агымын тел тоткарлап тора, ә тавыш борыннан чыга. Н авазының артикуляциясе татар һәм рус авазларында шактый да якын. Ләкин нечкә тартыклар янында рус н авазы, татар нсына караганда нечкәрәк. Шуның өчен рус укучысы татар телендә дә и, э сузыклары белән килгәндә бу авазны нечкәрәк итеп әйтә.

4. Физкультминут “Күрсәт әле, үскәнем”

5. Сүзлек өстендә эш.

Нарат, тиен, Наил, утын, атлана сүзләренә аңлатма бирелә. Сүзләр дөрес басым белән укырга өйрәтелә.

6. Укытучы тактага турыпочмаклык сыза. Ике авазны кушып, берьюлы әйтү өчен, ике шакмак тоташ итеп сызыла. Ике авазны күрсәтү өчен озынча шакмак кыек сызык белән икегә бүленә. Н- тартык аваз. Шуңа күрә шакмакның беренче (астагы) өлеше ачык калдырыла.